Туган як

«Кара көн»гә сакларга кирәкме?

Безнең һәрберебездә саклап кына тоткан нәрсә дә булса бар, килешәсездер. Әйтик, кунаклар килгәч кенә куя торган сервиз, кеше килгәндә генә җәя торган урын-җир һәм башкалар. Тик артык сакчыллык кирәкле сыйфатмы соң? Елга бер килгән махсус очрак өчен генә ни дә булса сакларга кирәкме?

Совет заманында бәллүр җыю модасы исегезгә төштеме? Шкаф тулып торган савыт-сабаны бик кадерләп кенә тоту заманы иде ул. Ә хәзер карагыз, «Отдам даром» сайтлары тулган вазалар, кәнфит савытлары белән — бушка да алучы юк.
Менә мин сезгә тормыштан алган берничә мисал китерәм. Шуннан соң бераз уйланыгыз, кирәкме-юкмы үзеңнән үзең әйбер кызганырга.
Кайсыдыр авылда яшәүче абзыкайның бер сарыгы башкаларга караганда күбрәк ашагандырмы, бик көрәя. Малайлары: «Әти, әйдә бәрәңге утыртып бетергән хөрмәткә теге сарыкны суеп, шашлык ясыйк әле», – дип ялынсалар да, гаилә башының сүзе бер: «Сабантуйга кунаклар да киләчәк, шунда суярбыз». Тик теге сарыктан авыз итү берсенә дә насыйп булмый. Гаиләдән тыш, сарыкка күз төшерүчеләр тагын табылган ахрысы, бер көнне теге сарык көтүдән кайтмый.
Икенче мисалдагы бер каенана, кышка сакларга дип, алмалар җыеп куя. Оныклары күпме сорап йөдәтсә дә, ул алмаларның бары тик бозыла башлаганнарын гына ашарга рөхсәт итә. Шулай итеп, оныклар алма беткәнче, бары тик черекләрен генә ашыйлар. Сорау, кирәк идеме мондый сакчыллык?..
Өченче мисал күпкә кызганычрак. Бер онык шәһәрдән әбисенә кунакка кайта. Җәй буе диярлек әбисендә яши, чормада сакланган какланган казны әй ашыйсы килеп, әбисеннән сорап йөрсә дә, рөхсәт булмый. Әбисе үзенең кызының (малайның әнисе була инде) туган көненә саклавын әйтә, шул вакытта бергәләп ашарбыз әле дип, сабыр итәргә куша. Тик малай көтеп җиткерә алмый, бер көнне дуслары белән су кергән җирдә батып үлә. Бу хәсрәттән әби акылга зәгыйфьләнеп, махсус хастаханәгә кереп ята. Ә теге каклаган каз чормада эленгән килеш кала, аны алып ашаганнардырмы-юкмы? Анысын белмим.
Килешәсездер, мондый мисаллар бихисап. Нигә шулай кем өчендер, ниндидер бер вакыйга өчен әйбер җыябыз соң? Бу безнең психологик бәйлелек инде. Хәзер ялт кына итеп Яңа ел килеп җитәчәк. Иске елны озатабыз, яңасын каршы алабыз дип, декабрь уртасыннан кеше азык-төлек җыя башлый. Инде беренче гыйнвар иртәсе тугач, «әрәм калмасын», – дип, бер атна буе бәйрәм табыныннан калган ризыклар белән туклана.
Менә шуларны уйладым-уйладым да, өемдәге иске-москы берешәр генә булган чынаяк-тәлинкәләрне һич кызганмый чыгарып ташлап, килгән кунакларга гына чыгара торган чәй сервизын куйдым әле өстәлгә. Шундук аш бүлмәсенә ямь кереп киткәндәй булды. Савыт-саба артыннан, өйдә үзем генә булганда кияргә ярый әле дигән иске халат та чүп чиләгенә очты. Шкафтан яңасын алып киеп, көзге каршысына баскан идем, матураеп киткән кебек булдым.
Сезгә дә киңәшем шул, матур әйберләрне үзегездән кызганмагыз. «Дөнья малы – дуңгыз каны» дигәннәр борынгылар, онытмагыз.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: