Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Хәзер ачыктан-ачык куалар

Интернтетта көмешкә куу аппараты сатучыларны күреп, хәйран калдым. Кара әле, малай, без бар халык йоклап беткәч, мунчада гына куган нәрсәне хәзер курыкмыйча, ачыктан-ачык сөйлиләр. Әле алай гына түгел, самогон хәзер экологик чиста продукт һәм «народное достояние» булган икән!

Аның бит «төнлә туган» дип аталган икенче исеме дә шуннан алынган иде. Болай мактану түгел, кыңгыр эшеңне алай-болай сизә калсалар, авыл клубына бар халыкны җыеп, җәмәгать суды ясыйлар иде!

Әле төн уртасы булса да, гаиләдән берәү урамда сакта тора: белеп булмый, участковыймы, авыл хуҗасымы йорт яныннан үтә күрмәсен. Җитмәсә, самогон кугандагы ис ярты авылга тарала! Ә куганнан соң кем ничек булдыра ала инде. Кемдер сатар өчен куа.

Алар бүгенге кебек үз товарларын ачыктаначык мактамаса да, эчәсе килүчеләр барлыгын белеп килә. Ә үзләре һәм якыннары эчүчеләр саграк, чистарак кылана: мәтрүшкә, бөтнек ише үлән салып куя, кемдер кара җимеш, кемдер кедр чикләвеге куша. Кара әле, бу хатын гел самогон куып кына йөргән икән дип уйламагыз. Шулай да гаебемне таныйм.

Булды андый очрак берике мәртәбә. Тик үзем өчен түгел, ә авылда кызу эш өстендә печән алып кайтучыларны сыйлар өчен кирәк иде. Үземчә тәмле булсын дип тә тырыштым инде. Югыйсә, «көмешкә бизнесы» белән шөгыльләнүчеләр әзер продуктларына әллә ниләр салалар дип сөйләгәннәрен ишеткән булды.

Мин авылдашларыма хөрмәт йөзеннән, кара җимеш һәм мәтрүшкә генә салып ясый идем. Алай зарланучы, соңыннан баш авыртып тилмерүче булмады. Соңгы елларда кибетләрдә әллә ничә төрле спиртлы эчемлекләр сатыла. Боларга өстәп, ялган суррогат аракыдыр, коньяктыр ясаучыларны эләктереп кенә торалар. Бәяләре кесәгә шактый сукса да, эчүчесе табыла.

Гаиләсен хөрмәт иткән, яраткан ират хәмер аласы акчага сабыена берәр әйбер ала инде ул. Ә тормыш төбенә төшә баручыга тәмле ризык та, яхшы кием дә, гаилә дә кирәкми. Кибет төбендә хәер соранып утыра, начаррак яткан нәрсәне чәлдерә. Тик эшләми, гаиләсен кайгыртмый. Аеруча кабәхәтләре өеннән әйбер алып чыгып сата. Тик болары инде кеше дип аталырга лаек булмаган җан асраучылар гына.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев