Туган як

«Кешегә җылы караш, тәмле сүз кирәк»

Пар канатсыз калган, дусларыма багышлыйм.

Ялгызлык. Бу шатлыклы, матур сүз түгел. Авыр, куркыныч сүз. Ялгызлык, дигәннән, танылган сатирик язучы Фәнзаман абый Баттал исән чагында, аның белән ул хакта еш сөйләшә идек. Шундый бер әңгәмә вакытында ул:

«Син минем йөрәктәге моңсу ялгызлык хисен каян беләсең?» – дип сорап куйды.

Шуннан соң күзләремә күтәрелеп карады. Күзләремә карап барысын да аңлагандыр... Мин әти-әнинең 11нче баласы булып, сандугачлы, гөрләп иген үсә торган, кояшлы җирдә туганмын. Әле хәзергедәй хәтерлим: Фәнзаман абый мине клубта җырлата иде. Матур җырлаганмын, күрәсең. Ул – уртада, мин кырыйда «Галиябану»ны әйләнәбез.

Мин Фәнзаман абый белән бик горурлана идем. Ни әйтсә, ни кушса шуны эшләргә әзер идем. Галиябану – ул Фәнзаман абыйның тормыш чәчәге. Гаиләсен, балаларын уйлап, төннәр буе йоклый алмыйча чыккан, төшләрендә саташкан чаклары күп булды Фәнзаман абыйның. Узган гомеренең гүзәл, матур вакытларын михнәт кичеп уздырды ул; ачлыгын да, ялангачлыгын да күп күрде; сугыш елларының кыенлыкларын да йөрәге аша үткәрде. Ул еллар туган җиребезгә ялгызлык алып килде. Күпме бала ятим, күпме апалар ирсез калды. Син әнә шуларның барысын да күңелең аша кичердең дә, нинди генә авырлыклар күрсәң дә, өметеңне өзмәдең. Ул чакларда күңелләребездә шатлык нуры бар иде шул...

Күңеле шундый күтәренке рухта булгангадыр, бәлки, Фәнзаман абый сатираны үз итте. Халыкка сатирик язучы булып танылды. Минем абыем – сабантуйлар батыры, язучы Әсрар Гали белән бергә редакциядә эшләде ул. Редакциягә укучы балаларны чакырып, аларга чәйләр эчертеп, җырлатып, кулъязмаларын алып калалар иде... Без Фәнзаман абый белән бик күп еллар аралашып яшәдек. Безнең төннәр буе сөйләшеп чыккан вакытлар еш булды. Яши торган ояңда җылы сүз булмаса, элекке кебек назлы караш белән каршылаучың булмаса, ул йортка күңел кайтмый да, ятмый да икән. Элекке кебек назлы караш белән көтүче Галиясе юк иде шул инде аның. Ә күңелгә һәрвакыт җылы караш, тәмле сүз кирәк.

Җылы сүз адәм баласына гына түгел, елан белән бүре баласына да кирәк. Ипи тәмле катыктоз белән, йокы тәмле матур кыз белән, дип юкка гына әйтмәгәннәр әбибабайлар. Фәнзаман Баттал яратмаган кызлар янына бармады. Яратмаган кеше белән яшәү, ул ялгыз яшәү. Андый тормыш гомерне кыскарта... Уйламаганда, көтмәгәндә 2015 елның августында безне ятим калдырып бакыйлыкка күчте Фәнзаман абый. Шунда мин аны югалтканымны аңладым, бу аерылышуның никадәр авыр икәнлеген бөтен күңелем белән тойдым. Ярты гасырга якын туганнардай дус булып яшәгән, тугрылыгы вә гаделлеге ягыннан сыналган, бер чакта да хыянәт итә белмәгән якын абыемны, дустымны соңгы юлга озаттым. Йөрәгем ничек елаганны, бары Алла гына белгәндер. Күземдә – яшь. Хәтта йөрәк тә сулык-сулык елады. Күңелдә бик тирән яра калдырып китте ул, кайдан дәва табарга?

Корбан Галиев

Фото: Рушан Шәмсетдинов рәсеме

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: