Туган як

Кем каршы?

Шунысы куанычлы: нинди югарылыкта гына сайлаулар булмасын, һәр кандидат үз программасына халык мәнфәгатьләрен яклауны беренче урынга куя һәм шуны бөтен көчен куеп исбатлый, тормышка ашырырга ант итә. Ничек ышанмыйсың да, ничек бу кандидатны күккә чөеп мактамыйсың һәм, сайлау көне җиткәч, аңа бик теләп тавыш бирмисең ди?! Бирәбез! Ышанабыз!

Төрле партиядән булсалар да, иң акыллы кешеләр бит. Тик шунысы гына бераз аңлашылмый: ни өчен сайлау үткәч, «халык хезмәтчеләре»нең күбесе биргән вәгъдәләрен оныталар, биргән антларын истән чыгаралар икән?
Моннан дүрт ел элек коммунист депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт советы сессиясенең көн тәртибенә «Сугыш чоры балаларын дәүләт тарафыннан социаль яклау турында» закон проекты тәкъдим иткәннәр иде.
Бер караганда, бу канун буенча дәүләт әллә ни зур чыгымнар да тотмый кебек. Татарстан Республикасында даими яшәүче, Бөек Ватан сугышы беткәндә 18 яше тулмаган, ягъни, 1928 елның 1 гыйнварыннан 1945 елның 31 декабрендә туган балаларга ай саен 300 сум күләмендә акчалата түләү, табиблар рецепты буенча алына торган даруларга 50 процент ташлама, бакчачылык ширкәтләренә керү өчен өстенлекләр каралган иде бу проектта.
Сугыш чоры баласына бу ярдәмнең күләме бер елга бары 3600 сум гына тәшкил итә. Ә безнең иң бай төбәк  – Түбән Кама шәһәрендә яшәүче сугыш чоры балаларына өч меңнән артмый. Бу сан, әлбәттә, ел саен үсеп тормый, киресенчә, табигый рәвештә кими генә бара. Ун-егерме елдан соң бу канун үзеннән-үзе юкка чыгачак.
Бу проектны законлаштырырга кем каршы соң?
2017 елдагы сессия көн тәртибенә бу сорау да куелган иде. Ләкин «Бердәм Россия», «Гадел Россия» депутатлары бу проектны хупламадылар, якламадылар. Президентыбыз да бу мәсъәлә буенча ачык кына фикер әйтмәде. Соң бит алар барысы да халык мәнфәгатьләрен яклаучылар булып санала, һәрхәлдә, үзләрен шулай дип атыйлар.
Сугыш чоры балаларының заманында нинди авырлыклар күреп яшәвен һәм эшләвен язып тору кирәк булмас.Ул хакта күп әйтелде. Үз күзе белән күргән генә аңлый аларның хәлен. Әле алар, олы яшьтә булуларына карамастан, хәзер дә яшь буынны тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр, кул кушырып утырмыйлар, мәктәпләрдә чыгышлар ясыйлар, иҗтимагый оешмаларда эшлиләр.
Бер генә депутат та, мин бу закон проектына каршы, дип сүз әйткәне юк, бары тик карар чыгарганда кул гына күтәрәләр. Ә ул куллардан кемнең кем икәнен танып буламы?
Сугыш чоры баласы мин,
Авыр вакытта туган.
Авырлыкларны җиңәргә
Гел безгә насыйп булган,
– дип ачынып әйтәсе генә кала.Тик шулай да күңелдә «Сугыш чоры балаларын дәүләт тарафыннан социаль яклау турында» коммунист депутатлар тәкъдим иткән закон проектын Дәүләт Советы сессиясендә тагын бер тапкыр каралыр дигән өмет бар.
Нурулла ГАПТУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: