Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Иминиятләштерсәгез генә сатабыз, дигәннәр...

Бүген тормышыбызны транспортсыз күз алдына китерү кыен. Автомобильләр һәр гаиләдә диярлек бар. Көн саен эшкә барырга, балаларны бакчага яки мәктәпкә илтергә кирәк бит. Шуңа күрә күп кеше машинаны, кредитка булса да, сатып ала. Әмма автомобиль сату салоннары еш кына бер дә кирәк булмаган хезмәтләр өчен дә түләтә.

Шәһәребез автосалоннарының берсендә озак кына сайлангач, бер ханым үзе теләгән машинаны сатып алырга карар кыла. Акчасы җитәрлек булмау сәбәпле, аңа кредитка сатып алырга һәм уңайлысын сайларга ярдәм итәләр. Әмма килешүдәге «кредит бары тик физик зат гомере өстәмә иминиятләштерелсә генә бирелә» дигән шарт ханымны аптырашта калдыра. Акча булмагач, нишлисең, ул килешүгә имзасын куя. Тик РФ Гражданнар кодексының 935 нче маддәсе буенча, килешүдәге бу шарт үтәлмәсә дә мөмкин. Моны ачыклапмы, сатып алучы икенче көнне иминият компаниясенә барып, өстәмә түләүле бу хезмәттән баш тарта. Әмма аңа килешүне өзсә, кредит буенча процент ставкасы артачак, дип җавап бирәләр.
Ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Белгечләр килешүне җентекләп өйрәнә, анда процент артуы турында бернинди мәгълүмат тапмый, шуңа күрә кулланучыга иминиятләштерү килешүен өзү өчен дәгъва язарга ярдәм итә.
РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында» канунындагы 16 нчы маддәнең 2 нче пунктында «бер әйберне сатканда (хезмәт күрсәткәндә) өстәмә әйбер (хезмәт) сатып алу шарты кую тыела. Кулланучыга китерелгән зыян сатучы тарафыннан тулысынча каплана», дип күрсәтелгән. Шул ук канунындагы 10 нчы маддәнең 1 нче пукты нигезендә, хезмәт күрсәтүче яки сатучы кулланучыга күрсәткән хезмәте яки товар турында дөреслеккә туры килгән мәгълүмат ирештерергә тиеш.
Шунысы да бар, «суыну вакыты»нда, ягъни килешү төзелгәч, 14 көн эчендә иминиятләштерүдән баш тартып, акчаны кайтарып була. Моның өчен иминиятләштерүче оешмага гариза язарга кирәк.
Бу очракка килгәндә, бәхәс озак бара, нәтиҗәдә, «физик затның гомерен иминиятләштерү» турындагы килешүне өзәләр һәм акчаны кире кайтаралар.
Сорауларыгыз булса, Бызов урамындагы 20а йортында урнашкан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итеп була. Хезмәт бушлай күрсәтелә. Шулай ук эш көннәрендә 36-63-76, 36-63-85 номеры буенча шалтырата аласыз.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев