Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ишек төбендә баш иеп

Быелның 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстанда гына түгел, Россиядә дә Халык санын алу башланды. Массакүләм мәгълүмат чаралары бу хакта язып, сөйләп, халыкны әлеге чарада актив катнашырга чакырды.

Бу чара берничә мәртәбә кичектерелеп, шушы вакытка күчерелде. Инде әллә кайчан, “Халык санын алуда кем  фатирлар буйлап йөрергә тели?”  дип чакырганда, әллә бәхетемә, әллә бәхетсезлегемә, мин дә ризалык биргән идем. Бәхетемә, әгәр шушы чарада катнашмасам, мин әле кайчан шәһәрдәшләремнең шулай тупас, усал һәм агрессив булганын белер идем. Бәхетсезлегемә, “бәлки ишек ачарлар” дип, бер фатир ишеген берничә мәртәбә шакып торганда, үзеңне  кимсенеп, хәер сорашучы теләнче кебек хис итәсең.

Әйе, кешеләрнең төрлесе бар икән шул. Кайберләре бу чараның мөһимлеген аңлап, бер шакуга – ишеген ача. Бар сорауларга да төгәл җавап биреп, рәхмәт әйтеп озатып кала. Бу категориягә тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән яшьтәге апа-абыйларыбыз керә.

Урта яшьтәгеләр, ишегенә уеп куелган”күз”дән генә карый да, ачмыйча, шыпырт кына китеп бара. Югыйсә, халык санын алучы контролерның махсус япмасы, таныклыгы һәм планшеты бар. Нигә куркалардыр – сәбәбе һич башыма барып җитми.  Катнашучыларны “атарга!” дип тә “асарга!” дип тә хөкем чыгармыйлар. Сораулары да авыр түгел, теләмәсәң, җавап бирми калдырырга да мөмкин. Сораштыруда документлар сорамыйлар, нәрсә әйтәсең, шуны язып баралар.

Әле тагын өченче төрдәге халык бар: болары бу дөньда килеп чыкмаган тормышыннан, акчасызлыгының һәм  уңышсызлыгының үчен ишек төбендә басып торучы контролердан алып, бар агуын аңа сибә. Ул аның үзе кебек үк түбәнкамалы икәнен, аңа кычкырганнан гына тормышы яхшырмаячагын аңлыйдыр да бәлки. Тик җае чыкканга сөенеп, зәһәрен чәчми калмый.

Аннан соң, “мин халык санын алуга ышанмыйм, анда дөрес язмыйлар” – дип сөйләнеп йөриләр. Соң, син ишегеңне ачып, сорауга җавап бирергә иренгәч яки курыккач, ул дөрес мәгълүмат каян килергә тиеш икән соң?..

Халык санын алу ун ел саен кабатлана. Киләсе чарада мин болай фатирлар булып йөриячәкменме? Юк әлбәттә! Ә халык санын алуда катнашачакмын. Чөнки мин милләтем язмышына, аның киләчәгенә битараф түгелмен.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев