Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кешеләр язмышына кагылышлы

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының шәһәребездә узган күчмә утырышында Түбән Кама архив хезмәтенең халыкка хезмәт күрсәтү буенча алдынгылар сафында баруын әйткәннәр.

Анда ТР премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина һәм республиканың 46 архив учреждениесе вәкилләре катнашкан. 
«Тарих китабында «ак урыннар» булырга тиеш түгел», – дип белдерде киңәшмә барышында Л.Фазлыева. Архивта эшләүчеләрнең тагын бер мөһим бурычы – халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын үстерү. Бу юнәлештә Түбән Кама архивчылары мактауга лаек. 
Район архивында хәзерге вакытта 85 меңгә якын документ саклана икән. Нинди дә булса мәгълүматны тәгаенларга теләп мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан-арта бара: быел гына да 3,3 меңнән артык гариза кабул ителгән инде, ел буена бу сан 7 меңнән артып китә. Архив фондының яңа документлар белән тулылануын да исәпкә алсак, соңгы өч елда 14 меңнән артык документ кабул ителгән. Шуннан чыгып, архив хезмәткәрләренең хезмәте ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген чамаларга буладыр.. 
Хәзер Түбән Каманың күп-функцияле үзәгендә дә архив хезмәте күрсәтелә башлаган. Учреждение «Яшь архивчы» проекты булдырган һәм әлеге юнәлештә мәктәп укучылары белән эзлекле эш алып барырга җыеналар икән. 
Утырышта республиканың башка районнары тәҗрибәсе белән дә таныштылар. Ләйлә Фазлыева бүгенге көндә республикада архивлар алдында торган төп бурычларны санап, беренче чиратта документларны санлы чыганакларга күчерү эшен максатчан алып бару кирәклеге турында әйтте. Икенчедән, чараларда, күргәзмә эшләрен оештыруда актив катнашу зарур.                                                                                  
Республикада архив биналарын төзекләндерү эше 87 процентка үтәлгән, ә күргәзмәләрдә катнашу һәр оешманың үзеннән тора. Ләйлә Фазлыева фикеренчә, югалган документларны торгызу да турыдан-туры кешеләр язмышына кагылышлы мәсьәлә һәм аңа аерым игътибар юнәлтергә кирәк.
Руслан Хәйруллин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев