Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Капремонт һичшиксез кирәк

Соңгы вакытта кешеләр арасында да, матбугатта да еш кына медицина хезмәткәрләренең эшенә тәнкыйть сүзләре әйтүчеләр күренгәли. Кешеләр төрле булган кебек, аларда да кимчелекләр бардыр инде. Мин Түбән Каманың 3нче дәваханәсенең урология бүлегендә операция кичереп, табиблар һәм шәфкать туташларының үз эшләренә бирелеп, җаннары-тәннәре белән авыруларга хезмәт итүләрен үз күзләрем белән күргәч,...

Соңгы вакытта кешеләр арасында да, матбугатта да еш кына медицина хезмәткәрләренең эшенә тәнкыйть сүзләре әйтүчеләр күренгәли. Кешеләр төрле булган кебек, аларда да кимчелекләр бардыр инде. Мин Түбән Каманың 3нче дәваханәсенең урология бүлегендә операция кичереп, табиблар һәм шәфкать туташларының үз эшләренә бирелеп, җаннары-тәннәре белән авыруларга хезмәт итүләрен үз күзләрем белән күргәч, аларга карата уңай фикер туды.
Хәзерге көндә урология бүлегендә югары категорияле табиб-хирург Рәсим Мотыйгуллин җитәкчелегендә 4 табиб - Татарстанның югары категорияле мактаулы табиб-хирургы Рафаэль Галиев, югары категорияле табиблар Олег Шварев, Равил Әхмәтшин, уролог Илдар Бишев һәм 9 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Алар эшләрен яратып башкаралар, авыруларны якты йөз һәм җылы сүзләре белән дә сәламәтләндерәләр.
Мин 2013 елда урология бүлегендә ятып чыккан идем инде. Ул вакытта операциядән баш тартып, табибларга рәхмәтемне әйтеп, өй шартларында дәваландым. Шул елның 18 сентябрендә «Ваша газета»га «Отделение требует капремонта» дигән язма да бастырдым әле. Җитәкчеләргә дә хат яздым. Аннан соң 3 ел вакыт узган. Дөрес, ремонт ясаганнар, тик ямаулык формасында: тегендә - бар, монда - юк, дигәндәй... Бәдрәф - ташландык хәлдә, тәрәзә рамнары - чергән, төнлә җил-давыл чыккач, авырулар һәм медицина хезмәткәрләре уянып, аларны баулар белән бәйләп йөрделәр хәтта.
Биредә хезмәт куючы урология хезмәткәрләренә рәхмәт инде! Алар - энтузиастлар, патриотлар - эшлиләр, тырышалар.
Мин: «Чиновникларның, җитәкчеләрнең авырып монда эләккәннәре юкмы икән», дип тә уйлап куям кайчак. Шуңа күрә, биредәге табибларның хәлен белмиләрдер. Шулай да өметебезне өзмик әле, акча табып, урология бүлегенә дә капиталь ремонт уздырып, барыбызны сөендерерләр, дип ышаныйк.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев