Туган як

Химия сасысына баткан шәһәр күпер көтә

«Туган як» газетасының 22 гыйнвар санында «Күпер төзергә күптән вакыт!» дигән бик кирәкле язманы укыдым. Бу язманы, Түбән Кама шәһәре халкының язмышы, гомере өчен борчылучы Халидә Мөхәммәтова, Федосия Тимофеева һәм Диләрә Левина язганнар. Ул язмадагы «зур катас-трофалар була калса, качып та котыла алмассың, шәһәрдән чыгып китәргә юллар юк, химия яклап...

«Туган як» газетасының 22 гыйнвар санында «Күпер төзергә күптән вакыт!» дигән бик кирәкле язманы укыдым. Бу язманы, Түбән Кама шәһәре халкының язмышы, гомере өчен борчылучы Халидә Мөхәммәтова, Федосия Тимофеева һәм Диләрә Левина язганнар.
Ул язмадагы «зур катас-трофалар була калса, качып та котыла алмассың, шәһәрдән чыгып китәргә юллар юк, химия яклап Чаллы юлына чыгып булмаячак, Красный Ключ ягында - Кама елгасы», дигән юллар, башында акылы булган һәркемне уйландырырлык.
Чыннан да, шулай бит. Шәһәрдән чыгып китә торган төп юл «Нижне-камскнефтехим» һәм башка химия белән бәйле предприятиеләр янәшәсеннән бара. Әле шартлаулар яки катастрофалар булмаса да (берүк, Ходай үзе сакласын), югарыда телгә алынган юлдан үткәндә, кабина нинди герметик булмасын, сасы исле газ машинага үтеп керә, бөтен организмны «дер» селкетә. Йөрәк-кан системасы авыруыннан интегүче кешеләр шул участоктан үткәннән соң, кан басымнары күтәрелә. Бу фаҗигале хәлне күптәннән Татарстан һәм Россия хөкүмәте югарылыгында күтәрергә кирәк иде инде. Һәм моны шушы шәһәрдәге, шушы шәһәр янәшәсендәге авылларда гомер кичерүче йөзләрчә мең кешенең гомере өчен җаваплы җитәкчеләр эшләргә бурычлы.
Түбән Кама юлына Красный Ключ яныннан күпер салырга кирәклекне Мамадыш төбәге кешеләре авызыннан да ишеткәнем булды. Халык язмышына битараф булмаган җитәкчеләр бу проблеманы күптән хәл итәрләр иде инде. Түрәләргә кирәк нәрсәне бик тиз хәл итәләр бит. Тик түрәләргә күпер кирәк түгел, алар вертолет белән генә сыптыралар. Аларның үзләре өчен кирәк -
Моношәһәр, Ислам академиясе, Болгар, Иван Грозный корылмалары һ.б. Татарстан халкы академиягә генә терәлеп калганмы?! Болай да ил читләр файдасына эш итүче төрле шпионнар белән тулды. Карагызчы, Ислам академиясенең ректоры һәм укытучылары чит ил кешеләре булырга тиеш дип язылган газеталарда. Көлке бит бу. Халыкны сукырлар дип уйлыйлармы икән хәзерге бай түрәләр?!
4 гыйнварда мин Чаллы шәһәреннән Түбән Камага барырга чыктым. Әлмәт юлыннан (Үзәк юлдан дип әйтик инде) уңга борылып күпергә күтәрелү белән, урман артында, ягъни Түбән Кама шәһәре өстендә зәһәр кара болытлар пәрдәсе асылынып тора иде, гел куркыныч әкияттәгечә.
Бу нәрсә булыр икән, дип шикләнәбез юлдашлар белән. Аллага тапшырып, урманны да чыктык, заводлар территориясенә якынлашабыз. Завод торбаларына күз төште. Торбалардан ургылып-ургылып чыккан газ болыты, томырылып-томырылып, шәһәр өстенә юнәлә иде. Кинәт борынга әчеле-төчеле газ исе килеп керде, баш әйләнә, косасы килә, уксыта, сасы газ исе тешләрне камаштыра, күз алдында яшелле-кызыллы чаткылар уйный... Машинаны читкә алып та, качып та булмый, сәгатенә 5 чакрым тизлек белән алга үрмәләүче колоннада барабыз. Колоннадан бер-ике чакрым алдарак юл чистартучы трактор бара икән. Аны бер машина да уза алмый. Йөрәкнең каты тибүе башка бәреп, чигәләр кыса. Квартирга кайтып йөрәк тибешен үлчәп карасак, минутына - 110 мәртәбә! Медицина телендә аны тахикардия диләр. Кан басымы 220гә күтәрелгән. Менә химия тәэсире! Түбән Камада кешеләрнең авыру очраклары кими, сәламәтлеге яхшыра дип, халык күзен буяучы җитәкчеләрне шул химия территориясенә алып барып, берәр көн утыртып кына торырга иде. Юкса, түбәнкамалылар сәламәтлеге яхшыра дип, җылы кабинетларындагы йомшак кәнәфиләрендә утырган килеш түшәмнән алып язган уңай саннары белән республика һәм ил җитәкчеләренең башларын әйләндерәләр...
Без «пробка»да утырган 4 гыйнварда җил Чаллы ягыннан Түбән Кама уңаена таба исә иде. Минем мондый күренешне 1964 елда Свердловск өлкәсенең Кировоград шәһәрендә күргәнем булды. Шул коточкыч хәл хәзер безнең Түбән Кама шәһәре юлында очрый.
Бәлки Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама халкы үтенечен канәгатьләндереп, мохитне яхшырту чарасы кәгазьдә бик шома тасвирлана торган шәһәребездән Мамадыш ягына чыга торган күпер төзетер, дип өметләник. Түбән Каманың 50 еллыгына менә дигән бүләк булыр иде ул.
Кави МОРЗАХАНОВ,
мәгариф ветераны.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: