Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Карау өчен акча түлиләр, янәсе

«Өлкән кешене яки инвалидны карауны үз өстенә алучылар ай саен акча алырга мөмкин». Пенсия фонды җибәргән бу хәбәрне укыгач, түбәнкамалыларны шатландырырмын дигән идем. Әмма түләнә торган акча күләмен күргәч, оялып киттем. Хәтта язаргамы, юкмы дип икеләндем.

1200 сум! Эшкә яраклы булып та, эшләмичә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне (инвалид балалар, беренче группа инвалид яки 80 һәм аннан өлкән яшьтә булганнарны) тәрбияләүне дәүләт шулай итеп бәяли. Караучы, туганы булмаска да мөмкин. Һәм бу акча аның үзенә бирелми, ә эшкә яраксыз гражданин пенсиясе белән килә.
Аны алай тиз генә алам димә. Башта Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә, аннары Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документлары да шактый. Һәм аларның кайберләре өчен күп йөрергә туры киләчәк:
– эшкә яраксыз кешене карарга алынучының гаризасы. Анда яшәү урыны һәм карый башлау вакыты күрсәтелә;
– эшкә яраксыз гражданинның яки аның законлы вәкиленең ризалык бирү гаризасы (18 яшькә кадәрге инвалид балаларын тәрбияләүче ата-аналар бу категориягә керми); гаризада, карауга мохтаҗ кешенең имзасының дөреслегенә шикләнсәләр, тикшерү билгеләнәчәк;
– шулай ук караучы кеше эшсезлек буенча пособие алмавы турында белешмә алырга тиеш. Аны мәшгульлек үзәгендә бирәләр;
– өлкән яшьтәге кешенең даими ярдәмгә мохтаҗлыгы турында хастаханәдән бәяләмә;
– караучының паспорты, хезмәт кенәгәсе (булса);
– яшүсмер караучыга 14 яшь тулган булса, ул бу эшен укудан соң буш вакытта башкара ала, тик моның өчен ата-ананың (яки уллыкка алучыларның берсенә), опека һәм попечительлек органнарының ризалыгын аласы була. Укыган урыныннан да белешмә сораячаклар;
– карауга мохтаҗ булганның документлары (опека һәм попечительлек органыннан бирелгән таныклык, ул булмаса – уллыкка алу таныклыгы, паспорт һ.б.). Алар пенсия «яше»ндә булса, алып килмәгез.
Булды, хәзер документларны тикшерүләрен 10 көн көтәргә кала. Нәтиҗә уңай булса, компенсация акчасы гражданинның гаризасы һәм барлык кирәкле документлары белән килгән айдан билгеләнә. Эшкә яраксыз кешене карау өчен ел саен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә иминият стажы өстәлә!
Эшкә урнашсагыз, акча түләнмәячәк. Бу хакта сез Пенсия фондының сайтындагы шәхси кабинет аша яки Пенсия фондына килеп хәбәр итәргә тиешсез. Алай-болай эштән чыксагыз, компенсация алыр өчен кабат гариза бирергә туры килер.
Сездә «1200 сумга эшләргә ризалашып караучылар нинди була?» дигән сорау тумыймы? Минималь хезмәт хакы 11280 сум булган вакытта, караучыны да, карауга мохтаҗ булганны да, болай мыскыл итү килешеп бетмидер.
Пенсия фонды мәгълүматы буенча
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев