Туган як

Кем дөресен сөйли?

Телевидениегә көчле конкурент барлыкка килде. Ул – интернет. Заманында телевизорлар радионы ничек кысрыкласа, бүген телевизорның дәрәҗәсе көннән-көн кими.

Рәхәт бит, яраткан сериалыңның кайсы да булса сериясен карый алмый калсаң, интернеттан эзләп табып була. Телевидение яңалыкларны берьяклы гына күрсәтсә, интернеттан бер вакыйгага карата төрле карашлар белән танышып була. Тик, әйтсәм әйтим инде: икесе дә ялганчылар. Без кечкенә вакытта «ата ялганчы» ди идек. Әйтик, телевизордагы бер канал «чәй эчмәгез – бик зыянлы, су гына эчәргә өйрәнегез» ди. Ярар, ниндидер фәннәр кандидаты булган кешегә ышанмый мөмкин түгел, чәй эчүне ташларга кирәк. Бер атна чәй эчмичә түзеп, инде чәйсез дә яши алырга өйрәнеп кенә беткән идем, менә сиңа пәрәмәч, инде тагын үзен ниндидер бик укымышлы дип таныштырган бер түтәй чәйнең файдасы турында сөйләп утыра. Я, кайсына ышанырга? Үземә, билгеле! Рәхәтләнеп күп итеп бөртекле чәй салып, сөтләп торып, биш чынаяк чәйне алма пирогы белән «бөкләдем». Берәр атна карамыйча, ачмый торган идем «теге тартманы», ял көне эшсезлектән аптырап кына кнопкасына бастым – ура, мин теләгән яңалык! Ипи тазартмый икән бит! Әйе, берәү шуны фәнни итеп аңлатып маташа. Ә мин артык авырлыктан котылам дип, инде ничә ай иписез тилмерәм. Йокы бүлмәсендә йоклый-йоклый газета укучы иремне өстерәп чыгардым. Күрсен, ишетсен! Югыйсә, ишеккә сыймыйсың, дип мине ипи ашаудан тыя. Надан ул!  Акыллы кешенең сүзләренә колак салырга кирәк. Шул көнне үк кибеттән өч төрле ипи сатып алып кайттым. 
Әнә белемнәре чамалы булса да, безнең әбиләр 90 яшькә кадәр яшәгәннәр. Чөнки гомер буе зәңгәр һәм сары мәтрүшкәне бутап эчтеләр. Әнә хәзер безне өйрәтәләр: аларны кушып эчәргә ярамый, зыяны күп дип!
Әле менә тагын ишеттем: сөт зыянлы икән бит, сөтсез чәйдән башка нишләрбез инде. Килосы 300-400 сум торган ит тә организм өчен зарарлы. Шалкан пешереп ашагыз – файдасы күп, аеруча кесәгә!
Ә интернетка башыңны тыксаң... Чәчләрең үрә тора. Ниләр белән генә куркытмыйлар. Инде ничә мәртәбә дөньяны бетерергә мәтәшкәннәр иде, тагын срогын бераз кичектергәннәр. Сөенегез, яшибез әле берчак! Эчтәге паразит суалчаннар безне кимереп бетермәсә... Ишеттегезме соң, һәр кешенең эче тулы төрледән-төрле кортлар яши. Мин шулай укыдым. Янәшәсендә үк дәвасын да әйтәләр – бушлай түгел инде, ат бәясенә!
Җитмәсә, җирдә яшәүчеләрнең яртысы чит планеталардан килүчеләр икән. Әйтәм аны, безнең күрше сәеррәк, точно инопланетянин! Күз карашлары ук сәер.  Җитмәсә, төне буе шакылдап, теге планетада калган дусларына хәбәр җибәреп ята. Оча торган ракетасын гына табасы калды хәзер – себеркегә атланып очмый торгандыр, табарбыз әле.
Ә мин әлегә телевизор да карамыйм, интернетка да кермим – бер-ике атна болай гына яшәп карыйм. Авылга кунакка китәм. Ә анда әле безнең интернет тотмый да. Элеккедән калган гадәт буенча, дару үләннәре җыеп киптерәм, җиләк җыям, авыл сөте эчәм.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: