Туган як

«Каз канаты каурый-каурый»

Шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында тагын бер премьера. Бу юлы без балачактан укып, радиодан тыңлап үскән, классик драматург Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

Нәрсә ул беркайчан да популярлыгын югалтмый, беркайчан да халык теленнән төшми, җырларда җырлана? Әйе, ул мәңгелек хис – мәхәббәт. Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле ир-атны һәм хатын-кызны үзара бәйли торган мәхәббәт темасы беркайчан да популярлыгын югалтмый. «Сүнгән йолдызлар» да нәкъ шушы темага багышланган.

Драманың сәхнәгә куелышы да бераз үзгә, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиевча. Уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә торган, сәхнәдә уйнаучы артистлар белән бергә борчылырлык, алар белән кайгырырлык та, сөенерлек итеп тә куелган. Спектакльдә татар халкының җырлары, йолалары шактый нечкәлек белән бирелгән. Һәм, әлбәттә, тирән фәлсәфи фикер салынган. Тамашачы һәр нәрсәгә игътибар итә, бер нәрсәне дә күз уңыннан югалтмый. Үзенчәлекле сәхнә бизәлеше, биюләр турында сөйләп кызыгын бетермим, барып, үз күзләрегез белән карап кайтырга кирәк. Шуны гына әйтәм, «Аһ!» итәчәксез.

Төп рольләрдә Гүзәл Шәмәрдәнова, Раушан Әсәтов, Альбина Әгъләмова, Рафил Зәйнуллин, Юрий Павлов уйный.

Әйткәнем булса да, тагын бер кат кабатлыйм, безнең театр артистлары искиткеч шәп, җиренә җиткереп, ышандырып уйныйлар. Юк, уйнамыйлар, шул спектакль геройлары тормышы белән яшиләр...

«Өзелеп сөйгәннәр, кавышмый» диләр шул. Яшьләр бер-берсен ихлас сөю белән яратса да, Исмәгыйль (Раушан Әсәтов) белән Сәрвәр (Гүзәл Шәмәрдәнова) да кавыша алмый, алар мәхәббәте фаҗига белән тәмамлана. Ә аларның фаҗигале үлеме Түбән Кама театрында үзенчәлекле итеп бирелгән. Үзен «Бөкре», «Гарбун» дип үртәсәләр дә, Надир да бит Сәрвәрен ихластан ярата. Йөрәк бит ул, кемне яратырга мөмкин дип сорап тормый. Ә сөйгәне үлгәч инде мәхдүмгә яшәү мәгънәсе калмый. Әйтергә кирәк, һәр нәрсәдән файда эзләүче, бар яктан да матди уңыш кына кызыксындырган им-том итүче Фәрхи карчык (Юрий Павлов) образы да бөтенләй башка яктан ачылган.

Бакчаларда утыртасы яшелчәләр утыртылып беткәндер инде. Хәзер көннәр озын, иренмичә барып, үзебезнең артистлар куйган шушы драманы күрсәгез, барганыгызга бер дә үкенмәссез, сез дә ошатып карарсыз дип, ышанам. Ә театрыбыз коллективына иҗади уңышлар, олы сәхнәләр яулауларын, максатларына ирешүләрен телим. Яңадан-яңа грантлар отарга, безне гел шулай яңа премьералар белән сөендереп торырга язсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: