Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Кая сез, Нәфисәләр, Галияләр?..

Шәһәребез ЗАГСы биргән мәгълүматны карап утырам әле: әллә нинди исемнәр - сәер исемнәр куялар сабыйларга. Үзләренчә матур яңгырый кебек тоеладыр да, тик ишетүгә күңел кабул итми, заманчасын заманчадыр да, колакка ятышсыз шул, нишләтәсең. Җырларда җырланган Нәфисә, Зөләйха, Әлфия, исемнәре кай яклары белән ярамый безнең татарга, белмәссең. Аклы ситса күлмәгеңнең Якаларын...

Шәһәребез ЗАГСы биргән мәгълүматны карап утырам әле: әллә нинди исемнәр - сәер исемнәр куялар сабыйларга. Үзләренчә матур яңгырый кебек тоеладыр да, тик ишетүгә күңел кабул итми, заманчасын заманчадыр да, колакка ятышсыз шул, нишләтәсең.
Җырларда җырланган Нәфисә, Зөләйха, Әлфия, исемнәре кай яклары белән ярамый безнең татарга, белмәссең.
Аклы ситса күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Рәйхан исемен
кемнәр куйган?
Сине күреп кем туйган? -
нинди матур исем бит, ә куючы юк.
Исегездәме, БОЧ РВФ 260602 (Биологический объект человека рода Ворониных - Фроловых, родившийся 26 июня 2002 года) исеме хакында бар Рәсәй шаулаган иде. ЗАГС малайга бу исемне куюдан баш тарткан, инде ничә ел малай таныклык ала алмый йөри икән. Ә Пермьдә баласына Люцифер исемен сайлаган ата-анага ни дияргә инде?
Совет власте елларында популяр булган Дамир, Ленар, Артур, Рафаэль, Марсель кебек кыланчык исемнәрдән котылдык бугай, дип сөенергә дә өлгермәдем, яңа мода башланды. Саф татарча исем үзе, тик биш баланың берсе шул исемне йөртсә дә, кызык түгел икән. Шулай итеп, балалар бакчаларында бер группада, мәктәпләрдә бер класста дүртәр-бишәр Камилә, Айгөл, Сәминә, Әмир, Таһирлар күренә башлады.
Безнең халык чит илдән кергән «импортный» исемнәрне ярата да, тик алар безнең исемнәрне үз итәләрме икән соң? Нишләптер чит ил кешеләре арасында Миләүшә, Галимулла булганын ишеткән юк.
«Модный» исемнәрне элегрәк актанышлылар гына үз итә иде, хәзер ата-ананың күбесе кешечә булмасын дип кылана. Минем туган ягым Мамадыш районы Кече Кирмән авылы да ярата үзенчәлекле, сирәк очрый торган исемнәрне. Анда татарлар арасында киң таралган исемнәр бик аз. Кайдан табып бетергәннәр, әллә нинди исемнәр бар. Монда килгәч мин беренче булып Кәфил, Миңлелут, Рагун, Фарил, Кавис һәм тагын әллә нинди исемнәр ишеттем. Болары татарча яңгырашлы, мәгънәләрен белмәсәм дә, исемнәр ошады. Хәзер Гөлҗамал кебек борынгы исемнәрне кушмаслар инде, тик матур, татарча исемнәр тапсыннар иде сабыйларга.
Мөгез чыгаруын чыгаралар да, ә балага гомер буе шул исем белән йөрисе. Яшьлек җүләрлеге белән үзем дә кызыма Эльза дип исем кушасы идем. Ирем каршы төшеп, аны мәктәптә «гильза» дип үртәячәкләр дип, башка исем сайладык.
Килешле, матур, колакка ятышлы исемнәр куйдыру өчен дин әһелләре инде күптән тырыша. Сабый балага исем кушарга килгәч, алар милләтебезгә, динебезгә туры килмәгән исемнәр тәкъдим иткән ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрәләр, башка исемнәр тәкъдим итәләр.
Исем кушканда «минеке кешечә генә булмасын» принцибыннан түгел, ә балама исеме бәрәкәт китерсен, дип эш итәргә кирәк. Исемнең нәрсә аңлатканын белү өчен, сүзлектән, ул булмаса Интернеттан карап була бит.
Балаларга теләсә нинди тузга язмаган исемнәр кушуны тыю турындагы закон проекты әлегә Дума депутатлары тарафыннан өйрәнелә. Әгәр бу закон кабул ителсә, әти-әнисе теләгән өчен генә тузга язмаган исемнәр кушу модасы әкренләп юкка чыгар. Исем сайлауның ни кадәр зур җаваплылык икәнен ата-ана аңлар. Юкка гына кытайлылар: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел, ә начар исем алу - коточкыч», дип әйтеп калдырмагандыр.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев