Туган як

Кибет кирәгерәкме, бакчамы?..

Соңгы елларда шәһәребездә кибетләр, сәүдә үзәкләре яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр шикелле, зур тизлектә үрчи. Шул ук вакытта, шәһәрдә мәдәният биналарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. Андыйлар, кайвакыт, төзелә башласы да, "финанс җитмәү сәбәпле" дип, тукталып кала. Ә менә сәүдә үзәкләре, ни өчендер, "сакаллы төзелеш"кә әверелмиләр. Әле күптән түгел Тынычлык...

Соңгы елларда шәһәребездә кибетләр, сәүдә үзәкләре яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр шикелле, зур тизлектә үрчи. Шул ук вакытта, шәһәрдә мәдәният биналарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. Андыйлар, кайвакыт, төзелә башласы да, "финанс җитмәү сәбәпле" дип, тукталып кала. Ә менә сәүдә үзәкләре, ни өчендер, "сакаллы төзелеш"кә әверелмиләр.
Әле күптән түгел Тынычлык урамында "Ювэна" исемле сәүдә үзәге ачылды. Хикмәт бу бинаның өске өлешенә зур хәрефләр белән чәпәп куелган аңлаешсыз ят исемдә генә түгел (бер танышым аны татар һәм рус телләрендәге әйтелеше буенча охшаш бер сүз белән атап йөртә), ә нәкъ менә янәшәдә генә инде дүрт-биш зур сәүдә үзәкләре эшләп торуга карамастан, нишләп ашыга-ашыга яңасын төзеп куюлары нык гаҗәпләндерә. Ә бит "Раздолье", "Бизон", "Планета", "Шатлык" сәүдә үзәкләре туктаусыз эшли, ерак кына түгел яңа "Эссен" да төзелде. Боларга өстәп, автобус тукталышларында киосклар һәм тәүлек әйләнәсе эшли торган тагын берничә кечерәк кибет бар. Белүемчә, аларга йөргән сатып алучылар саны, сатучылардан азрак та түгелме икән әле. Югыйсә, шәһәрнең шушы кечкенә генә өлешенә сәүдә үзәкләренең бер-икесе дә җитеп ашкан иде.
Яңа төзелгән сәүдә ноктасын акларга тырышып, кайберәүләр, шундагы җир асты гаражлар кооперативының әлегә кадәр өске өлеше шәһәр урамын ямьсезләп торуын сәбәп итеп куялар. Чыннан да, берәр метр биеклектәге кирпеч койма белән генә әйләндереп алынган ул урын, шәһәрнең йөзен бизәми иде. Ләкин анда башка кирәклерәк объектлар да төзергә була бит. Әйтик, шәхси машиналар кую өчен берничә катлы стоянка (аны төзи башлаганда, чыннан да, шундый стоянкадыр, дип уйлаган идек). Югыйсә, бөтен ишегалларын тутырып торучы машиналар бүгенге көн проблемасына әверелде. Аларны кую өчен чит илләрдәге кебек заманча стоянкалар төзелсә, бу проблема әкренләп хәл ителә башлар иде. Бүгенге көндә андый стоянкаларга ихтыяҗ бар. Ә сәүдә нокталарына андый ук ихтыяҗ бардыр дип белмим (әлеге биналарны төзеткән монополист эшмәкәрләрдән кала, әлбәттә).
Нинди зур мәйданны биләп торучы "Ювэна" сәүдә үзәген төзеп сафка бастыру өчен, нибары бер ел вакыт кирәк булды. Шул ук вакытта, әгәр онытмаган булсагыз, юл аша гына, Тынычлык урмындагы 66/2 йорт ишегалдында төзелә башлап та 22 ел тәмамлана алмаган балалар бакчасын бары тик узган ел гына төзеп тапшыра алдылар. Әгәр "Бәләкәч" дигән дәүләт программасы килеп чыкмаган булса, ул әле хәзер дә "сакаллы төзелеш" булып кала бирер иде.
Без үскәндә, шактый гына зур авылларда да кечерәк кенә бер я ике кибет була иде. Кешеләр шуннан азык-төлек, кирәкле кием-салым сатып алып яшәделәр. Бу кибет кенә җитми, безгә тагын берничәне салыгыз яисә тыкрык саен кибет булсын иде, дип әйтүчеләр булмады. Аның каравы, клублар, мәктәпләр, китапханәләр, медицина пунктлары кебек социаль биналарны кирәгенчә төзеп, яңартып тордылар. Шуны уйлап карыйсың да, ул заман кешеләренең матди ризыкка караганда, рухи азыкка ихтыяҗлары зур булганын аңлыйсың.
Әйе, халык өчен кирәкле социаль объектларны төзергә бүген хөкүмәт акчаны кысып-кысып кына чыгара. Шуңа аларны төзү турындагы карарларны да озаклап кабул итәләр, төзелеше дә бик акрын, дистә еллар буена сузыла. Ә акчалы эшкуарларны андый объектлар кызыксындырмый. Салырга мөмкинлекләре булмаудан түгел, алар, кесә калынайту өчен, узыша-узыша сәүдә нокталары төзиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: