Туган як

Киң күңелле Раил

Урамда, табигатьнең могҗи-заи бер мәле - бу дөньяда яшәүнең олы бәхет булуын һәрбер күңелгә җиткерергә теләгәндәй, акрын гына ап-ак кар ява. Күңел урамга, шул аклык кочагына тартыла, әмма урыннан кузгалып китәргә ялкаулык комачаулый, тәрәзәдән дә әйбәт күренә дип, күзәтүемне дәвам итәм. Ә бит тирә-ягыбызда яңа яуган ак карда үз аяк...

Урамда, табигатьнең могҗи-заи бер мәле - бу дөньяда яшәүнең олы бәхет булуын һәрбер күңелгә җиткерергә теләгәндәй, акрын гына ап-ак кар ява. Күңел урамга, шул аклык кочагына тартыла, әмма урыннан кузгалып китәргә ялкаулык комачаулый, тәрәзәдән дә әйбәт күренә дип, күзәтүемне дәвам итәм. Ә бит тирә-ягыбызда яңа яуган ак карда үз аяк эзләрен калдыра-калдыра урамнан бер генә үтү хыялы белән янучы күпме җаннар бар?! Ул хыяллары тормышка ашмаса да, дүрт саны да төгәл булган затташларының игътибарын, рәхим-шәфкатен тоямы алар?..
Ә инде язмыш сынауларына дучар булганнарга ярдәм кулы сузучыларның, мөгаен, күңелләре дә кышның шушы ак карлары кебек саф, пакьтер. Ә андыйлар, сирәк булса да, очрый. Шуларның берсе - заманында «Нардуган» ансамблендә биеп йөргән, хәзерге вакытта эшмәкәрлекне үз иткән Раил Әсләмов.
Көз азагында редакциягә үзе килгән иде Раил. Кыяфәтеннән үк ниндидер бер эчке яктылык, җан җылысы сирпелеп торган Раил, инвалидлар ункөнлегендә үзенең көнкүреш техникасын ремонтлауда ул категория кешеләргә булышырга теләвен әйтеп, үзе белән эшләүче мастерлар хупласа, «Туган як»та шул хакта хәбәр язу мәсьәләсе белән кызыксынган иде.
Сүзендә торды егет. Газетада аның игъланы басылып чыгуга ук, аңа шалтырата башлаганнар...
Яңа ел алдыннан «Туган як»ның электрон почтасына Раил Әсләмовтан эшлекле кешеләргә хас булганча, кыс-ка гына хәбәр килеп иреште: «Без үзебезнең әйткән эшләребезне эшләдек һәм дә булдырдык!». Бу хәбәргә әлеге башкарылган эшләргә хисаплары да өстәлгән иде. Инвалидлар ункөнлегендә алар барлыгы 37 кешегә ярдәм иткәннәр. Арадан бер-икесенә шалтыратып, егетләр ярдәменнән канәгать булу-булмаулары белән кызыксындык та әле. Шәңгәлче авылында яшәүче 67 яшьлек Флүсә Фәсхетдинова «Туган як»тагы белдерүне күрүгә үк, телефон номерын җыйган. Сөйләшенгән вакытка килеп, аның кер юу машинасын төзәтеп киткәннәр бу егетләр. «Балалар шәһәрдә. Кер юу машинасы ватылгач, берәүне чакырткан идем. Җиде мең сумга төшәчәген әйтте ремонтның. Ә бу егетләр бушка төзәтеп киттеләр», - дип рәхмәтен җиткерде икенче группа инвалид Флүсә апа.
Сигез яшьлек оныгының планшеты ватылгач, Кадыйр Әхмәтшин да шушы егетләргә шалтыраткан. Килгәннәр, ремонтлап биргәннәр. «Карчык белән икебез карыйбыз, әнисе Мәскәүгә барып эшләп йөри. Оныгыбыз беренче группа инвалид, үзен генә калдырып булмый. Планшеты үзенә олы бер иптәш инде. «Туган як»та язсагыз, киң күңелле, мәрхәмәтле ул егетләргә рәхмәтебезне әйтергә онытмагыз», дип үтенде авыру оныкны тәрбия кылучы бабай.
Язмама соңгы сүзләрне терким, ә урамда әле һаман да кар ява. Бөтерелә-бөтерелә төшеп җирне аклыкка төрүче энҗе карлар гүя Раил Әсләмов кебек рәхимле җаннарның һәркайсысына, дөньядагы һәр яхшылыкка, һәр игелеккә Җиһанның мәрхәмәтедер, рәхмәтедер кебек тоела.
Фирая МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: