Туган як

Иске Яңа ел хатирәләре

Их, шәп заманда яшибез хәзер! Шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре узды, өстәлләр сыгылып торды. Кайберәүләрнең запаслары иске Яңа елны үткәрергә дә калды әле. Тик сүзем бары Рәсәйдә генә үткәрелә торган 13 гыйнвар турында түгел. Ә элеккеге «Сәвит» чорында, чынлап та, зурлап билгеләп үтелгән бәйрәмнәр турында.

Ничек көтеп ала идек без ул чакта Яңа елны! Чөнки ул вакытта авылларда шоколад конфетларны, груша-мандариннарны шәм белән эзләсәң дә табып булмый иде. Алтмышынчы еллар азагында мәктәптә Яңа ел бүләкләрен соры кәгазь пакет белән бирәләр иде. Тышлыгында яшел чыршы ясалган ул кечкенә капчыкны зур горурлык белән күтәреп кайта идек. Без 5 бала булгач, тәмле күчтәнәч өйгә шактый җыела... 
Үзебез дә бәйрәмгә ныклап әзерләнә идек. Чыршы бизәргә уенчыкларны үзебез ясыйбыз. Кәгазъ тасмалардан «чылбырлар», үзебез ясаган рәсемнәрне җепкә тагып тасма итеп өйнең стеналарын урап чыгабыз. Ялтыравыклы чәй кәгазеннән минем сеңлекәшләр «кар бөртекләре», Кар бабайлар, төрле хайван фигуралары кисәләр. Ә мин аларны картонга ябыштырып, чыршыга элә идем. Аннары шәһәрдән пыяла уенчыклар да алып кайткаладылар. Бигрәк тә пыяла трубкалардан ясалган «һава шары» һәм «парашют» истә калган. Шулай ук тимер кыстыргыч белән ылыс ботакларына беркетелә торган «космонавт», «кар кызы» уенчыклары бар иде. Соңрак лампочкалы кызыл йолдыз һәм гирляндалар пәйда булды. Тик беренче гирляндаларның лампочкалары бик тиз «янып» чыгалар иде. Мин 5 нче сыйныфта укыганда, әтидән рөхсәтсез кулга вольтметр алып, төзек булмаган лампаны эзләгәндә ток сугып, краваттан идәнгә егылып төшкән идем. Электр физикасы белән беренче мәртәбә якыннан танышуым шулай башланды... 
Үсә төшкәч, чыршы астына кечкенә уенчык йорт ясап, гирляндадан берәр лампочканы алып, шуның эченә тыгып куя башладым. Бәләкәй өй эчендә ут янгач, апа-сеңлекәшләрем һәм килгән кунаклар бик гаҗәпләнәләр иде.
Ә беләсезме, безнең мәктәптәге спортзал уртасында торган чыршының аерым бер үзенчәлеге булды: идәннән түшәмгә кадәр гирляндалар белән бизәлүдән тыш, чыршы... әйләнеп тә тора иде. Аңа электромотор җайланмасын физика укытучысы Фасыйм абый белән үзебез ясадык. Ә чыгарылыш елны (1976 ел)  чыршыга «цветомузыка»  көйләдек . 
Мәктәптә маскарад бәйгеләре дә бик күңелле оештырылды. Анда катнашучылар костюмнарны үзләре  ясыйлар һәм берәр концерт номеры әзерлиләр. Кайбер костюмны кайсы укучы кигәнлеген аеру да кыен була иде. Бер елны сыйныфташ дустым Назыйф белән мушкетерлар булып киендек. Мәктәпнең спорт залы складыннан хәтта шпагалар таптык! 
«Өч мушкетер» әсәреннән өзек күрсәттек. Дуэль вакытында, кызып китеп, бер-беребезгә шпагалар белән төртешеп тә алдык. Плащлар астында күкрәккә зур картонкалар бәйләгән идек... Ул көнне кызлар алдында безнең «авторитет» нык үсте.
Хәзерге балалар җеп-кайчы алып, чыршы уенчыклары, маскарад костюмнары ясап интекмиләр. Кибеттә бар нәрсә дә бар бит! Шуңа күрә әйбер кадере бетте хәзер. Ләкин чит илләрдә андый традицияләр югалмый. Киресенчә, анда үз кулың белән ясалган әйберләр (хэнд мэйд) кыйммәтлерәк санала. Бәлки безгә дә ул традицияләрне торгызырга кирәктер?
Фәрит ВАГЫЙЗОВ. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: