Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Хаталы такта

Красный Ключ бистәсендә Стахеев-Чикин йорты бар. Ул тарихи йортның диварына элмә такта беркетелгән. Анда түбәндәге сүзләр язылган: «Төбәк күләмендә әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты Стахеевларның утар-дачасы XIX гасырның беренче яртысы, (Сәүдәгәр Стахеев И.И. - Крыжановский Н.А. утары) Дәүләт тарафыннан саклана». Шундый эчтәлекле текст рус телендә дә бирелгән (фото). Тарихи мәгълүматларга...

Красный Ключ бистәсендә Стахеев-Чикин йорты бар. Ул тарихи йортның диварына элмә такта беркетелгән. Анда түбәндәге сүзләр язылган:
«Төбәк күләмендә әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты
Стахеевларның утар-дачасы
XIX гасырның беренче яртысы,
(Сәүдәгәр Стахеев И.И. - Крыжановский Н.А. утары)
Дәүләт тарафыннан саклана».
Шундый эчтәлекле текст рус телендә дә бирелгән (фото).
Тарихи мәгълүматларга караганда, бу җирләрне Иван һәм Василий Стахеевлар 1882 елда, ягъни XIX гасыр ахырында гына 400 мең сумга сатып алганнар (Польских Калерия Владиславовна «Жизнь и деятельность купеческой династии Стахеевых», 43нче бит).
Чикиннар йортын 1890 елда төзи башлыйлар (Геннадий Васильевич Андрианов «Вехи истории поселка «Красный Ключ», 65нче бит). Ә йортларны бер ел эчендә генә төземәгәннәр.
Элмә тактага «Стахеевларның утар-дачасы» дип язып кую да дөреслеккә туры килми. Бу - гомуми мәгълүмат. Чынлыкта, бу йорт Александра Ивановна Стахеева һәм Василий Васильевич Чикинныкы («Жизнь и деятельность купеческой династии Стахеевых», 80нче бит).
Таштан салынган ике катлы йорт - утар-дачаны XIX гасырның беренче яртысында төзелгән дип язу шулай ук нигезсез.
Сәүдәгәр Иван Иванович Стахеев 1885 елда үлә («Жизнь и деятельность купеческой династии Стахеевых», 10нчы бит).
Николай Александрович Крыжановский сәүдәгәр түгел. Ул- генерал- губернатор. «Тиешле еллар хезмәт иткән өчен» Н.А.Крыжановскига 1877 елда җир бирелә (Г.В.Андрианов «От Святого до Красного Ключа», 11нче бит). Ул аңа бернинди үзгәреш тә кертмичә, 5 елдан соң сатып җибәрә.
Чынлыкта, ул сәүдәгәр И.И.Стахеевның да, генерал-губернатор Н.А.Крыжановскийның да утары булмаган. Беренчесе төзелеш башланган чорга кадәр үк үлеп киткән, икенчесе - бернәрсә эшләргә дә уйламаган.
Бистә территориясе 1796 елдан Минзәлә өязенең Оренург губерниясенә, соңыннан Уфа губерниясе җыелмасына керә.
Земфира СӘЛАХЕТДИНОВА,
«Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыяте
3403нче цехының элекке инженер-технологы, хәзер лаеклы ялда, Красный Ключ бистәсендә яшәүче.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X