Туган як

Камилә Кытайдан кайтты

Безнең "Туган як" газетасын укучы ярдәмчел һәм олы йөрәкле кешеләрнең хәйрия ярдәме белән, биш яшьлек Камилә бу юлы да Кытайга дәваланырга барып кайтты. Аның әнисе Динә, редакциягә килеп, үзләренә булышучыларның һәммәсенә рәхмәт җиткерүебезне үтенде һәм шул сәфәр хакында сөйләде. Мәскәүдән аларны Кытайга алып очачак "Трансаэро" компаниясе самолеты урынына икенче авиакомпания...

Безнең "Туган як" газетасын укучы ярдәмчел һәм олы йөрәкле кешеләрнең хәйрия ярдәме белән, биш яшьлек Камилә бу юлы да Кытайга дәваланырга барып кайтты. Аның әнисе Динә, редакциягә килеп, үзләренә булышучыларның һәммәсенә рәхмәт җиткерүебезне үтенде һәм шул сәфәр хакында сөйләде.

Мәскәүдән аларны Кытайга алып очачак "Трансаэро" компаниясе самолеты урынына икенче авиакомпания самолетын билгеләгәннәр. Шуны сылтау итеп, пассажирларга, шул исәптән, Динә белән Камиләгә дә кабат билет алырга кушканнар. Һәр тиене исәптә булган Динәнең "ЮТЭР" авиакомпаниясе җитәкчелегенә үтенеч язудан башка чарасы калмаган. Өч бала үстерүче бу ана үзенең ялга барырга җыенмавын, авыру кызын Кытайда дәвалау өчен дә әле акчаны ике ел буе халыктан җыюын аңлатып яза. Динәнең хәленә кереп, ике авиакомпания үзара сөйләшенеп, өстәмә рәвештә тагын акча каермыйча гына, аларны Кытайга оча торган6 самолетка утырталар. Барганда ук, ничек кайтырбыз икән дип борчыла Динә. Чөнки дәва курсы үтү өчен тиешле 410 мең сум акчаны акчаны, тулысынча, Кытайның Пекин шәһәрендәге "Личао" дәүләт клиникасына күчереп куйган була. Бару-кайту чыгымы булган 55 мең сумга да авиа билетлар алып куелган. Ә ашау өчен, Кытайда торган вакытка җитәрлек итеп, үзе белән карабодай, тары, солы ярмасы ала ул.

Кытайда бер стакан сөт 20 сум тора. Бер алагын икешәр атна саклана икән. 2-3 помидорны 20 сумга алырга була. "Казахлар булды бу юлы. Бер хатын үзе белән 30 кг ашамлык алып килгән. Минем кебек алар иписез, итсез яши алмыйлар", ди Динә.

Авыру Камиләгә быел ураза вакытында 89 мең сум җыелды, узган 2014 елдагы Корбан бәйрәмендә 50 мең сум кергән иде. Боларны редакция хезмәткәрләре барында, махсус тартманы ачып, Динә үзе алды. Бергәләп санап, шул хакта акт та төзелгән.

"Мәчеттән өебезгә килеп, Мәдинә апа безне дингә өйрәтә. Шул Мәдинә апа мәчеттә, әгәр фитр садакасы бирер кешегез булмаса, кечкенә Камилә бар бит, дип әйткән. Шул сүздән соң, Фәридә исемле бер апа шалтыратты. Кытайга дәваланырга барыр өчен күпме акча җитмәгәнен сорады. Безгә 150 мең сум кирәк иде, мин шул сумманы әйттем. Ә ул 200 мең сум акча бирде. Бик гади, кечкенә генә буйлы, бик җитез мөслимә. Мәчеткә укырга да йөри. Мәчеткә барып таныштым аның белән. Үз гомеремдә беренче мәртәбә күргән кеше, бай да түгел үзләре. Бәлки, еллар буе җыйган акчасын биргәндер, кем белә", - дип, бик тә кыенсынып һәм рәхмәт белән сөйләп торды Динә.

Акча белән баш әйләнеп, Камиләнең хәле турында сөйләмәдем бит әле. Мускулларының киеренкелеген бетереп, сыгылмалылыгын арттыру, аяк-кулларын турылау өчен, Камиләгә апрельдә ясаган операция ясаган булганнар. Операциядән соң, Чаллыга барып, берсендә - 32 мең сум, икенчесендә 35 мең сум түләп, реабилитация узганнар.

Ә инде бу юлы Кытайда дәва курсы узып кайткач, моңа кадәр беркайчан булмаганча, Камилә утырган урыныннан үзе торып баса. Аркасын туры тотып, кызының үзе торып басар көн турында Динә күпме хыйлланган иде инде. Үзенә йөрү өчен көйләнгән махсус җайланмага да кееш ярдәменнән башка гына утырмакчы була. Элекке кебек, аерым сүзләр генә әйтми, үзенең уен тулы җөмләләр белән җиткерә. Кытайда чакта да, процедура авырттыргыч булганда, "әни, аз-аз гына түзәм дә, аннан, өйгә кайтабыз", дип күз яше бите буйлап тәгәрәүче әнисен юата торган булган. Әле биредә дә, әбисен, "мин йөриячәкмен, син башка еламассың", дип тынычландыра икән бу сабый. Кытайда, дәва барышында бар балалар да тыныч кына утыра, ди. Бары тик Камилә генә, "дөрес эшләмисең, алай түгел, менә болай кирәк", дип, һәр балага катнашып, һәрберсен өйрәтеп утырган. Тәнендәге аерым нокталарга тәэсир иткеч энәләр куючы табибларны да: "Бестолковыйлар. Барыгыз да туйдырдыгыз. Мин сезнең белән башка уйнамаячакмын", дип орышып бетергән. Авырткач, нишләсен соң, сабый?! Энә куйганда бик авырткач, табиблар үзләре дә, "кычкырсын, авыртуы азрак сизелер", дип тынычландырганнар.

"Туган як", "Догалы өй" аша белеп, өйләренә акча китерүчеләр дә булган. "Кайсыдыр авылдан, үзенең кем икәнен дә әйтмәүче чал чәчле бер абзый, я 1000 сум, якм 3000 сум калдырды, - ди Динә. - Уразаның соңгы көннәрендә өйгә күп китерделәр. Мәчеттән Гаҗилә апа Кытайга беренче барганда 11 мең сум җыеп биргән иде Коръән ашыннан. Соңгы баруыбызда 8 мең китерде. Кайбер әбиләр үзләре үк шалтыратты. Күбесенә, рәхмәт, кирәкми, без дәваланырга барып кайтырга җитәрлек акча җыйдык инде дип әйттем. Артыгы кирәкми. Безгә булышкан игелекле кешеләр ярдәмендә, Аллаһы Камиләмне аякка ныклап бастырса, йөрәгем тынычланыр иде".

Динә кызы белән Кытайда чакта, 41нче логопед бакчасының хәзерлек төркеменә йөрүче 6 яшьлек Эмильне һәм шул ук бакчада тәрбияләнүче 5 яшьлек Данилне өч атна буе каенанасы Әнвәдә белән каентасы Зәет караганнар. Ике атнасын - чираттагы ялын алып Лениногорскидан килгән әнисе Гөлчәчәк карап торган. Малайларның икесен дә әбисе-бабасы каратэ түгәргенә йөртәләр икән. Балаларының әтиләре яклап әби-бабаен да, күршеләрендә яшәүче Ландыш белән Алмазны да мактап туя алмый Динә. Үзенең дә өч баласы булган Алмаз 7нче мәктәптә каратэ түгәрәге алып бара, Динәнең уллары түгәрәккә йөргән өчен, хәтта акча да алмый икән. Гомумән, мохтаҗларның берсеннән дә акча аламучы бу тренерны да, аның хатынын да үз йортларында яшәүчеләр ярдәмчел күршеләр буларак беләләр, ихтирам итәләр.

Каенана белән каенатасына аеруча рәхмзтле Динә. "Экология-биология үзәгендәге махсус хәзерлек курсына йөртәләр. Әбиләре ике ел чират көтте анда йөртү өчен. Бабайлары продукт ташый. Акчасын да биреп торалар. Кием кирәк булса да, әйт кенә, алып бирәбез, диләр. Үз бакчаларында үскән яшелчәне дә китереп кенә торалар", - ди Динә.

Камиләнең "Надежда" реабилитация үзәгенә йөрүен дә әйтмәдек бит әле. Камилә анда да ияләшеп җиткән инде. Физкабинеттагы Рамиилә апасы да, парафин куючы Гүзәл апалары да барысын да үз балалары кебек яратып карыйлар. Гомумән, җитәкчеләре Нина Бухановадан башлап, "Надежда" үзәгендәгеләрнең барысы да кеше хәленә керә белүче, шәфкатьле җаннар.

Бүгенге катлаулы заманда авыру сабый хәленә кереп, ярдәм кулы сузган кешеләрнең барысына да рәхмәтле Динә. Камиләнең һәм аның кебек авыру сабыйларның бер сүзен ишетү, бер елмаюын күрү өчен дә, аналары үз йөрәкләрен ярып бирергә әзер булганда, җир йөзендә ярдәм кулы сузар изге җаннар бетмәс әле...

Фирая МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: