Туган як

Кешегә сынаулар килә тора...

Хәзер дәваханәгә кереп дәва алып чыгу - шактый авыр хәл. Терапевт күптән юллама биргән булса да, терапиягә кабул итмәделәр, югыйсә, бу чирем белән аларда берничә мәртәбә ятып чыкканым бар иде. Кичке дежурдагы табиб, язуларны карагач: «Сезнең кебек апалар белән отделение тулы, коридорда да яталар. Көндезге стационарга барыгыз», дип кире борды....

Хәзер дәваханәгә кереп дәва алып чыгу - шактый авыр хәл. Терапевт күптән юллама биргән булса да, терапиягә кабул итмәделәр, югыйсә, бу чирем белән аларда берничә мәртәбә ятып чыкканым бар иде. Кичке дежурдагы табиб, язуларны карагач: «Сезнең кебек апалар белән отделение тулы, коридорда да яталар. Көндезге стационарга барыгыз», дип кире борды. Көндезге станционарда, шулай ук, кире кактылар.
Миңа куелган «аллергический бронхит» диагнозыннан куркалар, ахры, укол ясасаң «китеп барыр» дип. Хәлем мөшкелләнә башлагач, йогышлы авырулар бүлегенә барып егылдым. Рәхмәт, чирем алар бүлегендә дәвалана торган булмаса да, кабул иттеләр... Күңелне әрнеткән нәрсәләр дә бар шул, элек һәрбер бүлмәдә 5-6 карават тора иде, хәзер өчкә генә калдырганнар. Табиблар да, шәфкать туташлары да аз. «Дуңгыз чире»ннән куркып бугай, кеше күп килә, салырга урыннары юк. Берничә көн хәл кертәләр дә, чыгарып җибәрәләр, чөнки икенче партиягә урын кирәк.
Мине бер сорау борчый, ник без алга түгел, артка барабыз икән? Элек дәваханәдә яту өчен участок терапевты ирексезләп диярлек озата иде. Тик чир бит каты китереп кысмыйча ятарга тырышмадык, чөнки «больничный»га чыгуны эш урынында яратмыйлар иде. Ә хәзер дәваханә койкасында ятарлык хәлгә төшсәң дә, кабул итмиләр. Ярар ла, балаларга караш әйбәт булса. Хәер, әйбәттер, әнә бит балалар поликлиникаларын ремонтлаганнар, йогышлы авырулар бүлегендә дә әйбәт ремонт ясаганнар. Элек минем чордагы табиблар бик мәрхәмәтле иде. Хәзерге яшьләр бик үк тотнаклы сөйләшмиләр дип зарланганны адым саен ишетәбез. Аннан, «акча»га белем алган табиблар күбәйгәч, гыйлем дәрәҗәләре Аллаһыга гына мәгълүмдер.
Телевизорында да әйтеп торалар бит әле аның, исәпләп карасаң, һәрбер табибның пациентларын куенына алган кечкенә үз зираты бар дип. Үземә дә бер шәфкать туташы «ялгышларда өйрәнәбез», дип әйткән иде. Нишлисең, Аллаһы бу дөньяда безне төрлечә сыный. Ул сынауларны кешеләрне тәрбияләү максатыннан да, кемнең кем икәнен ачыклау, яки гөнаһлары, яисә сабырлыкларын тикшерер өчен дә һ.б. сәбәпләр белән дә бирә.
Элгәре сәхәбәләр, үзләренә сынау озаграк килми торса, борчуга төшкәннәр. Гомәр (р.г.) «Әллә Аллаһы миңа ачуландымы икән», дип әйтә торган булган, сынау килмәсә. Үзебезгә килгән сынауларны, авыруларны Аллаһы биргән нигъмәт дип кабул итәргә өйрәнергә кирәк шул әле безгә. Гөнаһларыбыздан бу дөньяда чистартса, ахирәтебездә җиңелрәк булыр. Пәйгамбәребез әйткән: «Әгәр Аллаһы үз бәндәсенә яхшылык теләсә, бу дөньяда ук аңа җәзаны ашыктыра. Әгәр ул үзенең бәндәсенә начарлык теләсә, Кыямәт көнендә газапны тулысынча бирү өчен, гөнаһ кылуына карамастан, аны газапламый» (Тирмизи).
Фатыйма ГАБИДУЛЛИНА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: