Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Җиңел генә кергән акча

«Татарстанда яшәүче кемдер биш йөз миллионнан артык акча откан», - дигән хәбәрне сез дә ишеткәнсездер инде. Ишетмәскә ни! Кайдадыр аны 250 миллион дип тә яздылар. Тегеләй дә, болай да шәп яңалык булып чыкты бу. Бигрәк тә акча дип күзе кызган адәмнәр өчен. Бар дөнья шаулады бит! Күпләрнең күзе кызды, кемдер...

«Татарстанда яшәүче кемдер биш йөз миллионнан артык акча откан», - дигән хәбәрне сез дә ишеткәнсездер инде. Ишетмәскә ни! Кайдадыр аны 250 миллион дип тә яздылар. Тегеләй дә, болай да шәп яңалык булып чыкты бу. Бигрәк тә акча дип күзе кызган адәмнәр өчен. Бар дөнья шаулады бит!
Күпләрнең күзе кызды, кемдер ул билгесез кешедән көнләште, кемдер ул акчаны үзенең кесәсендә хис итеп, бүлә дә башлады. Бер нәрсә шиксез: шуның кадәр акча оту мөмкинлеге булган лотерея билетларын алучылар тиз арада космик тизлектә үсеп, бик күпкә арткандыр.
Бу хәбәрне ишеткәч, яшермим, минем дә күз кызды. Туктале, мин әйтәм, шуның кадәр акча откач, тик торганда кулга кергәч, бәлки миңа да бераз өлеш чыгарыр. Миллион ук димим, бер 10-15 мең дә җитеп торыр иде. Бу бит яңа миллионер өчен төкерек кенә! Ирексездән, инде әллә кайчан бер миллион сум акча откан Уфалы искә төште. Берничә ел үткәч, үзәк газеталарның кайсыдыр бер журналисты бу ханымны эзләп табып, ул кадәр акчаны ничек тотуы хакында кызыксына. Баксаң, бу хатын берни дә алмаган, рәхәтләнеп күңел ачып яшәгән. Һәрхәлдә, мин шулай укыдым. Әле алай гына да түгел, башы авыртып тилмергән таныш-белешенә дә тәрәзәдән генә (беренче катта яшәгән) акча атып яткан, имеш.
Әгәр бу яңа миллионер да шулай акча чәчә башласа, якындарак торсаң, шәбрәк буласы бит. Шунлыктан, азмы-күпме мәгълүмат туплау нияте белән интернетка «чумдым». И-и-и, анда минем кебекләр! Ярты Рәсәй! Аларга берәр мең генә өләшсәң дә, ыштансыз каласың! Бары да кызып-кызып бәхәсләшә, барысына да акча кирәк.
Шунда ук бу кешенең кем икәнен дә ачыклау бара. Кемдер бу бәхетле кешенең үзе икәнен әйтеп, мактанырга да өлгергән. Откан акчасын тапшырыр өчен әле аны турыдан-туры эфирга да чакырачаклар икән бит! Казан зур шәһәр булса да, бик кызыксынганнар өчен аны табу авыр булмас дип уйлыйм мин, бүгенге һәр нәрсә сатыла торган заманда нинди дә булса мәгълүмат табу - пүчтәк эш ул. Әле моңа башлары бик шәп эшләгән хакерларны да кушарга кирәк. Кыскасы, бу акча откан кеше айга качса да аны эзләп табачаклар, әгәр дә акча отуы чын булса...
Бу турыда фикер алышу форумнарында шактый утырганнан соң, шуны ачыкладым: күбесе җиңел табыш өмет итеп егерме, утыз, кырык һәм аннан да күбрәк билет алсалар да, алган билетларының өчтән беренә генә йөзәр сум акча чыккан. Кая монда миллионнар отучылар? Мишәрләр әйтмешли, ник яшмиләр? Меңнәр отучылар да сирәк күренә әле. Акча сорарлар дип куркып дәшми-тынмый гына ятуларыдыр инде. Тагын шунысы да бар: мондый хәлнең булуы мөмкин түгел диючеләр дә шактый. Аларга да ышанмый булмый. Ни дисәң дә, ел тәмамланыр алдыннан гына оталар бит шундый зур акчаны ел саен. Аңа кадәр беркемгә дә андый «бәхет» тәтеми.
Бәлки, чынлап та, зур акча отучылар да бардыр ул. Әнә бит телевизордан кайсы гына каналны ачма - һәркайсында шундый кызыктыргыч уеннар. Исемнәре дә үзенә чакырып тора. Телевизордан караганда, миллионнар отучылар да бар. Ул шоу-тамашаларның ел саен алышынып торулары пүчтәк нәрсә. Оталар бит! Моны күргән кешеләрнең, билгеле, уенда катнашып карыйсылары килә. Чөнки һәр тарафтан гел эшләмичә баюны хуплау бара. Эш кешесенең дәрәҗәсе күптән төште инде, бүгенге көндә «тусовщик»лар, «золотая молодежь» һәм озын аяклы модельләр популяр. Ә алар берсе дә гади халыктан түгел, телевизор экраннарыннан сөйләгәндә дә үзләреннән түбәнгә җирәнеп карыйлар.
Тапшыруның рейтингы үсә, караучылар күп булгач, реклама бирүчеләр дә арта. Кыскасы, бизнес гөрли, алданучылар арта.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X