Туган як

Кибеттә тентесәләр...

Кибеттән чыкканда сезне тәртип сагында торучыларның (охранник) капшап тикшергәннәре булмадымы? Үзләренең моны теләсә кайсы вакытта эшли алуларына инанган булсалар да, закон ягыннан караганда, һич тә дөрес түгел! Андый вакытта үзеңне ничек тотарга һәм нинди чаралар күрергә соң? Бер танышым үзе белән булган хәлне сөйләгәнче, үземнең беркатлылыгым белән, кибет кассасы тирәсендә...

Кибеттән чыкканда сезне тәртип сагында торучыларның (охранник) капшап тикшергәннәре булмадымы? Үзләренең моны теләсә кайсы вакытта эшли алуларына инанган булсалар да, закон ягыннан караганда, һич тә дөрес түгел! Андый вакытта үзеңне ничек тотарга һәм нинди чаралар күрергә соң?

Бер танышым үзе белән булган хәлне сөйләгәнче, үземнең беркатлылыгым белән, кибет кассасы тирәсендә әрле-бирле йөрүче каравылчы теләсә кемнең сумкасын тенти ала дип уйлый идем. Танышым сөйләгәннәрне, алга таба аның үз исеменнән язам.

- Һәр көндәгечә, кичке аш әзерләр өчен, эштән соң азык-төлек алырга дип, үзебезгә якын кибеткә кердем. Сумкам җыйнак. Шунлыктан, үзем белән алып кердем, саклау тартамсында калдырып тормадым. Сумкамны анда калдырсам, телефон, кошелек һ.б. кулда тотып йөрергә туры килер иде. Бер кулда - продукт кәрҗине, икенчесе белән товар алып салырга кирәк. Әйбер-кара куеп калдыра торган ул тартмалар сатып алучыга уңайлы булсын өчен көйләнгән. Әмма беркем дә, мәҗбүриләп, сумкагызны тартмада калдырта алмый, хакы юк!

Шулай итеп, кибеттә җыйган ашамлык өчен кассада акча түләп чыгып барышлый, минем янга "охрана" килеп җитте. Сумка эчендә ниләр барлыгын тикшерү нияте белән, сумкамны ачуымны таләп итте. Авызымны ачып торганмындыр, дисеңме? Юк! Чөнки законнарны бик яхшы беләм. "Мин сезнең кесәгездә ниләр барын тикшермим бит. Кеше алдында оятка калдырып, сукмамны актарырга сезнең бер хакыгыз да юк! Сез сәүдә залында гына күзәтеп торырга тиешсез. Сез дә, минем шикелле үк, гади кеше. Мине бурга саныйсыз икән, полиция чакыртыгыз", дидем. Шул дөрес сүзләрем бу "охранник"ка ошамады, әлбәттә, ызгыша ук башлады. Әмма бу психик атакадан каушап калып, җебеп төшмәдем. Әлеге тармак җитәкчесен чакыруларын сорадым. Минем бәхеткә, анысы бу мәсьәләдә шактый белемле булып чыкты, хәлне зурга җибәрмәвемне үтенде. Берьюлы, "охранник"ны да миннән гафу сорарга мәҗбүр итте.

Мин дә полиция чакыртып тормадым, шикаять тә язмадым. Дөресен генә әйткәндә, ирендем, гәрчә, шул иренүем белән, закон бозучыларны хуплаганымны белеп торсам да.

Әгәр дә кибеттә минем хәлгә калдырсалар, берничә киңәшне истә тотыгыз.

Россия административ хокук бозулар турындагы кодексының (КоАП) 27.7нче статьясында, акка кара белән, "досмотр может производить только сотрудник полиции" диелгән. Шулай булгач, әгәр дә кибеттә "охранник" сумкагыздан, яки кесәгездән әйберегезне чыгарттыра икән, бер минутка да икеләнеп тормыйча, шунда ук аның өстеннән полициягә яза аласыз (обжаловать его незаконные действия). Моның өчен, эчке эшләр идарәсенә барырга кирәк. Гаризаны да шунда язасыз, күрсәтерлек шаһитларыгыз булса, тагы да яхшырак. Сатып алучы буларак, сезнең хокукны бозган сак предприятиесенә, яки аның хезмәткәренә штраф салачаклар.

Әгәр дә кибеттә каравылчы сезне тентегәндә, сезгә карата көч куллана икән, монысы инде тагын да хәтәррәк: беренчедән, Россия Конституциясен (ст. 21-24нче статьялар) бозу; икенчедән, җинаять санала (Россия Җинаятьләр кодексының 203нче статьясы, шәхси сак яки детектив хезмәттәге хезмәткәрләрнең үз вәкаләтләрен арттырулары). Ул вакытта штаф белән генә чикләнеп кала алмаслар, ярты елга "утыртып" куюлары да ихтимал, яки 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Шулай ук, аерым бер эшчәнлек белән өч елга кадәр шөгыльләнүдән дә тыюлары бар.

Эчке эшләр идарсәенә барып, гариза язганнна соң, беркетмә төзеләчәк. Шул беркетмәнең күчермәсен сорап алырга онтымагыз, эш судка кадәр барып җитеп, рухи зыян өчен түләү таләп иткәндә, ул беркетмәнең сезгә, дәлил буларак, кирәге чыгачак.

Тик бернәрсәне истән чыгармагыз, бу киңәшләрне бары тик дөреслек сезнең якта булганда гына куллана аласыз. Хаклык сезнең якта икән, кибеттә сезнең кешелегегезне кимсетүгә баш иеп, күзегездән яшь агызып басып тормагыз. Сез - бар хокуклары Конституциядә беркетелгән Россия гражданины һәм, үзегез хаклы булганда, закон сезнең якта!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: