Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Җиңел баеган...

Кибет алларында акча җыеп торучы яшьләрне күргәнегез бардыр. Акча җыя торган тартмаларына авыру баланың диагнозы, фотосы һәм счетлары күрсәтелгән кәгазь ябышытырылган. Сирәк-мирәк акча салучылар да күренә. Изге эш, күркәм гамәл кылалар - рәхмәт аларга. Тик мине икенче сорау борчый: акча бар очракта да мохтаҗ сабыйлар кулына барып җитәме икән? Ул...

 
Кибет алларында акча җыеп торучы яшьләрне күргәнегез бардыр. Акча җыя торган тартмаларына авыру баланың диагнозы, фотосы һәм счетлары күрсәтелгән кәгазь ябышытырылган. Сирәк-мирәк акча салучылар да күренә. Изге эш, күркәм гамәл кылалар - рәхмәт аларга. Тик мине икенче сорау борчый: акча бар очракта да мохтаҗ сабыйлар кулына барып җитәме икән? Ул егетләр-кызлар җыелган акчаны үзләренә тота, дигән сүзләр ишеткән бар.
Болай шикләнмәгән дә булыр идем, тик әле яңа гына, баласы сау-сәламәт булган Наталья Динеева дигән хатынның, янәсе, баласында рак дигән сылтау белән 2 миллион сум акча җыюы хакында шау-шу купты. Шәфкатьле кешеләр баласын кызганып биргән акчага ул жулик хатынның кыйммәтле машина алуы һәм үзе дә, ире дә беркайда да эшләмәүче бу гаиләнең чит илдәге диңгез буенда ял итүе хакында ишеткәч, чәчләр үрә торды.
Сүз дә юк, эшләргә яратмый торган буын үстердек. Кайдан, нәрсә урлап сатарга, кемне таларга, алдарга дип көн күргән яшьләр кулына калабыз. Әлеге Динеева барысын да уздырган. Кирәк бит: таза-сау, сәламәт баласын чирле дип, беркатлы кешеләрдән акча сыгарга!
Бездә байлар саранлыкның теге ягына чыгып, комсызланса да, гади халык кеше кайгысына битараф түгел. Авыру баласына акча җыеп та, баласын югалткан бер ханым, үзләренә җыелган акчаны да тулаем Динеевага күчергән. Шулай итеп, җиңел кәсеп белән, тиз арада 2 миллион сум акча җыйган ул. Әле шуның белән генә туктаса бер хәл. Тик нәфес дигәнең үсә барып, соңрак моңа тагын 7 миллион (!) сум акча кирәк була башлаган. Акча җыярга волонтерлар да нык булышкан, тик Динееваның кыйммәтле «иномарка» алуы хакында ишеткәч, күңелләренә шик төшкән. Әле алай гына да түгел, чит илгә барып ял итеп тә кайткан. Бу хатынның (ана дип әйтергә тел әйләнми) түбәнкамалы булуы йөрәкне әрнетә. Ул кыйммәтле «джип»та типтергәндә, кайсыдыр бер бәхетсез сабый дәваланырга акча җитмичә, бу якты дөнья белән саубуллашырга мөмкин.
Чынбарлык ачылгач, 33 яшьлек бу хатын аферада ирен гаепли. Янәсе, шундый ысул белән акча җыярга ире киңәш иткән. Тик моның дөресме-түгелме икәнен инде беркайчан белә алмабыз, чөнки ире бу серне үзе белән теге дөньяга алып киткән. Әле күптән түгел генә, 19 ноябрьдә, дөрес булса, этанол эчеп агуланып үлгән диләр.
Хәзер Динеева беркем белән дә аралашмый, Түбән Камада әнисе янында качып ята икән. Әхлаксызлыкның бер үрнәге булган бу хатын киләчәк тормышында ни күрер - анысы Аллаһ кулында. Тик үлем түшәгендә ярдәм көтеп ятса да, кул сузучылар табылмас. Башына бәла килсә, үзе сайлап алган язмыш, тик бәхетсез сабыйга гына бу күңелсез хәлнең җиле кагылмасын. Ә зуррак урында эшләсәм һәм түрәләргә сүзем үтсә, мин бу хатынның ана булырга лаекмы-юкмы икәнен ачыкларга тәкъдим итәр идем. Телевизордан күрсәткәндә аның танавын (йөзен дип әйтергә тел әйләнми) каплыйлар. «Ватан үзенең геройларын белергә тиеш», дигәндәй, әлеге «герой»ның оятсыз чыраен бөтен илгә күрсәтү бер дә начар булмас иде, югыйсә...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев