Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кеше кайгысыннан кызык эзләп...

Сүземне гаепләмәгез, тик миңа шулай тоела.

Бүгенге көн геройлары ул кеше гомерен саклап калу өчен көрәшүче яки нинди дә булса батырлык эшләүче түгел, ә интеретка видеоролик куеп, күбрәк караучыларны җыючы кеше. Андыйларны телевизордан күрсәтәләр, вакытлы матбугатта мактыйлар. Кемнең инде йомшак диванга җәелеп утырып, борынны югары тотып кына сөйләшәсе килмәсен!
Моңа мисаллар шактый. Әйтик, сез дә ул тапшыруны карагансыздыр, бер шәхси балалар бакчасында балаларны бәйләп йоклату турында булды ул. «Бәйләнгән балаларны чишеп, коткарасы урында ни җаның белән аларны видеога төшереп тордың?» – дип маңгаена берне бирәсе урында, видеоролик хуҗасыннан көн герое ясадылар да куйдылар! Әй утыра, мин сиңа әйтим, Берлинны алган кебек!  Бичара сабыйларның тилмереп күзгә карап ятканнарын уйламый да. Махсус бизәнеп-ясанып, телевидениедән үзен күрсәтергә килгән! 
Тагын бер «нянечка» Казахстанда бер баланы ничек тилмерткәннәрен биш-ун минут буе телефон камерасына төшереп утырган! Ул да герой. Ул да нәни баланың өстенә менеп утырган хатынны тартып төшерәсе урында тыныч кына телефон тотып утыра. Янәсе, ул – тәти, ә башкалар – кәкәй.
Ә юлдагы аварияләр, кеше кыйнаулар, янгыннар турында авыз да ачасы килми. Безнең заманда беренче эш итеп кешегә ярдәм күрсәтсәләр, хәзер телефонга ябышалар. Кабат ярыша-ярыша интернетка куялар – кемнең ролигы беренче була да, кемнекен күбрәк карыйлар. Ә бәлки нәкъ шул секундта, шул мизгелдә зыян күрүчегә ярдәм кирәк булгандыр?.. Кайдадыр әле суга батканны да видеога төшереп интернетка куйганнар иде. Үзенә бәйләнә башлагач: «Мин йөзә белмим», – дип акланып, бик тиз арада «кино»сын юкка чыгарды. Әйе, шундый очраклар булып, видео хуҗасыннан ни дә булса таләп итә баш-ласалар, геройлыклары шунда ук юкка чыга, үзләре дә качу ягын карый.
Бу телефон «геройлары»на инде күптән үзләренә кеше гомеренә салкын караган, яки башкалар гомерен куркыныч астына куярга мөмкинлек биргән өчен  «эш» ачасы бар, югыйсә. Ә аларны һаман зурлап, герой ясыйлар.  
Шунысы бик аяныч, безнең Түбән Камадан да әледән-әле видеороликлар күренә интернет челтәрендә. Аларның да «герой» буласылары киләдер инде. Нишлик соң?..  Мин әйткәнчә, кем видеога төшереп торып, ярдәм кулы сузмый – шуңа чара күрергә. Кеше гомеренең иң кадерле, газиз нәрсә икәнен, аның «лайк»ларга караганда күпкә кыйммәтлерәк икәнен ныклап төшендерергә. Шулай ул, тәрәзәдән бер көтү кешенең бер бичараны кыйнаганын күзәтеп торырга күпләр оста, ә ярдәмгә ашыгучылар сирәк. Ә диванда ятып, видеога ялган исемнәр белән аңлатма биреп ятучы «диван герой»лары тагын да күбрәк.
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев