Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен...»

Безнең замандашлар беренче сентябрь көнне сагынып һәм яратып көтеп алса, хәзер бу бәйрәм күбрәк күңелгә гамь һәм борчылу өсти.

Без бит бакчада үскән чәчәкләрне суырып өзеп алып, газета кәгазенә төргән, апаабыйлардан калган мәктәп формасын киеп, кулга шулай ук алардан калган сумканы тотып мәктәпкә барган буын. Ә хәзер?.. Уку елы башлану елдан-ел әти-әниләр кесәсен ныграк саектыра. Август аенда инде мәктәп формалары, уку кирәк яраклары бәясе нык күтәрелә. Саный китсәң, бәләкәй генә бетергечтән алып, үзең сатып алырга калган эш дәфтәрләрен, мәктәп формасы, спорт киеме, алмаш аяк киеме – исәбенә чыгарлык түгел. Баланы мәктәпкә әзерләү өчен хәзер гаилә бюджетында «диңгез буена ял итәргә барырга» дип җыйган кебек, ел буе акча тупларга кирәк. Ә быел әти-әниләрне тагын бер яңалык белән «сөендерерләр» кебек. Халык иң күп утыра торган социаль челтәрләрдә купкан бәхәсләргә колак салсаң, быел коронавируска каршы прививка ясатмаган әти-әниләр мәктәп линейкасына кертелми икән. Бу имеш-мимешләрне тарату максатыннан НТР хәбәрчесе Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынб асары Айзирәк Рамазанова белән очрашып сөйләште. Аның әйтүенчә, тантаналы линейка беренче, тугызынчы, унберенче сыйныф укучылары өчен генә булачак. Бәйрәм тантанасына килгән әти-әниләрнең битлекләрдән булулары киңәш ителә. Һәр баланың я әнисе, я әтисе генә булырга тиеш. Ә коронавируска каршы прививка ясатмаганнарны мәктәп территориясенә кертмәү дигән сүз, гадәттәге имеш-мимешне куерту, күпертү булган. Коронавируска каршы прививка ясатырга «киңәш кенә итәләр» икән. Ә ул «киңәш итү»нең ничек икәнен күпләр үз җилкәсендә татыды инде. Бездә бит халыкның чыбыксыз телефоны бик яхшы эшли. Исегездәме, бала чакта «Саңгырау телефон» уены уйный идек. Уен башында әйтелгән сүз, уйнаучылар ахырына барып җиткәндә, әллә ничәгә төрләнә. Монда да шулайрак булып чыкты кебек. Әле бит халыкның «Утсыз төтен булмый» дигән әйтеме дә бар. Хәзер БДИлар, уку программасы белән куркытылган балалар болай да Белем бәйрәмен һәм уку елын җәза буларак кабул итәргә өйрәнеп бара. Укучы укытучыны яратмый, җае чыккан саен мыскыл итеп, видеога төшерә дә, интернетка куя. Укытучылар да, үз чиратында, әрсез, тәкәббер, дәресләрдә тыңламыйча, телә сәнәр сә кычкырып утыручы балалардан гарык булганнардыр? Әле боларга өстәп, кәгазь боткасы, әтиәниләр уйлап та карамаган тәрбия сәгатьләре. Чөнки, Алла сакласын, бала өендә тәрәзәдән егылып төшсә дә, җәйге ялларда су коенганда батса да – мәктәп гаепле булып кала. Беренче сентябрь – балачакның иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ә төрле яшьтәге түбәнкамалылар бу бәйрәмне ничек истә калдырганнар соң?

Гөлия Нигъмәтуллина: «Мәктәптә укыгандагысын түгел, ә беренче эш көнемне искә төшерәм. Минем беренче репортажым да беренче сентябрьгә туры килде. Анысы бик истә калды. Оператор миңа саклап торырга дип камераның аккумуляторын тоттырган иде. Бераз вакыттан соң мин аны куеп тордым да, шунда онытып та калдырганмын. Телевидениега кайткач, искә төшеп, кире мәктәпкә чаптык. Ә анда инде сакчы «билгесез предмет»ны күреп алып, тиешле урынга хәбәр итәргә дә өлгергән иде.

Алмас Якупов (пенсионер, 74 яшь): «Минем иң хәтердә калган беренче сентябрь – ул беренче сыйныфка укырга бару булды. Мин укый-яза белгәнгә, беренче сыйныфта укып тормый, икенче класска керәсе идем. Тик мине икенче сыйныфка алмый, беренчеләр белән утырттылар. Шул сәбәпле, мин унбер ел укыдым».

Наилә Мифтахова (пенсионер, 58 яшь): «Иң истә калганы, беренче сыйныфка бару булды. Чөнки зур дулкынлану белән барасың, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәсең. Өмет тулы билгесезлек, яңа дуслар! Укытучы апа елмаеп каршы ала, ниндидер серле дөнья көтеп тора кебек».

Фәния Бәдретдинова (китапханәче, 46 яшь): «Аерып кына кайсы Белем бәйрәме нык истә калды дип әйтә алмыйм. Һәр ел үзе бер сөенеч иде безнең. Сыйныфташларны авылда гел күреп торсак та, Белем бәйрәмендә кочаклашып күрешә идек. Яңа буялган парталар, чиста якты мәктәбебез... менә хәзер барысы да берәм-берәм күз алдыннан үтте».

Эльвира Җәләлова (тәрбияче, 36 яшь): «Иң истәлекле беренче сентябрь – 2016 ел сентябре. Бу зур улымның беренче сыйныфка баруы булды. Безнең беренче бала, әби-бабаларына – беренче онык. Ә үземнең 2002 елның беренче сентябре аеруча күңелдә калды, чөнки ул соңгысы булды, ә алда олы, мөстәкыйль тормыш көтә иде».

Нәфис Җиһангиров (программист, 25 яшь): «Белем бәйрәменең беренчесе һәм чыгарылыш сыйныфтагысы аеруча истәлекле инде аның. Беренче сыйныфта зур букет күтәреп, мәктәп бусагасын атлап кергәндә дулкынлануны берничек тә онытып булмый. Мөнирә Галимҗановнаның ягымлы күз карашы, яхшы мөгамәләсе мәктәпкә ияләнергә зур ярдәм булды».

Энҗе Сабирҗанова (чыгарылыш сыйныф укучысы): «Беренче сентябрьнең кайсысы нык истә калганын әйтү авыррак әле миңа. Бәлки күпмедер вакыт үткәч, мәктәп еллары сагындырып искә төшәр. Ә иң дулкынландыргыч Белем бәйрәме – ул чыгарылыш сыйныфында булды. Бердәм дәүләт имтиханнары, һөнәр сайлау мөмкинлеге. Һәм инде унбер ел бергә укыган сабакташлар белән соңгы уку елын башлап җибәрү...»

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X