Туган як

Каеннарны да, юкәләрне дә кыралар

Без, берни укырга да, белергә дә теләмәгән надан халык буларак, дистәдән артык заводларыбыздан көн дә безгә «бонус» буларак җибәрелә торган тугыз тонна газны сулап яшәсәк тә ярый. Менделеев таблицасындагы барлык элементлардан торган ул газларның зарары беребезне дә борчымый. Хәер, безнең үз сәламәтлегебез өчен борчылуыбыз беркемгә дә кирәк түгел, бигрәк тә...

Без, берни укырга да, белергә дә теләмәгән надан халык буларак, дистәдән артык заводларыбыздан көн дә безгә «бонус» буларак җибәрелә торган тугыз тонна газны сулап яшәсәк тә ярый. Менделеев таблицасындагы барлык элементлардан торган ул газларның зарары беребезне дә борчымый. Хәер, безнең үз сәламәтлегебез өчен борчылуыбыз беркемгә дә кирәк түгел, бигрәк тә зур түрәләргә.
Алар өчен бу шәһәрне яшеллеккә күмгән, кислород чыгарып, бөтен пычракны, заводлардан чыга торган зарарлы газларны, йөзләрчә мең машиналардан тарала торган «выхлопной» газны үзләренә җыеп утыручы агачлар, куаклар бетенләй булмаса да, зыянсыз. Аларга артык эш булмас иде. Аларга гына түгел, чүпрәк башлы кайбер акылсыз, надан кешеләр өчен дә ул агачларның үсеп утыруы комачаулык тудыра - тәрәзәләрен томалый, кояшны каплый, Алла сакласын, кыштыр-мыштыр килеп атлаганда, өсләренә авулары дә бар.
Шул наданнарча фиер йөртсәк, Совет заманында, химия заводлары белән бер үк вакытта бу шәһәрне төзеттергән Лемаевны да ачуланыйк инде урам тутырып агач-куаклар утырттырганы өчен. Ул чагында бит әле ике генә завод төзелеше барган һәм, берочтан, халыкка бушлай йортлар да җиткереп, күп итеп топольләр (химия шәһәре өчен үпкә ролен үти торган) һ.б. агачлар утырттырганнар. Демократия башбаштак-
лыгы елларында урамнарда юл буйлап сузылган шул тәбәнәк куакларны кистереп бетерделәр. Халыкның битарафлыгын күреп, тора-бара, чират зур агачларга да җитте.
Бәхәсләшмим, бәлки, Мәскәү, Петербургта һәм түрәләребез вакыт-вакыт ял итә торган чит илләрдәге шәһәрләрдә урамнарны ярымкисек агачлар бизидер. Бәлки, ул бик тә модныйдыр, заманчадыр. Әмма, чит илгә ияреп, мода артыннан куганчы, иң элек, шәһәреңнең химия предприятиеләреннән чыгарыла торган зәһәр газга тончыгып утыруын, халыкның башы чирдән чыкмавын уйларга кирәк. Безнең Түбән Кама урамнарында, йортлар яннарында соңгы елларда модада булган яшелләндерү кампаниясе барышында меңнәрчә төп утыртылып та, күкрәп үсеп киткән ничә йөз агач бар икән? Аның исәбен кем алып бара да, шул кампания барышында әрәм-шәрәм ителгән чыгымны кем исәпли?! Ә менә агачларны кыру кампаниясенең ел буе туктап торганы юк.
Ул яктан, хәзерге вакытта бу эш өчен җаваплы җитәкчеләребез бигрәк булдыклы инде - картаеп аңгырага әйләнгән безнең ишеләрдән бер шикаять килүгә үк, бөтен шәһәр буйлап агачларны тунап-кырып бетерәләр. Хәбәр итүче генә булсын, шунда ук пычкы-балтаны кулларына алып, агачларны тураклап бетерәләр. Әнә шундыйларның шикаяте буенча, безнең Химиклар урамындагы 94нче йорт ишегалдында үсеп утырган агачларны да кисеп киттеләр. Тугыз катлы йорт биеклеге үскән ап-ак каенның очында 2-3 кенә ботак калдырып, аны да тунадылар, подъездыбыз каршында үсеп утырган бик матур юкәне дә кисеп аттылар. Көнчыгыш якта кояш сәгать өчләргә тикле балкып торса да, күршеләр шатлыктан сикергәннәрдер инде, шул агачларны кискәнгә. Хәзер тәрәзәләре төньякка караган күршеләребез каршында да өй биеклеге каеннар һ.б. үсәләр. Аларның да башларына «тай типкән» булса, йортлар идарәсенә язып, шул берничә агачтан да колак кагуыбыз бар.
Әллә инде Түбән Кама халкы өстендә тәҗрибә уздыралармы икән, дип тә шиккә калырлык. Булмас димә, булыр да, үзәнлектә утырган шәһәрнең тау башына, урманнарны кыра-кыра, химия белән бәйле заводларны тезеп чыктылар, көн саен яңа производство төзи торалар. Ә халык, чебендәй кырыласы урында, һаман да яшәп азаплана. Тәҗрибә тычканнары өчен безнең халыктан да кулайрак материал була аламы соң?!
Лира ГАБИТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: