Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Каешларны ныграк кысыйк

Әле кайчан гына шикәр комына һәм үсемлек маена бәяләр артуы турында язып чыккан идек. Әллә Яңа ел җиткәнгәме, әллә башка сәбәп беләнме, кибетләрдә башка товарларга да бәяләр сизелерлек өскә таба “үрмәләде”.

Чират бу юлы онга, тутырмага, сырга, каймакка, кондитерлык эшләнмәләренә һәм ярмаларга җитте. Бәяләр сатып алучыларны да, сатучыларны да борчый.

– Бөтен азык-төлек товарлары хакы артты. Бәяләр көн саен диярлек үзгәрә. Кешеләр тавышлана, ә миңа нишләргә? – дип зарланды кибет хуҗасы Марат Шәпиев.

Сатып алучылар белән сөйләштек. Кемдер бәяләр артканын күргән, кемдер игътибар да итмәгән. Зарланучыларның күбесе – пенсионерлар.

– Аны-моны күрмәдем, товар хакларын чагыштыра торган гадәтем юк, – ди Люция Вафина.

– Пенсиям бик зур булмагач, чагыштырырга туры килә. Бүген сатып алырга җыенган азык-төлек товарларының кайберләрен, кыйммәтләнү сәбәпле, алмаска булдым. Бәлки бер-ике көннән бәясе төшәр, көтим әле, – дип уфтанып куйды Әминә апа Зарипова.

– Тормыш санарга өйрәтә ул. Йомырка, каймак, тутырма хаклары сизелерлек арткан. Хөкүмәт кая карый? – дип зарлана Рифнур абый Закиров. 

Сүз уңаеннан, бәяләрнең артуы турында Россия Президенты Владимир Путинга да җиткергәннәр. Ул хакларны тикшерергә һәм мәсьәләне бер атна эчендә хәл итәргә күрсәтмә биргән.

Шәһәр прокуратурасы вәкилләре сәүдә һәм кулланучылар хезмәтләре бүлеге белгечләре белән берлектә Түбән Кама кибетләренә чыгып, азык-төлек бәяләрен тикшергәннәр. Белгечләр “Пятерочка”, “Хыял”, “Яшьлек” кибетләренә кергәннәр.

 Прокурорның өлкән ярдәмчесе Михаил Карабашин әйтүенчә, прокуратура бәяләр мәсьәләсен гел күзәтү астында тота. Көн саен беренче дәрәҗәдәге кирәкле 24 товар хаклары тикшерелә.

– Без бәяләрне атна саен сишәмбе көнне тикшереп, мәгълүматны ТР Сәнәгать министрлыгына җибәрәбез. Анализ ясалгач, ул республика Президенты Аппаратына тапшырыла. Бүгенге көндә бәяләр әкренләп арта, бу гадәти хәл, – дип аңлата кулланучылар хезмәтләре бүлегенең баш белгече Ольга Телицына.

Белгеч белдерүенчә, бәяләр бары тик үсемлек маена һәм шикәр комына кисәк арткан. Монысы Кубаньда булган корылыкка бәйле, диләр. Гаҗәп, үзебезнең Зәй шикәр заводы булгач, Кубань корылыгы безгә ничек тәэсир итә икән? “Бәяләр төшәрме?” дигән сорауга белгечләр җавап бирүдән баш тарттылар. 

Лилия Заһретдинова

Фото:https://ntr-24.ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X