Туган як

«Ирләрнең нигә кирәге бар?»

Институтны тәмамлаганга инде егерме елдан артык узды. Тик уку елында дуслашып калган без – биш кыз дуслыгы, әле дә дәвам итә.

Шулай туры килде инде, дүртебез – Түбән Камада, беребез – күрше Яр Чаллы шәһәрендә. Шунысын да әйтеп китим әле, бары тик беребез генә дипломдагы белгечлек буенча эшли. Калганнар, беребез сәүдә өлкәсендә үз эшен ачкан, беребез – заводта гади эшче, беребез – дизайнер. Үземне язып тормыйм. Ай саен җай табып, очрашмый калганыбыз юк. Сәбәп табылып тора,булмаса, үзебез эзләп табабыз.
Арада беребезнең, группабызның иң чибәр кызы булган Аниянең генә ире юк. Ул бик яшьли кияүгә чыкты да, тиз аерылды. Бердәнбер кызын ялгызы аякка бастырды, ир кисәге алимент түләп, кызының хәлен сорашып мәшәкатьләнмәде. Шуңадырмы ул, арабызда иң яше кебек. Матур, зәвыклы киенә, чәч ясалган, тырнак-керфек үстерелгән. Ә безнең кием арзанлы кибеттән алынган, агарган чәч иң арзанлы буяу белән буялган...
Очрашкач, бераз кәефләр күтәрелеп киткәч, без инде аны кияүгә чыгарга кыстый башлыйбыз. Ания өчен һәркайсыбызның күз аллап йөргән кешесе дә бар. Ә аның җавабы әзер: «Ашарга сорап, мырлап йөрергә минем песием дә бар. Ир кадәр ир асрарга акчам да юк, кирәге дә шулкадәр генә» – ди. Аннан безгә сорау бирә: «Ир сезгә нәрсә өчен соң?» Шул урында барыбыз да тынып кала. Уңдыкмы соң без ирләрдән?..
Чыннан да, әйтегез әле кадерле хатын-кызлар: «Без нигә дип кияүгә чыгабыз икән соң ул?!» Сораштыра башласаң, күп хатын-кыз иреннән зарлана гына. Әле шул гаиләле ирнең кулына бераз акча керсә, сөяркә эзли башлый, адәм көлкесе!
Әле менә бүген дә дуслар белән очрашудан кайтсам, ирем ачулы йөз белән каршы алды. Тамагы ачкан икән, бичаракаемның. Ә суыткычтагы итле бәрәңгене алып, «микроволновка»да җылытып ашарга нәрсә комачаулый, белмим. Кухняга керсәм – анда песи мырлап, аяк арасында чуала. Анысына да ашарга кирәк ахрысы. Ирексездән, Аниянең фәлсәфәсе башка килә. Бу ир миңа нәрсәгә? Эш хакы минекеннән ким, квартира – минеке. Балалар үскәндә дә кеше ирләре кебек булышканын хәтерләмим. Тугызынчы каттан коляска күтәреп төшеп азаплана идем...
Шуларны уйлый-уйлый ашарга җылыттым, чәй кайнаттым, ипиен кисеп, май ягып, үзенең яраткан чынаягына сөтләп чәй ясап, өстәл янына чакырдым иркәемне. «Балтасы суга төшкән» кебек утырмасын.
Песине тибеп җибәргән кебек тибеп кенә җибәрер идең ир затын да... Беренчедән, ярамый. Аны миңа ЗАГСта кул куйдырып бирделәр. Икенчедән, ул песи түгел, «сдача» бирергә мөмкин. Вәт ята инде шунда, диванда сузылып, хатын җылытып, тәлинкәгә салып өстәлгә куйган ризыкны ухлый-пухлый ашар өчен...
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: