Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Игълан элеп куяргамы?..

Ислам дине буенча, кеше тормышында иң зур өч туй була. Беренчесе – «бәби» туе, икенчесе – никах, өченчесе – җеназа. Бүгенге көндә, нишләптер, зур игътибар никахка бирелә. Кискенрәк язсам, үпкәләмәгез, күптән әйтәсе фикерләремне җиткерергә булдым.

Элек никах кыз ягында укылса, хәзер, шөкер, хәләл кафелар бар: заказ биреп, акчасын түлисең, кунакларыңны шунда гына җыясың да, мәҗлес тәмамлангач, аларны озатып җибәреп, өеңә кайтып тынычлап ял итәсең. Борынгыдан калган гадәт буенча чәкчәк, бавырсак, кош теле һ.б. пешерелә, казлар кыздырыла.
Яшьләр дә үзләренчә әзерләнәләр: кызлар кием сайлый, бизәндерүче визажистны эзли, тырнак буята, фотограф яллый... Кием дигәннән, ниндие генә юк: төсләре дә төрле, ялтыр-йолтыр килеп тора үзләре, чабулары арттан өстерәлгәннәре шактый. Ир-егетләргә кәчтүм-чалбар сатып алып, башына түбәтәен кидертсәң, шул җитә.
Көне килеп җитә. Хуҗалар да, кунаклар да, никах укучы бабай (яки хәзрәт) белән кафеда очраша. Кәләштән күзне алып булмый: өстендә – тәннең бөтен җирен күрсәткән сыланып торучы ялтырап торган күлмәк, башында – чалма рәвешендә бәйләткән яулык (муенны каплау турында уйлау да юк) һәм таҗ, йөзендә – бер кило косметика. Туганнары белән дә бик сак исәнләшә ул, кочаклашып күрешкәндә пычрата, күлмәген боза күрмәсеннәр!
Кызганыч, егет белән кыз өчен никах, беренче чиратта, гаилә бәйрәме түгел, ә үз-үзләрен күрсәтү, яңа образ тәкъдим итү көне. Дәлилең кая, дисезме? Социаль челтәрләрдәге фотоларга игътибар итегез әле. Берсендә кыз белән егет төнге клубта хәмер салынган бокаллар тоткан, икенчесендә елга ярында ярымшәрә килеш утыра, өченчесендә – никах киемендә. Бу көнне яшьләр фотографны дуслары, туганнары белән фотога төшү өчен ялламыйлар, кесә телефоннары да бар ич!.. Алар аны махсус, икесенә генә фотосессия уздыру өчен яллый. Ә монысы хакында аерым язу кирәктер.
Бу фоторәсемнәрне караганда: «Әниләр көне-төне бавырсак пешергәнче, ник балалары белән тәрбияви темага әңгәмә үткәрмәгәннәр икән?!»– дип уйлап куясың. Чөнки мөселманча киенгән егет белән кызның карточкага кочышып, үбешеп, кызның егет алдына утырып яки аркасына атланып төшүләре, бернинди кысаларга да сыймый. Фотографларга язганым да бар, әмма алар: «Яшьләр шулай тели», – дип кенә җавап бирә. Тели шул... Мәчеткә дә кереп китәләр, ирләр намаз укый торган бүлмәдә янәшә утырып, кулларына Изге Коръән китабын (тәһарәтләре булуы да шикле) тотып, хәтта кочышып та торалар.
Бервакыт фотосессияне үземә дә күзәтергә туры килде. Үзәк мәчеттә бер ир белән хатын сакта торган бабайга мөрәҗәгать итеп, Коръән укуын сорадылар. Сәбәбен белмим, әмма мондый үтенеч белән тиктомалдан килмиләр. Шул ук вакытта, ике-өч адым аша гына егет белән кызга фотосессия уздырыла. Кыз алай борыла, болай сыгыла, егет белән икәү басалар, фотограф төшерә-төшерә, тәгәрәп кенә йөрми. Комачауламасын дип, урындыкларны читкә алып куйдылар. Фотога төшәргә рөхсәт сорадылармы-юкмы – мин белмим, тик якында торучы башка өлкәнрәк кешеләр бу күренештән канәгатьсезлек белдерделәр. Соклана алмадым мин ул парга, бабай каршында утырган кешеләр алдында да оят булды.
Борчуымны Фәнил хәзрәт Ибраһимовка да җиткердем. Ул: «Мәчеткә кереп, фотога төшүне тыйдык. Төшсәләр, баскычта гына... Әмма араларында, «вахтер» бабай күреп өлгермәгән очракта, залга керүчеләр бар шул», – дип җавап бирде. Нишләргә? Бәлки, мәчет ишегенә игълан элеп куяргадыр? Безнең илдә башкача аңламыйлар шул. Ә әти-әниләрдән, күренгәнчә, әлегә бернинди мәгънә дә юк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев