Туган як

Җитте минем башыма...

"...Әй, машина, машина, җиттең минем башыма..." Бу шаян җыр юллары соңгы елларда туры мәгънәсендә яңгырый кебек. Чөнки юлларда аварияләр саны һәм аларда үлүчеләр саны артканнан-арта бара. Әгәр юл кырыйларына кабер ташлары куюны тыймасалар, безнең ил күптән зур бер каберлеккә әйләнгән булыр иде. Россия Европа илләре арасында юл һәлакәтләре буенча беренче...

"...Әй, машина, машина, җиттең минем башыма..."

Бу шаян җыр юллары соңгы елларда туры мәгънәсендә яңгырый кебек. Чөнки юлларда аварияләр саны һәм аларда үлүчеләр саны артканнан-арта бара. Әгәр юл кырыйларына кабер ташлары куюны тыймасалар, безнең ил күптән зур бер каберлеккә әйләнгән булыр иде.

Россия Европа илләре арасында юл һәлакәтләре буенча беренче урында тора. Чагыштыру өчен, 1993 елда илебез юлларында 178 651 авария булса, узган ел аларның саны 204 068гә җиткән (статистикада кеше сәламәтлегенә зыян килгән очраклар гына исәпләнә, әле машиналарның бәрелү-сыдырылулары күпмедер). Аварияләрнең сәбәпләре - начар юллар, тизлек режимын бозу, исерек хәлдә рульгә утыру һ.б.

Кемдер юллардагы аварияләр санын машиналар арту белән бәйләргә теләсә дә, монысы бик үк дөреслеккә туры килмидер. Әнә бит, кеше башына бездәгегә караганда күбрәк машина туры килгән Чехиядә, Нидерландта аварияләр һәм аларда үлүчеләр саны 2 һәм 5 мәртәбә азрак. Дөрес, Россия юлларындагы автохамнар башка бер илдә дә юктыр, "текә" машиналарга утырганнарның башкалар белән исәпләшмәве аварияләр санын күпкә арттыра.

Исерек машина йөртүчеләр санының елдан-ел артуы да аяныч күренеш. Боларына штраф бәясен арттыру да ярдәм итмәде, эчәләр, чабалар, авария урыныннан качып китәләр.

Юлдагы аварияләр саны артуга, тәҗрибәсез машина йөртүчеләрнең артуы да сәбәпчедер. "Права" бирүче курслар елдан-ел күбрәк ачыла барып, 3-4 ай саен күпме "водитель"ләрне штамплап чыгара торалар. Бу курсларда машина йөртергә өйрәнеп булмый. Моның өчен я өстәмә түләп инструктор ялларга, я берәр танышың яки туганың белән өйрәнергә кала. Икенчесе шактый шикләндерә, чөнки ГАИ хезмәткәрләре тота калса, машинаны штраф стоянкасына озаталар, ә хуҗасына "права"сыз кешегә машина рулен тоттырганы өчен саллы гына штраф чәпиләр.

Үзегез уйлап карагыз, компьютерга юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшыру өчен 60-70 сәгать каралса, машина йөртергә өйрәнү өчен 30 сәгать чамасы. (Бу елның февралендә гамәлгә кергән кагыйдәләр буенча 104 һәм 56 сәгать бугай). Машина йөртергә ныклап өйрәнәм дисәң, бу гына бик аз. Әле шушы сәгатьләрне инструкторлар да "урлый". Билгеләнгән вакытка инструктор янына киләсең, тик ул әле синең вакытың җитте дип кузгалып китәргә ашыкмый, кем беләндер сөйләшүен дәвам итә, тәмәке тартып алырга мөмкин. Моңа инструкторларның дорфалыгын да өстәргә кирәк. Сүз дә юк, көне буе тәҗрибәсез курсантлар белән йөреп алар арыйлардыр, тик нишлисең, эшегез шул булгач, йөрисез инде.

Мин "права" алырга укып йөргәндә шунысына шаккаттым: "вождение»нең беренче сәгатендә үк инструктор "поехали" дип пассажир урынына керде дә утырды. Аңлату-күрсәтү дигән нәрсә юк, бәлки мин ишекнең кайсы якка ачылганын да белми торганмындыр. Идәндә нинди 3 педаль, машинаны ничек кабызасы, ничек кузгалып китәсе - шайтан белсен. "Поехали" булырлык булса, кеше фәлән сум акча түләп, укырга кереп торамы инде? Кыскасы, Кама тирәсендәге кемдер тарафыннан ясалган автодромда, минем кебек "чәйнек"ләр белән өйрәнергә туры килде.

Менә шундый хәлләр. Юллар машиналылар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бердәй куркыныч була бара. Юл йөрү кагыйдәләрен белүеңә таянам дип ышанырга түгел, ә ситуациягә карап һәм өч "Д" принцибына нигезләнеп (Дай дорогу дураку) йөрергә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: