Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Каберлекләрне кем карар?

Быелгы җәйне озак көтеп алдык. Яңгырлар да читләтеп үтмәде, эссе көннәр дә, хәтта 30 градустан узып, канәгатьләндерде кебек яшь җилкенчәкләрне. Өлкән яшьтәге кешеләргә табиб ярдәме дә кирәк булды хәтта. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән әйтем бик кадерле булып яши халыкта. Исән адәм үзен яклап, кимсетергә ирек куймас. Әмма...

Быелгы җәйне озак көтеп алдык. Яңгырлар да читләтеп үтмәде, эссе көннәр дә, хәтта 30 градустан узып, канәгатьләндерде кебек яшь җилкенчәкләрне. Өлкән яшьтәге кешеләргә табиб ярдәме дә кирәк булды хәтта.
«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән әйтем бик кадерле булып яши халыкта. Исән адәм үзен яклап, кимсетергә ирек куймас. Әмма үлгәне... Үземне борчыган хәл турында язарга булдым әле.
Быел яңгырлар бик күп булу сәбәпледер, үләннәр искиткеч зур тизлек белән котырып үсте. Кешедән ярдәм көтепме, әллә, мин сездән дә уздырам дипме, кеше кулы җитмәгән, аягы кермәгән урыннарга үтеп кергесез буллып үстеләр бит!..
Менә җәйнең бер көнендә улым белән бергә иремнең каберенә барып, чистартып, чәчәкләр куеп кайтырга җыендык. Каберләр өстендәге «урман»ны күреп, хуштан язарлык булдык. Еш барып чистартып торганга, безнең кадерлебезнең өсте ялт итеп тора, ә менә янәшәбездә дә, гомумән барлык каберләр өстендә кара урманга охшаган күренеш мине бик борчыды. Белгән кешеләребезнең каберләрен эзләп табарлык түгел иде. Югыйсә, бу урыннарны карап торучы, моның өчен акчасын алучы җаваплы кешеләр дә бар кебек. Бөтен кеше дә бирегә еш килә алмый шул, бигрәк тә якыннары күптәннән күмелгән яки үзләре дә кеше ярдәменә мохтаҗ булган карт-корылар.
Быелгы җәй сынау җәе булды бугай. Янәшә-тирәбездә янгын чыгу куркынычын ишетеп яки телевизордан күреп, «аһ» итәбез бит. Берәү тәмәке көйрәтеп, саксыз гына төпчеген ташлап узса, аннан «гөлт» итеп кабынган ялкын шул корыган билчән урманын ялмап алачак. Мин тасвирлаган хәлне аңлаучылар нәтиҗә ясый алырлар. Бу фикерем тиешле кешеләр колагына «кыңгырау» булып барып җитәр дип өметләнеп калам.
Анастасия УСАЧЕВА,
хезмәт ветераны.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев