Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

“Кеше булып кала алсак иде...”

Тамашачы фикере

Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрында “Ияләр” дип исемләнгән гадәти булмаган спектакльне карагач, анда алган хисләремне башкаларга да сөйләргә булдым.

Спектакль шәһәребездә 30 елдан  артык яшәгән  Татарстанның халык рәссамы, сынчы Әхсән Фәтхетдиновның иҗатына, истәлегенә багышланган. Аның Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан музеенда “Ияләр” сериясеннән торган күргәзмә аерым урын биләп тора. Бу күргәзмәсе өчен Әхсән абыйга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган иде. Театрыбызның артистлары әлеге күргәзмәгә нигезләп гаять тирән эчтәлекле спектакльгә әзерләгәннәр.

Зәңгәр күк йөзен яктыртып торган йолдызлар астында күп кенә ияләрнең сыннарын күрдем. Йорт иясе, урман, басу, чишмә, кое ияләре... Хәтта моң иясе дә бар иде. Чүп үләне баскан ихатада чак кына күренеп калган җимерек өйләр тасвирланган күренештәге “Ташландык авыл” ияләрен караганда йөрәк кысылып куйды.  

Спектакльнең музыксы да күңелләрне тетрәндерде. “Ияләр”не караганда яңгыраган “Карурман” көе күңелне үз эченә бөтереп алды. Әхсән абыйның ятимлектә узган балачак күренешендәге “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” җыры  балачакка кайтарып килде. Үзе һәрвакыт яратып җырлаган “Олы юлның тузаны”н тыңлаганда “Очкан кошларның эзе калмый, ә кешенең йөргән сукмагы кала” дигән гыйбарәне искә төшерде. “Сак-сок” бәете яңгыраганда алдагы рәттә утырган бер апаның артистларга кушылып җырлаганын һәм күз яшьләрен сөрткәнен күрдем.

 Бу спектакль куелышы, күренешәләре белән күңелне уятты, кат-кат уйланырга мәҗбүр итте. Сәхнәдәге Шүрәле сүзләре белән әйтсәк, “Хәзерге сәер заманда сәер булып калмасак, табигыйлыкны югалтмыйча кеше булып кала алсак, искиткеч матур туган телебезне саклый белсәк иде”.

Спектакль азагында Фәридә Кудашева башкарган “Киек казлар” җыры киләчәккә якты өметләр уяткан кебек булды. Бу вакытта зур экранда куе томан аркылы нык адымнар белән залга таба атлаган Әхсән абый, тарихта тирән эз калдырган үзе кебек бөек шәхесләрне халыкның беркайчан да онытмаячагына ышанып, безне озатып калган кебек булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев