Туган як

"Кара алтын" бәясенә бәйләп...

Бөтендөнья банкы аналитикларының Россия бюджетын шактый тулыландыра торган чимал экспортының 2015 елда бик нык арзанаюын фаразлаулары чынга аша бара. Алар нефтьнең бер барреленә уртача бәянең, узган ел белән чагыштырганда 45 процентка кимеп, 53 доллардан артмаячагын әйткәннәр. Икенче Бөтендөня сугышыннан соң узган чорда бу нефтьнең әле өченче мәртәбә генә шулай бик...

Бөтендөнья банкы аналитикларының Россия бюджетын шактый тулыландыра торган чимал экспортының 2015 елда бик нык арзанаюын фаразлаулары чынга аша бара. Алар нефтьнең бер барреленә уртача бәянең, узган ел белән чагыштырганда 45 процентка кимеп, 53 доллардан артмаячагын әйткәннәр. Икенче Бөтендөня сугышыннан соң узган чорда бу нефтьнең әле өченче мәртәбә генә шулай бик нык арзанаюы икән. Нефть бәясенә ияреп, ташкүмер, табигый газ, никель, тимер, алюминий һ.б. да очсызлана... Бөтендөнья банкы аналитиклары моны Ирак, Сүрия, Украинадагы вазгыять белән бәйлиләр. Әмма, иртәме-соңмы, табигый закночалык белән бар да үз урынына әйләнеп кайтачак, шул исәптән нефтькә булган ихтыяҗ да (хәзерге вакытта ул дөнья күләмендә 1,3 миллион баррельдән 700 меңгә генә калган).

Шуларга бәйле рәвештә, узган елның соңгы көннәрендә Әлмәттә журналистлар белән уздырылган матбугат конференциясендә "Татнефть» генераль директоры Наил Магановның бу яңа елда җирдән нефть суыртуны 26,2-26,4 миллион тоннадан киметмәү, экспортка да чи нефтьне еллык 8 миллион тонна күләмендә озату зарурлыгы турында искәртте. Арифметикада сай йөзгәнлектән, тоннаны баррельгә күчереп тормыйм. Һәм, гомумән, Американың нефтьне үз үлчәү берәмлеге булган баррельне ни өчен дөньяга мәҗбүриләп такканын аңлый алмыйм. Шулай да, теләсәгез, үзегез исәпләп карый аласыз: 1 баррель якынча 159 литрга тәңгәл килә, тоннага күчерсәк, 0,1364 тонна була.

Әлмәттәге очрашуда "Татнефть" җәмгыяте җитәкчесе Н.Магановның, "хәтта нефтьнең барреле бер долларга арзанайса да, борчылабыз", дигән сүзләре күңелгә сеңеп калды. Шуңа да ел башыннан бирле дөнья базарында нефть бәясен күзәтеп барырга тырышам. Телевизордагы соңгы тапшыруларның берсендә нефтьнең бер барреле якынча 49 доллар тәшкил итүен телгә алганнар иде. "Татнефть» җитәкчесе баррельнең 40 долларга төшү мөмкинлеген дә күздә тотулары, тик нәрсә генә булса да, хезмәт хакын кисмәячәкләре хакында да сөйләгән иде. "2014 елның августында, түбән разрядлы хезмәткәрләрнең эш хакын уртача 22,5 процентка күтәрдек. Моннан тыш, ипотека һ.б. кредитларны, бала тугач күрсәтелә торган ярдәмне дә күздә тотып, "Татнефть»нең үз рациональ куллану кәрҗинен булдырдык. Ул 28 мең сум тәшкил итә", - дип әйтеп үтте Наил Өлфәтович. Димәк, бу Компаниядә эшләүчеләр, шул исәптән, безнең Түбән Камадагы шин җитештерүчеләр дә ул яктан тыныч була алалар.

Журналистларның Евросоюз илләре Россиягә карата куллана торган санкциянең "Татнефть» эшчәнлегенә тәэсиренә кагылышлы сорауларына җавап йөзеннән, ул чараның "Татнефть»кә турыдан-туры йогынтысы сизелмәвен, ә менә "ТАНЕКО" комплексында кокс җитештерү производствосын сафка бастыруның гына бераз тоткарлануын әйтеп үтте. Бу производство өчен җайланма-җиһаз эшли торган фирма әлеге санкциягә дучар булганлыктан, ул хәлдән чыгу юлын эзләп табуга беркадәр вакыт сарыф ителсә дә, иң мөһиме, проблема хәл ителгән.

"ТАНЕКО"да яңа ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын да сафка бастырырга ниятлиләр. Инде аны проектлау эшенә керешелгән. Ул җайланма эшли башлагач, дәүләтебез ел саен өстәмә рәвештә 71 миллиард сумлап эчке тулай продукция (ВВП) алачак. Н.Маганов искәрткәнчә, проектлаудан һәм төзелештән башлап, объектларны җайланма-җиһазлар белән тәэмин итүгә кадәр - барысын да үзебезнең Россия белгечләре, шул исәптән, бу Компаниянең үзенекеләр дә башкарачак. Күргәнегезчә, "ТАНЕКО"ның илкүләм стратегик әһәмияте зур. Ул үзенең җитештерү күләмен арттыра барган саен, төбәгебез мохитенә мөмкин кадәр саграк карау зарурлыгы да күз уңында тотылыр дип өметләнәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: