Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Иҗатыбыз – бөек Тукайга!

Габдулла Тукай турында уйланмаган, шигырьләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Аның үлемсез әсәрләрендә халкыбызның иң тирән милли-тарихи хисләре чагыла. Шул ук вакытта, һәр чор кешесе бөек шагыйрьнең иҗатында шушы заманга якын яңгыраш таба. Газетабызның бу санында тәкъдим ителә торган шигырьләр Габдулла Тукайның туган көненә шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрдән бүләк булсын.

Син кайт әле, Тукай
Туган көнең котлы булсын, Тукай!
Халкың белән бергә үстең син.
Татар теле – туган телем аша
Миллион йөрәкләргә күчтең син.
Без горурбыз,Тукай, синең белән,
Чөнки без бит – 
                            татар баласы.
Безнең бурыч – 
                   халкыбызның телен
Гасырларга алып барасы.
Сагына сине чал дулкынлы Идел,
Кабан күле, киек казлары.
Тукай диеп сайрый 
                              күктә кошлар,
«Шагыйрем» дип килә язлары.
Шул язларга син кайт әле, Тукай,
Пар атларда чабып  үтәргә.
Шүрәлене, 
                    Кырлай урманнарын 
Тагын бер кат кызык итәргә. 
Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА.

Каләм алам кулыма
Түгелергә әзер чагым,
Хисләрем кәгазь сорый.
Түш кесәмдә кәгазь-каләм, 
Карышкан булам юри.
Ага гомер язгы судай,
Борылып карыйм артыма.
Соң булса да, уң булсын, дип
Кул каләмгә тартыла.
Күпме кызык, күпме бозык
Бу кешелек юлында.
Гөнаһ булыр язмый калсам,
Каләм алам кулыма.
Язып куям күргән берен
Вакыт кысан, ашыгам...
Уйлап баксаң, ниләр узмый
Бүген кеше башыннан.
Өстәлемдә кәгазь-каләм,
Әйтеп тормыйм кирәген.
Сыный тормыш гомер буе,
Түзсен генә йөрәгең.
Рифкат ИМАЕВ.

Болгар җирендә
Далалардан диңгезләргә кадәр
Җир куенында, 
                       үз чиратын көтеп,
Ачылмаган күпме сер ята..
Күз алдымда Бөек Болгар иле,
Яндырылган Биләр – үр ята...
Алтын Урда... Бөек Болгар иле,
Зур тарихлы булган, шанлы ул;
Яшәеше, бөеклеге белән,
Фаҗигасе белән данлы ул!
Җиз шәмдәлләр,
                      көмеш беләзекләр...
Бакыр йозак, алтын алкалар...
Зәркан серен белгән зур осталар,
Һөнәрчеләр Ага базарларда
Чүлмәк-савыт ясап саталар...
Гүя әле һаман  янда торып,
Нәфис касәләргә кымыз коеп,
Суза сыман Болгар сылуы...
Истәлеккә  калган тарихларда 
Ир-егетнең кыю булуы. 
Аргамакка баскан  Болгар бабам
Шәһәрләрдә  мәчет салдырган.
Килер буыннарга милләтен дә,
Дәүләтен дә җыеп калдырган.
Куркыныч яу килгән, 
                             ташкын булып,
Зур дәүләтне киткән туздырып...
Тагын үсә  хәзер, күтәрелә,
Матурлана Болгар, чәчәк ата,
Данлы  бөеклеген уздырып.
Ралия КӘРИМОВА.

Чигенергә юк хакыбыз
Тарихларны барласак та –
                                    йөзебез ак,
Сүзебез хак, күңел керсез, 
                        без – шундый зат.
Ватан өчен утка кердек 
                                 тере килеш,
Коелган кан, 
         кыелган җан – безнең өлеш.
Илне яклап салынганнар 
                            күпме башлар...
Телне саклау – безнең бурыч, 
                              замандашлар.
Телгә һөҗүм, 
                ә без һаман чигенәбез,
Җиттек юкса сабырлыкның 
                                   чигенә без.
Шушы җирдә туганбыз без, 
                                монда үскән,
Килмешәкләр түгел лә без 
                           күктән төшкән.
«Теле бетсә, болар бетәр»
                              дип көтмәгез,
Дөнья бетмәгәндә әле 
                               без бетмәбез!
Иманыбыз, моңыбыз бар, 
                                телебез бар,
Алар безнең канга сеңгән – 
                              димәк, без бар.
Бу – безнең җир, 
       бу – безнең тел, кагылмагыз!
Ахыргача торачак
                          тел сагында без.
Булды, җитте, 
         артка адым кузгалмыйбыз,
Рухи мәрҗәннәрне 
                   таптап узалмыйбыз.
Чигенергә урын да юк, хакыбыз да,
Ата-баба рухы тора артыбызда.
Никифор ТУКМАЧЕВ.

Туган ягыма
Чыкмый калмыйм кайткан саен
Авылым кырларына.
Җаным гашыйк туган якның
Шул тургай җырларына.
Дәшеп кайтарадыр мине
Шулар туган җиремә.
Әй, шул Шыя талларының
Шаулавы таң җилендә.
Кемгә нәрсә, минем гел син
Керәсең төшләремә.
Илһам бирәсең җиңәргә
Иң авыр эшләремдә.
Ярсу язларга охшаган
Күңелем ташый тулып.
Түгеләм шигырь юлына  
Туган як моңы булып.
Нурзия МИРХАЗОВА.

Бер үк йортта
Дус яшибез тугыз катлы 
                           бер зур йортта,
Байлар ашый, ярлылары
                                       ут йота;
Җир түгәрәк,
               әллә шуңа тигезлек юк,
Җәмгыятьне хурлый алмыйм 
                                  бер дә юкка.
«Барабыз»да йөрмидер 
                              хәзер абзагыз,
Җилне узып, 
               корыч атларда чабабыз.
Әнә берәү бүген шәхси очкычында
Эшкә китте, 
                абайламыйча калмагыз.
Кайвакытта йомыш төшеп, 
                                   күршеләргә
Кереп чыгам 
              галим булган кешеләргә.
Тукай китаплары
                   рәт-рәт нарат кеби
Тезелеп киткән 
            белем иңгән киштәләргә.
Их, боларны укырга, дип, 
                               кысып тынны
Кызыгып тордым, ялган түгел,
                               шулдыр чыны.
Ялтырап тора 
          матур тышлы китаплары,
Бактың исә, эчендә акча янчыгы.
Халык әйтә, тел ул – 
                      милләтнең көзгесе,
Көзгебездә күрәбезме 
                                    үзебезне?
Ә балалар белем алгач 
                                башка телдә
Чиста тота алырбызмы 
                                көзгебезне? 
Нур АБДУЛ.

Тукай туган
Тукай туган җиргә. Бу – могҗиза!
Аллаһының әмере үтәлгән.
Мәгърифәтне яктылыкка өндәп,
Милләтебез йөген күтәргән.
Тукай – 
        рухы булган татарлыкның!
Пәйгамбәре шигъри галәмнең.
Халкыбызга яшәү дәрте биргән,
Нур яктысы булган каләмнең.
Тукайдан соң безгә нәрсә булды,
Үзгәртүләр безгә ни бирә?
Нигә бүген яшьләр күңелендә
Милли сафлык, рухи көч сүнә?
Аяусыз да, усал заман килде... 
Онытылды рухи кыйммәтләр.
Ышаныч аз бүген киләчәккә,
Телләреннән яза милләтләр.
Ничә еллар керсез күңелләрне
Буш өметләр белән юаттык.
Өстенлекләр биреп 
                             чит-ят телгә,
Милли мәгарифне югалттык.
Тукай да юк, кемгә таянырга?
Кем уятыр бүген татарны?
Кемнәр яклар Аллаһыбыз биргән,
Туган телне, динне, Ватанны?! 
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.

Татар  моңы ул – Тукай
Апрель җиткәч, гөрләп сулар ага,
Агачларда бөре уяна,
Чөнки апрель безгә Тукайны да
Бүләк иткән шушы дөньяга.

Уянган бөредәй туган Тукай,
Татар халкын җырлап уяткан.
Сүнмәс йолдыз булып, балкып янган,
Чөнки йөрәгендә моң яткан.
Тукай исеме – татар милләтенең
Гасыр буе сүнмәс бер нуры.
Иҗатының яктысы сүрелмәс,
Тукай бит ул – Дөнья йолдызы!
Сүнәр өчен диеп кабынмаган
Йолдыз булып кара төннәрдә.
Иҗатының нуры, йөрәк моңы
Килеп җиткән безнең көннәргә.
Анастасия УСАЧЕВА.

Талпынган чагым
Яшәргә талпынган чагым бу,
Җилләргә, давылга карамый.
«Буыны сыек» дип көлмәгез,
Авыр сүз йөрәкне яралый.
Абынып, сыгылып йөзтүбән
Ятсам да, торалмас, димәгез.
Торырмын, басармын, яшәрмен, 
Тик берүк җаныма тимәгез!
Адашкан, югалган, димәгез,
Булмасам олы юл чатында.
Юл табып кайтырын мин хәтта
Сукмаклар чуалган чагында.
Вакытлар туктамый ашыга,
Тормыш ул – ургыган агымсу.
Гаепләп ак-кара димәгез,
Яшәргә талпынган чагым бу! 
Фәнүзә САБИРОВА.

Хисләрем
Ак кәгазьдә буразналар,
Ярадыр кара каләм.
Хисләремне түкми-чәчми,
Кадерләп шунда салам.
Орлыклардай шытым бирер,
Буразнамда хисләрем.
Иртән торып, чүбен утап,
Су сибәмен кичләрен.
Нурлар чәчеп җырлап торсын,
Язган шигъри юлларым.
Йөрәкләрне җилкендереп,
Чиртсен күңел кылларын.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Рәхмәт сиңа
Гайбәт чәчеп, авыр сүзләр әйтеп,
Йөрүчеләр әле дә юк түгел...
Тыңлап торам, тик кызгану белән,
Ни сәбәптән диеп тар күңел.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, Хак Тәгаләм,
Кеше итеп җиргә яраттың.
Ике юл бар, берсен сайла диеп,
Күзләремне ачып караттың.
Ялгышмадым, ә мин дөреслекне.
Иман нурын өзелеп яраттым.
Күңелемдә булган ак хисләрне,
Бар халкыма тигез тараттым.
Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.

Язны хуплап
Яратамын сыерчыклар белән 
                                           килгән
Язларымның  миңа  кайтуын.
Гамьсез мәлнең тәүге хисе
Шул чагында  кабат  кабынуын.
Кар сулары белән аккан инде
Зәңгәр тауда йөргән эзләр дә.
Канатланып  җилгә 
                               ияреп киткән
Өермәле,  гамьсез  хисләр дә.
Сөенәмен, ләкин туктаталмыйм
Назлы язым  шаулап   узуын.
Тик  йөрәктә  генә,  эзен  уеп,
Моңлы  сагыш  бары  калуын.
Мин  шатланып  көтәм  һәрчак
Сагындырган  язгы ташуны.
Ябырылып миңа килгән назны,
Ярсуымны,  яну-шашуны.
Васил КАМАЛОВ.

Ак кәгазьгә тама хисләрем
Аша җаным биеклеккә табан,
Иңнәремдә гүя пар канат!
Хыял атым оча, горур гына
Ак ялларын җилдә каккалап!
 Күкләр сере чыңлый колагымда,
Я Илаһым, нинди тылсым бу?
Татлы ләззәт кыса тынны хәтта,
Нинди көч бу, нинди ашкыну?
 Ташый ярдан күңел дәрьяларым,
Ак кәгазьгә тама хисләрем.
Күкләр һәдиясе – илһамият,
Сиңа бәйле гомер җепләрем,
Аерылсам синнән – нишләрмен?
Гөләндәм ГАЛИЕВА.

Шигърият илендә
Кулымда – каләмем,
Башымда – уйларым,
Шигърият илендә юлларым.
Чишмәләр җырыдай
Йөгерек уй-хискә
Күмелеп үтәләр елларым.
Ихластан шигырьләр –
Җанымның аклыгы,
Халкыма моңнарым таратыйм.
Бәхетле мизгелләр
Кичәмен иртә-кич,
Дусларым, ничекләр аңлатыйм?
Зәңгәр күк, ай-кояш,
Урманнар һәм күлләр –
Бар җиһан үзенә чакыра.
Кояшлы язларым
Тылсымлы-чәчәкле,
Җыр туа мәхәббәт хакына.
Тынгысыз йөрәгем –
Нәселем бүләге,
Сәләтне биргәнсең син, Аллам!
Кошларның җырыннан,
Кояшның нурыннан,
Тормышның үзеннән көч алам.
Рәмзия ВӘЛИЕВА.

Шигырь бит ул
Шигырь бит ул – бер йөрәкнең
Йөрәккә эндәшүе,
Җанны ярып сала-сала,
Ихластан сөйләшүе.
Хәтер буйлап яшьлек эзен
Йөз кат урап кайтуы,
Ай нурының күңел аша
Ак кәгазьгә ятуы...
Тугры калып, тик берәүгә
Мәхәббәт аңлатуы,
Ә кайчакта сөйгәнеңне
Мәңгегә югалтуы...
«Көнем бетте – булмас...» дигәч,
Кинәт кабат мантуы.
Нәкъ шул чакта синең өчен
Яңарып таң атуы!
Яшендәй ялкынлы сүзне
Камчыдай уйнатуы,
Кешеләрнең йөрәгендә
Якты моң уятуы!
Асия САФИНА.

Үлмәс тел
Туган илне саклагандай,
Туган телне сакладым.
Чит җирләрдә яшәгәндә
Кыйммәтлеген аңладым.
Милләтем зиннәте булган
Туган телне саклармын.
Оныкларга өйрәтермен,
Киләчәккә баглармын.
Кагылмагыз туган телгә!
Халкым (6) миллионнан арткан.
Чит илләрдә дә яшиләр,
Бөтен дөньяга тулган.
Күпме тырышсагыз да,
Күпме кылансагыз да,
Ихтирамым артыр һаман
Тукай сөйләшкән телгә.
Гөлфизә ЗӨЛКАРНАЕВА.

Болын чәчәкләре
Болын чәчәкләре кулларымда,
Яна күзләр учак утыдай.
Кулда – бәйләм, йөрәкләрдә – сөю,
Шатлык ага, елга суыдай.
Хисем ага, елга суларыдай,
Дулкыннары чыга ярлардан.
Алсу-кызыл, ак чәчәкләр җыям,
Такыялар үрәм алардан.
Туган якларымнан китеп барыш,
Узды анда минем балачак.
Су буйлары, болын чәчәкләре
Күз алдымда мәңге калачак.
Роза ШӘЕХОВА.

Татлы мизгелләр
Бу тормышта шундый татлы 
Мизгелләр була икән.
Күңелләр дә сөюләрдән
Наз булып тула икән.
Тик бер җылы карашың да
Яз бүләк итә икән.
Йөрәккәең тик берәүне
Өзелеп көтә икән.
Онытырга  сагышларны
Елмаю җитә икән.
Гомер җебен әкрен генә
Язмышлар сүтә икән.
Нәфисә БАЯЗИТОВА.

Туган телем - иркә-гөлем
И туган тел, балачактан
Яраттык ихлас сине.
Яңгырашлы матур тел ул,
Булмастыр аңа тиңе.
Туган телдә сөйләшәбез,
Телебез шуңа көйле.
Туган телдә яңгыраган
Отабыз бик тиз көйне.
И туган тел, газиз бит син,
Әти-әни сөйләшкән.
Бу дөньяга матурлыкны
 Телем аша өләшкән.
Ата-баба вәсыяте
Булып калгандыр телем.
Саклыйк сине, хөрмәт итик,
Туган телем – иркә гөлем.
Әлфия ХӘЛИУЛЛИНА.

Яңа көн
Иртән иртүк алсу йөзле
Таң кызы калка күктә. 
Кояш егете аны кочып,
Яктырта нурын күзгә.
Оялып кача йолдызлар,
Таң шәленә төренеп. 
Төн юрганын җыеп ала,
Җир өстеннән үрелеп.
Мәхәббәт җимеше булып,
Яңа көн туа җирдә.
Көчле аһәң, бөек җиһан
Туй ясыйлар биредә.
Гөлшат СОЛТАНГУЛОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев