Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ишеткән генә бар

Безгә мәктәптә җыр укытучысының җыр турында сөйләгәндә: «Җыр халыкка танылсын өчен композитор, җырның сүзләрен язучы һәм башкаручы гына җитми. Әгәр алар бер ябык бүлмәдә өчәүләп үзләренең иҗат җимешләрен башкарып утырсалар, бу җырны белүче булмаячак. Аны тыңлаучы булырга тиеш», - дип аңлатканы исемдә калган. Моны нәрсәгә язаммы? Республика сайтларының берсендә «Ак...

Безгә мәктәптә җыр укытучысының җыр турында сөйләгәндә: «Җыр халыкка танылсын өчен композитор, җырның сүзләрен язучы һәм башкаручы гына җитми. Әгәр алар бер ябык бүлмәдә өчәүләп үзләренең иҗат җимешләрен башкарып утырсалар, бу җырны белүче булмаячак. Аны тыңлаучы булырга тиеш», - дип аңлатканы исемдә калган.
Моны нәрсәгә язаммы? Республика сайтларының берсендә «Ак калфак» оешмасы вәкилләре җыелып сөйләште, дигән мәгълүмат укыгач искә төште, бары шул гына. Бу хатын-кызлар оешмасы безнең шәһәрдә дә бар икән бит. Минем монда инде фәлән ел яшәсәм дә, бу хакта ишеткәнем юк иде. Аптырагач, мәктәп укытучыларыннан сорап карадым - иңнәрен генә сикертәләр. Ярар, боларының эшләре тыгыз, җәмәгать эшләре белән йөрергә вакытлары юктыр дип, өйдә эшсез ятучы пенсионер ханымнардан сорашып карыйм. «Белмибез», - диләр. Өлкән яшьтәгеләр өчен оештырылган җырбию төркемнәрен, өлкән буын университеты барлыгын һәм анда теләп йөрүләрен әйттеләр, ә «Ак калфак» турында ләммим. «Берегиня» клубы барлыгын беләм, ә тегесен ишеткән юк шул, гафу итәрсез. Бәлки ул берәр ябык клубтыр һәм анда бик сайлап кына кабул итәләрдер?
Нишлик соң инде, ярар, башка барыр җир табарбыз. Хәзер бит бар нәрсәне белүче Интернет бар, шуннан сорап карыйк. Әһә, тапты бу нәрсәдер! Сәүдә үзәге, дигән икән! Бераз казынгач, «Ак калфак» яшь әниләр клубы дигәнен тартып чыгарды. Мин ул яшьтән чыктым шул инде. Тик анда да соңгы язма август башында ук булган! Республика телевидениесеннән бер ханымның «... без хәзер милли тормышыбызны «Ак калфак»тан башка күз алдына да китерә алмыйбыз», дип сөйләгәнен ишеткән идем. Арттыра бераз гына... Менә яшим бит әле. Һәм минем кебек күпләр яши.
Сүземне йомгаклап шуны гына әйтәм, ачуланмагыз яме: бүгенге заманда эшеңне күрсәтеп, югарыга отчет язу гына аз, аны массаларга җиткерә белергә дә кирәк. Ә бу сездә аксый. Бигрәк тә тел мәсьәләсе бик күпләрне борчыган бу көннәрдә.
Бу язманы укыгач, бәлки «этнең күңеле - бер сөяк», чакырыйк булмаса бу ханымны да дип, мине берәр утырышларына дәшәрләр. Тик моның инде кызыгы калмады, шуңа күрә барып та тормыйм.
Дөрес, анда минем кирәгем дә шулкадәр генәдер. Тик «син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» - дигәндәй, бу дөньяда гади кешеләр дә кирәк бит. Кемдер печән салырга тиештер ләбаса?..
Илһамия ГАФФАРОВА.
рәсем prikolnye-kartinki.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев