Туган як

Хайваннарга «хайваннарча» карамагыз

Үзләреннән көчсезрәк, ярдәмгә мохтаҗ җан ияләрен рәнҗетүче мәрхәмәтсез кешеләрне аклап та, яклап та булмый.

Кайбер кешеләрне ерткычларга тиңләр идем дә, ерткыч хайваннар да сәбәпсезгә үзләреннән көчсезләргә ташланмый: тамагы ачса, яки үз тормышына куркыныч янаса гына һөҗүм итә.

Әле шушы көннәрдә генә шәһәре- безнең Яшьлек урамында бер ир затының мәчене һава үткәрми торган пакетка салып, чүплеккә ташлавын ничек дип аңлатырга?.. Мескен җан иясенең бәхете бар икән әле: балалар, аның тавышын ишетеп, пакеттан чыгарганнар һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәннәр. Ветеринар Оксана Токарева әйтүенчә, хәзер бичара песи клиникада дәвалану үтә. Тик дәвалану үткәч мәченең язмышы ничек булыр? Мәрхәмәтле кешеләр кулына эләгерме, әллә яшәү урыны урам, подвал булырмы?..

Шулай ук, әле күптән түгел, Әлмәт каласында бер баланың мәчене буяуга манып, асфальтка рәсем ясаган видеосы җәмәгатьчелектә шау-шу куптарган иде. Ул малайның әти- әнисе рәсем ясаганда мәче инде үлгән булган дип акланып маташтылар. Тик, хәтта үлгән булса да, җан иясен шулай мәсхәрәләргә ярамый бит инде.

Югыйсә, Россиянең Җинаятьләр Кодексында хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә өчен җавапка тарту маддәсе дә бар (245). Аның буенча хайваннарны авыртуга һәм газапка дучар итүче, шулай ук аның үлеменә яки имгәнүенә китергән хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә өчен җәберләүчеләрне 80 мең сумга кадәр штраф һәм мәҗбүри эшләргә тарту, ике елга ирегеннән мәхрүм итү каралган. Тик әлегә бер генә кешенең дә хайваннарны җәберләгән, кыерсыткан өчен шуның кадәр штраф түләгәнен яки хөкемгә тартылганын кайсыгызның да булса ишеткәне бармы?

Кеше ни өчен хайваннарны рән- җетә, кимсетә соң? Психологлар бер авыздан: «Андый кешеләрнең үзбәяләве түбән, шунлыктан көчсез җан ияләре фонында үз көчләренә ышануны арттырмакчы булалар», – диләр.

Балачакта көч куллануны үз җилкәләрендә кичергән кешеләр үскәч, агрессив булырга мөмкин. Бәлки, әтисе әнисен кыйнагандыр яки әнисе балага карата рәхимсезлек күрсәткәндер?! Тагын бер сәбәп – кискен агрессия. Ул балаларда да, өлкәннәрдә дә була. Бу кеше үз хисләрен җиңә, кичерә алмаганда агрессия туплана һәм күпмедер вакыттан бу ачу «шартларга» мөмкин, диләр психологлар.

Йорт хайваннарына да кешеләргә бирелгән кебек паспортлар бирү зарурлыгы инде берничә еллар буе сөйләнелә. Бары тик һәр мәче, эт исәпкә алынып, хуҗасы алар өчен җаваплы булганда гына урамда йортсыз эт-мәчеләр кимер. Һәм рәхимсез бәндәләр: «Бу хайванның хуҗасы – мин, ни телим, шуны эшлим», – дип әйтә алмас.

Язманы бер кыйсса белән тәмам- лыйсым килә: сусыз чүлдә бер юлаучының бик нык эчәсе килгән. Бик озак йөри торгач, ул кое күреп ала. Ләкин коеның чиләге булмый. Ул анда төшеп су эчә дә, юлын дәвам итә. Тик коедан ерак түгел сусызлыктан хәлсезләнеп егылган этне күреп ала. Юлаучы тагын коега төшеп, аяк киеменә су тутырып алып менеп, этне эчерә. Бу саваплы гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерә һәм җәннәтле итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: