Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ирләр ял итә, хатыннар...

Бакчаларда көзге уңыш җыеп алынды, инде кышка хәзерлек тә тәмамланып килә. Нәтиҗә ясап әйтсәк, шөкер, бу узып киткән сезонда барлык бакчачылык ширкәтләренә дә автобуслар тиешле вакытта (хәтта бәйрәм көннәрендә) йөреп торды. Җитмәсә әле, бакчачыларның күпчелеге пенсия яшендәгеләр булгач, ташламалардан да файдаландык. Моның өчен җирле муниципалитетка һәм НПАТП җитәкчеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез....

Бакчаларда көзге уңыш җыеп алынды, инде кышка хәзерлек тә тәмамланып килә. Нәтиҗә ясап әйтсәк, шөкер, бу узып киткән сезонда барлык бакчачылык ширкәтләренә дә автобуслар тиешле вакытта (хәтта бәйрәм көннәрендә) йөреп торды. Җитмәсә әле, бакчачыларның күпчелеге пенсия яшендәгеләр булгач, ташламалардан да файдаландык. Моның өчен җирле муниципалитетка һәм НПАТП җитәкчеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шоферлар һәм контролерлар үзләренә тапшырылган эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкардылар. Һөнәри бәйрәмнәрендә тагын бер мәртәбә рәхмәт җиткерәбез үзләренә.

Кулга ручка алгач, 105нче һәм 106 д маршрутларында йөргәндә күзгә чалынган нәрсәләр турында да язарга булдым. Беркемгә дә сер түгел, бакчадагы хезмәтне башкаручылар, нигездә, әбиләр һәм бабайлар. Ә менә шул бакчада үстерелгән уңышны ташучылар да, башлыча, хатын-кыз заты. Аркаларында - тау кадәр рюкзак, кулларында - авыр арба яки зур-зур чиләкләр. Алар җиләк-җимешне, яшелчәне шулай ташыйлар. Күпме күзәттем, тик автобуста андый йөк күтәргән ир-атның саны бер яки икедән артмады. Кайда соң сез, "мужиклар"? Бөтен эшне хатын-кыз өстенә өеп, үзегез ни эшлисез?

Мин боларны "Туган як"ка язып җибәргәнче, дөя генә күтәрә алырдай итеп йөк төягән һәм шунлыктан көч-хәл белән автобуска утыручы хатыннар белән дә бик күп мәртәбәләр сөйләштем. Аларның "мужик"лары кайда? Хатыннары тәрбияләп карап үстергән үстергән җиләк-җимешне, яшелчәне ник ташымыйлар? Бу сорауларга җаваплар охшаш булды.

"Шәһәрне төзелешендә катнашып, планны тутырып эшләп, химкомбинат һәм шин заводларында этил спиртлары, пропанол һ.б. агулы сыекча эчеп, моннан 10-15 ел элек үк теге дөньяга киттеләр. Балалар - эштә, үз машиналары юк. Һаман да шуларга булышырга туры килә", - дип аңлатты бер ишләре.

Александра Васильевна, Мәдинә Сабитовна, Василиса Михайловна исә менә болайрак җавап бирделәр: "Ирләребез эштән арып-талып кайтабыз, тагын бил төяп, авыр күтәреп йөк ташыйсыбыз килми дип, сыраханә тирәсен карыйлар. Аларның сәламәтлеге "начар", ә безнеке - "яхшы"! Балалар тәрбияләү дә, ирләрне иркәләп бәлиләү дә гомер буе безнең өстә булды. Безнең ирләрнең шундый карашы балаларга да күчә, алар да киләчәктә ир һәм ата булачак ич, бу нәрсә безне бик борчый".

Бөтен ирләр дә үз вазыйфаларын хатын-кызга йөкләгәннәр дигән фикер белән килешмәүче, үз хатыннары кулына авыр эш тигезмәүче ирләр да бардыр, әмма бик аз...

Ә бит икең бергә эшләүгә, бакчага, кибетләргә парлап йөрүгә ни җитә?! Адәм баласына гомер бик аз бирелгән, тормышның да, бергәлекнең дә кадерен белеп, якты дөньяда кешечә яшик әле, ирләр!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев