Туган як

Итсез яши алабызмы?

Элек авыл кешесе авыз тутырып ит ашады. Татар халкының һәр милли ризыгы ит белән бит. Өчпочмак, манты, тутырма, бәлеш... Ә соңгы елларда итнең зыяны турында күбрәк сөйли башладылар әле.

Шулай инде, авыз тутырып ит ашарлык акча җитмәгәч, теге мәгълүм мәсәлдәге «йөзем әле өлгермәгән», дип киткән төлке кебек, зыяны турында гына сөйләргә кала. Авылда гомер буе көн саен итле аш пешереп, тәлинкә тутырып ит ашаган һәм 85-90га кадәр яшәгән әби-бабайлар, итнең зыянлы икәнен дә белмичә үлеп киткәннәр, бичаралар! Көзен казлар суйгач, терсәкләреннән майлар агыза-агыза каз мае белән коймак майлыйлар иде. Ә хәзер аннан да зыянлы нәрсә юк имеш. Каз мае белән майлаган коймакның тәмен башка берни белән дә алыштырып булмый. Борынгы бабаларыбыз да, нигәдер үлән генә ашап тормыйча, бергәләшеп мамонт артыннан чапкан.
Ә чынлап та, ит ашау зыянлымы соң? Гади кешеләрнең дә, укымышлы затларның да фикерләре төрле. Ит ашау яклы табиблар, аны энергия чыганагы дип, ашарга кушалар. Чөнки организм өчен кирәкле аксым, углеводлар, тимер, В12, А, Е, Д витаминнары иттә бик күп.
Итнең иң күп зыяны бәясендәдер инде. Бер кило ит 300 сумнан артык тора.
Икенче зыяны – антибиотиклар куллануда. Терлекләренең үсешен тизләтү һәм төрле чирләрдән саклау өчен, кирәксә-кирәкмәсә дә сәламәт хайваннар азыгына антибиотиклар өстиләр. Ә бу инде безнең организм өчен кирәгеннән артык. Әле соңгы вакытларда ГМОлы (геннары үзгәртелгән) иттән әзерләнгән ризыклар күбәйде.
Ит яратучылар чиста, зарарсыз ит алам дисә – үзегез белгән шәхси хуҗалыктан алу иң яхшысы. Ә колбаса кебек ит продуктларын алганда саклану срогына игътибар итегез. Саклану срогы озын булса, анда дарулар күп кертелгән дигән сүз. Онытмагыз: иң күп препаратлар - кош итендә, ә иң азы - сыер итендә була. Ә таныш булмаган кешеләрдән ит алсагыз, озаграк пешерегез. Ит озаграк кайнаган саен антибиотик кебек препаратлардан күбрәк арына икән. Әле мин үземнең күзәтүләрдән чыгып, шундый нәтиҗәгә килдем, ит яраткан кеше усал була. Белмим нигәдер?
Гел ит белән генә туклану диеталары да организм өчен зыянлы. Нәрсә диим? Ит турында күп укыдым да, һәр нәрсәдә чама хисен онытмау кирәк икән дигән нәтиҗә ясадым.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: