Туган як

Кеше кыяфәтенә керик

Без элек кәрәзле телефоннарсыз ничек яшәгәнбез икән? Әле бит элек өйләрдә барысында да телефоннар булмаган. Ә хәзер ул олысында да, кечесендә дә бар, шалтыратып мәшәкатьләнеп тору юк, ватсап аша бер-берсенә хәбәрләр җибәреп торалар, интернет диңгезендә «йөзәләр». Барысы да шул телефонга текәлгән.

Үзебез гаепле

И сүгәбез яшьләрне, и сүгәбез... Югыйсә, башта үзебез телефонга да, компьютерга да өйрәтәбез. Сабый әле утыра да белми, ә без еламасын дип, кулына телефон тоттырабыз. Машинада тыныч барсын өчен, янына утырып әкият сөйләмибез, китап укымыйбыз, игътибарын табигатькә юнәлтмибез, алдына планшет беркетеп, мультфильм кабызабыз. Үсә төшә, компьютерда уйнарга рөхсәт итәбез. Инде аралашырга дуслары да калмагач, урамга бөтенләй чыкмый башлагач, укуы начарайгач, чаң кага башлыйбыз.
Кайбер әниләр телефоннарны балалар бакчаларына да алып бара. Бу, әлбәттә, бернинди кысаларга сыймый. Мәктәпкә йөртүләре турында әйтеп тә тору кирәкми. Быел улым беренче сыйныфка укырга керде. Укытучыга әти-әниләр: «Телефоннарны алып килсәләр, ярыймы?» – дип сорагач, ул: «Балаларны китерәсез, дәресләр беткәч, үзем алып чыгам. Килеп аласыз. Нәрсәгә аларга телефон?» – дигән сорау бирде. Барысы да югалып калды. Алай да балаларга телефон биреп җибәрәләр. Укытучы исә аларны тартмага җыеп ала. Күпмедер вакыт узгач, тавышы алдан ук сүндерелмәгән бу телефоннар төрлесе төрле тавыш чыгарып шалтырый башлый. Тәртипне бозучылар әти-әниләр үзләре икән. Дәресләр беткәнен көтеп тору юк, укытучыга хәбәр язу юк, бала телефонына шалтыраталар!
Сүз уңаеннан, Америкада яшәүче дустым 15 яше тулган улына кәрәзле телефонны быел гына сатып алган. Ул «уенчык»ның кечкенә балаларның игътибарын читкә юнәлткәнен анда, нишләптер, бездән яхшырак аңлыйлар.

Мәктәптә кирәк, диләр

Мәктәпкә телефонны йөртүне тыймас өчен тагын бер сылтау таптылар: янәсе, укучылар аларны дәресләрдә кулланалар. Ә дәфтәрләр һәм китаплар нәрсәгә алайса? Чит тел дәресләрендә сүзнең тәрҗемәсен табу уңайлы, дип тә акланалар. Сүзлекләрне нәрсәгә уйлап чыгарганнар икән?
Балалар телефоннарны дәресләрдә генә куллансалар иде! Юк шул, укытучыларны мыскыллап видео төшерәләр дә, интернетка урнаштыралар. Әти-әниләр прокуратурага чабып, «жалу» да язалар, укытучыны эштән кудырталар, кирәксә, телевидениегә дә мөрәҗәгать итәләр. Ә «сары» матбугатка «хайп» өчен күп кирәкме? Алар бу яңалыкны шулкадәр күпертеп күрсәтәләр – дөньяга ник килгәнеңә үкенерсең. Бервакыт бер укытучы балаларны дәрес вакытында телефонга төшереп алгач, нинди шау-шу купты: янәсе, аның рөхсәтсез төшерергә хокукы юк. Укучыларныкы бар, димәк?..
Ул гынамы, интернет үсмерләрнең бер-берсен кыйнауларын, мыскыл итүләрен төшергән видеолар белән тулган. Тәнәфес вакытында мәктәптә, мәктәп артында бергә җыелышып, ерткычларча бер кешене дөмбәслиләр, берсе шунда куәтләп торып, төшерә. Узган ел Түбән Каманың мәктәпләрнең берсендә әни кеше баласын рәнҗеткән үсмер белән кычкырышканда беркем якын да килми, ә аннары бу хәшәрәтнең хатынны чәченнән өстерәвен видеога яздырырга онытмаганнар.

Мәсьәлә хәл ителерме?

2017 елда Россиянең Мәгариф министры Ольга Васильева «Бөтенроссия ата-аналар җыелышы»нда кәрәзле телефоннарны дәресләрдә куллану файдалы булмавын, киресенчә, алар укучыларның игътибарын читкә юнәлтүен ассызыклаган. Шуңа күрә, практик файда бер дә китерми. Ольга Васильева телефоннарны махсус саклау урыннарына тапшырып, дәресләрдән соң таратырга тәкъдим иткән. Әмма ул вакытта бу мәсьәлә хәл ителмәгән.
2018 елда бу сорауны кабат күтәргәннәр. Россия Федерациясе Советы рәисе Валентина Матвиенко РФ Президенты каршындагы Совет утырышында кырысрак таләпләр куйган. Ул 2019 елның 1 сентябреннән телефоннарны мәктәпкә алып керүне бөтенләй тыярга тәкъдим иткән, чөнки аларны саклар өчен махсус урыннар каралмаган, ә җыеп алган очракта урлауларлар да булырга мөмкин. Тик 2019 ел да килеп җитте, уку елы да башланды, ә хәл бер дә үзгәрмә- де.
Күп кенә илләрдә кәрәзле телефонның балаларның өлгерешенә тәэсир итү буенча тикшерүләр уздырылды. Нәтиҗәләр бер үк: кәрәзле телефоннары булган балалар математика һәм уку буенча калыша. Бу компьютер һәм телевизор алдында озак вакыт утыручыларга да кагыла. Ләкин өлкән сыйныфларда, телефон һәм компьютер, киресенчә, ярдәм генә итә. Үзебез дә беләбез, укытучылар еш кына рефератлар яздыра, тикшеренү эшләре буенча конкурслар уза. Мәгълүматны китапханәләргә йөрмичә, интернеттан алу җайлы бит.
Шул ук вакытта ионлы булмаган нурланыштан саклау буенча Россия милли комитет рәисе Олег Григорьев фикере буенча, 17 яшькәчә балаларга һәм йөкле ханымнарга телефоннан сөйләшү 15 минуттан артмаска тиеш.
Компьютер артында 10 яшькәчә малайлар һәм кызлар иң күп дигәндә – бер сәгать, 15-16 яшькәчә – ике сәгать утыра ала. Телефон экранына караганда, бала организмы көчле йөкләнеш кичерә. Мәктәптә уку чорында күбесе күзлек кия башлый. Нерв системасына да начар тәэсир итә заманча гаджетлар.

Нишләргә?

Хәзерге вакытта АКШ, Франция, Греция, Таҗикстан, Азербайҗан һ.б. илләрдә мәктәптә телефоннар куллану, гомумән, аларны алып керү тыелган. Бездә чаң кагалар, әмма ата-аналар түгел, балалар да бер дә оялмыйча укытучыларга: «Телефоным – минем шәхси әйберем, ә аны алырга хакыгыз юк!» – дип кенә җибәрәләр.
Түбән Кама мәгариф идарәсенә шалтыратып, андагы җитәкчеләрнең фикерләрен белешергә булдым. Бәлки, мәктәпләрдә телефон куллануны тыяргадыр. Начальник урынбасары Айзирәк Рамазанова әйтүенчә, әлегә аларны тыю турында карар юк. «Ул уку әсбабы буларак та кулланыла бит. Укытучылар һәм укучылар алардан дәресләрдә файдаланыр, дип беләбез. Өй эшен язып тормас өчен фотога гына төшереп тә алалар. Телефоннарны кулланудан тыяр өчен, ата-аналар белән җыелышлар, мәктәп советы утырышлары уздырып, бердәм фикергә килергә кирәк», – дип җавап бирде Айзирәк ханым.
Ләкин шәһәребезнең кайбер мәктәпләрендә кәрәзле телефоннардан файдалануга чик куелганын беләм. Әйтик, бу яктан 13 нче гимназия-интернат сәясәтен хуплыйм. Анда яшәп, белем алучы кызларга кәрәзле телефоннар дәресләрдән соң бер һәм йоклар алдыннан ярты сәгатькә бирелә.

Фикерләр

Бу хакта шәһәрдәшләрнең ни уйлаганын белер өчен, кечкенә сорашу да уздырдым. Фикерләр төрле булды.
Ирина САДЫЙКОВА, пенсионер: бүгенге заманда кәрәзле телефоннар кирәктер, әмма төймәлесе генә дә җитә. Ә инде смартфоннарга килгәндә, мәктәпкә килү белән сыйныф җитәкчесе аларны җыеп, һәрбер баланың исеме язылган пакетларга салып куйсын. Дәресләр тәмамлангач, таратып чыксын. Яки бөтенләй мәктәпкә алып килмәсеннәр. Миңа калса, бу яшьтә телефон әти-әниләргә балаларын контрольдә тоту өчен кирәк.
Эльвира ФӘЙЗУЛЛИНА, шәһәр архивы белгече: телефоннарны дәрес вакытында гына кулланырга рөхсәт итәргә. Әмма башлангыч сыйныфта кирәкми. Әйтик, узган ел беренче сыйныфка кергән кызым тәнәфес саен шалтыратып, һәр адымы турында хәбәр итеп торды.
Чулпан АНГАРОВА, «Феникс» үсмерләр клубында укытучы: дәрестә кирәктер инде... Бервакыт балам сыйныфында телефоннарны өч көнгә җыеп алганнар иде. Аның рәхәтлекләре! Аннары шунысы да бар, балага берәр нәрсә җиткерергә кирәк булса, укытучыга шалтыратып була.
Ләйсән ӘХМӘТҖАНОВА, «ТАИФ» предприятиесендә бухгалтер: әлбәттә, тыярга кирәк. Балалар бер-берсе белән аралашмый башлады. Тәнәфестә генә булса да, сөйләшсеннәр, аралашырга өйрәнсеннәр иде.
Рәмзия ВӘЛИЕВА, шагыйрә: минемчә, тыю дөрес булыр. Балаларга ял итәргә дә кирәк. Дәрестә телефонга карап алалар алар. Кызыклы очрашулар оештырылганда, күзәткәнем бар: телефоннарда юк-бар карап утыралар, олы яшьтәге шәхесләрне аяклы тарихка тиңләп үскән безнең буын өчен бу сәер дә, кызганыч та. Телефоннарның зыяны турында күбрәк аңлату мөһим. Алар гына түгел, бу заман чире ата-аналарына да күчкән инде.

Нәтиҗә

Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз кунакка йөрешкәннәр, туганнары, дуслары белән кайгы-шатлыкларын уртаклашканнар. Шуңа да бәла килсә, ялгыз калмаганнар. Ә хәзер – үлеп, фатирында берничә көн яткан кешеләр табылу очраклары безнең шәһәрдә дә бар. Аларны югалтучы, эзләүче юк. Якыннары фәлән көн элемтәгә чыкмаса гына, борчыла башлыйлар. Музейлар, театр заллары буш! Балалар компьютерда уйный, телефонда «актарына». Танылган шәхесләр белән очрашуларда да башларын күтәрми.
Телефоннарны читкә куеп, балабыз янына барып утырыйк, хәлләрен сорашыйк, өй эшләрен әзерләшик, бергә урамга чыгыйк, өстәл уеннары уйныйк. Күршеләрнең исемнәрен генә булса да белешик, йөзләрен истә калдырыйк. Әти-әниләргә көн саен шалтыратып, хәлләрен белешик, сәламәтлекләре турында сорашыйк. Робот кыяфәтеннән чыгып, кешеләргә әйләник. Вакыт җиткәндер, дип уйлыйм.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: