Туган як

Изгелекләре үзләренә кайтсын

Арабызда яшәүче асыл затлар турында язарга яратам. Чөнки халык андый кешеләр турында белергә тиеш дип саныйм. Менә бу ике ханым моңа бик тә лаек. Алар икесе дә бер елда туганнар, язмышлары, хәтта холыклары охшаш. Һәрвакыт мөлаем, ягымлы, авырлыкларга бирешми яшиләр.

Нәфисә апа Нәфыйкова 1948 елның 5 декабрендә Югары Чаллы авылында Кәшифә һәм Салих Садыйковлар гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк тырыш кыз булып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама шәһәренең медицина училищесына укырга керә. Анда уку җиңел бирелә. «Кайчак елмайган өчен дә бишле куйдылар», – дип шаярта Нәфисә апа. Диплом алгач, шәһәрдә хастаханәдә эшли. Озак та үтми, сөйгән ярын очрата. Очрата дип... «Сухраудан кайтканда «попутный»га утырырга туры килде. Йөртүче егет миңа карый, ә мин аңа. Икебез дә сүзсез барабыз, кызарып беттем», – дип искә ала ул. Икенче көнне Гыйлемханга  (егетнең исеме шулай икән)  димләп тә куйганнар. Бергә яшәүләренә 45 ел тулды. 
1974 елда Трудовой бистәсенә күчеп китәләр. Шунда фельдшер булып лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя ул. Ак халатлы Нәфисә апаның күңеле дә пакь, шуңа күрә авыл халкы аны бик ярата. Ә өйдә каената белән каенана бар, аларга да ярарга кирәк. Уңган, сөйкемле, шәфкатьле булгангадыр, гаиләсендә тәртип һәм ихтирам аңа. Ире белән ике ул, бер кыз үстереп, югары белем бирәләр. Өчесе дә югары урында эшли. Хәзер әби-бабай алты оныкларына куанып яши.
Язасы ханымнарның икенчесе – Олы Аты авылында туып үскән Люба түти Туктамышова. Ул Нәфисә апа белән бер көндә туган. Әнисенең бердәнбер баласы булып, әтисез үскән. Әнисе Маруч түти кызга күрше авыл егете Габденурның гашыйк булганын сизеп ала һәм керәшен егетенә димли. Әмма Габденур югалып калмый, Любаны төнлә урлап китә. Ире белән матур яшиләр, былтыр алтын туйларын билгеләп үттеләр. Дүрт кыз һәм бер ул үстерделәр, оныклары, торыклары бар. Балалары «әнкәй» дип өзелеп тора. Авыл халкы аны хөрмәтләп «безнен Люция» дип йөртә. Гаилә ике якны да ихтирам итеп яши, вафат булганнарны гореф-гадәтләргә туры китереп озаталар. Люция апа Олы Атыга еш килә, керәшен бәйрәмнәренә, Сабантуйга  бүләкләр алып килә, олы яшьтәге әбиләргә хәер өләшә. 
Бу 70 яшьлек ике апаны  мин кызларга, киленнәргә үрнәк итеп куяр идем. Алар икесе дә каенаналарын: «Мине күп нәрсәгә өйрәтте. Улын ачуланды, мине яклады», – дигән сүзләр белән искә алалар. Изге күңелле бу ханымнарга сәламәтлек телим, эшләгән яхшылыклары үзләренә кайтсын иде. 
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы. 
Фотолар Л. Туктамышева һәм Н. Нәфыйкованың шәхси архивларыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: