Туган як

Икеләтә шатлык

Әти-әни нигезендә яшәүче сеңелем Флүзә 8 июньдә Үчкә авылында ифтар мәҗлесе үтәчәген хәбәр итеп чакыргач, бик теләп кайттым. Үчкә авылының тукталышында төшеп, бераз баруга мәҗлесне оештыручыларның берсе булган Нурания Нургалиева кунакка кайтучыларны элекке мәктәп янында каршы алып тора иде инде.

Мәчет элекке мәктәп бинасында урнашкан. Ирләр шунда җомга намазларына йөриләр. Мәктәп бинасында бернинди уңайлыклар юк, суны да берничә тапкыр алып килергә туры килгән, утны Ринат Шиһаветдинов үз йортыннан уздырды. Шулай да табын бик матур һәм мул булды. Ринат мәҗлес уздырырга сыер ите биргән, Илгиз Васильев исә сарык суеп, итен тулысынча бирүче булды. Аның хатыны Нәзирә иң актив булышучыларның берсе иде. Мәҗлес уздыруга күп ярдәм итүчеләр арасында Ризвановлар һәм Кәлимуллиннар гаиләләре булды.
Токмачлы, итле кайнар аш, бәлешләр, ит белән бәрәңге бик тәмле иде, оештыручыларның саф күңелдән эшләүләре сизелеп торды. Шунысы да куанычлы: ярдәм итүчеләр арасында яшьләр күп иде. Ифтарга 40 тан артык кеше җыелды. Шуларның 11 е ирләр. Авылның мулласы Миннехәй хәзрәт вәгазь сөйләде һәм дога укыды. Хөрмә ашап, су эчеп авыз ачканнан соң, ахшам намазы укылды. Аннары тәмләп ашадык. Мәҗлес вакытында Миннехәй хәзрәт авыл халкы өчен шатлыклы хәбәр җиткерде: тиздән Үчкә авылында мәчет төзи башлыйлар икән. Мәчет салыначак урынны рәсмиләштерү белән үк, төзелеш эшләре башланачак, диде. Хәзерге вакытта авыл халкыннан җыелган акчалар 450 мең сум тәшкил итә. Аңа төзелеш материаллары сатып ала башлаганнар. 
Элек Үчкә авылында 25-30 чакрымнан күренә торган бик матур ике катлы ак мәчет булган. Мәчет 1908 елда төзелеп эшли башлый. Аның беренче мулласы яңа гына мәдрәсә тәмамлаган Сарман волосте Мортышбаш авылыннан Нурмөхәммәт улы Сабирҗан була (Аманайлар нәселе). Яшь хәзрәт күрше Тоба авылының Мөхәммәтвәли хәзрәт һәм Рабига абыстай кызы Сәкинәгә өйләнә. Шулай итеп, авылыбызда мулла да, абыстай да була. 
Әмма вакытлар үтеп, дингә каршы торган заман җитеп, авылларда мәчетләрне җимерә башлаганнар. Үчкә авылының шул ике катлы, калын таш диварлы бик матур ак мәчетен өч ай буе ваттылар. Җимергәндә барлык авыл халкы елады. Әле кечкенә булсак та, безгә дә авыр булды. Мәчет манарасын төшергәндә, анда оялаган кошлар да «каргый-каргый» кычкырдылар, мәчет өстендә озак очтылар. Шул вакыйга әле дә исемдә. 
Ташларын сүтеп, Тоба һәм Үчкә арасында клуб салырга һәм калган ташлардан кечкенә мәктәп салып куярга тиеш булсалар да, ул эшләнмәде. Мәчет ташларын Зәйдәге Тоба буасына, тегермән буасына ташып тутыралар. 
Авылдашларымның зур ниятләре – мәчет төзү теләкләре Аллаһы Тәгалә ярдәме белән тормышка ашсын иде. 
Земфира РӘХИМОВА, хезмәт ветераны.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: