Туган як

Ә халык битараф шул...

Түбән Кама шәһәренең 2015 елга бюджетын кабул итүгә кагылышлы җәмәгать тыңлавының ничек узуы беркемне дә кызыксындырмады, ахры. Нишлисең, битарафлык дигәне безнең каныбызга ук сеңгән. Анда катнашучыларның барысы да (сигез кешенең каршы булын исәпкә алмаганда) кабул ителәчәк бюджетны яклап чыктылар. Каршы тавыш бирүчеләр арасыннан үз фикерләрен ишеттерергә теләүчеләр дә бар иде....

Түбән Кама шәһәренең 2015 елга бюджетын кабул итүгә кагылышлы җәмәгать тыңлавының ничек узуы беркемне дә кызыксындырмады, ахры. Нишлисең, битарафлык дигәне безнең каныбызга ук сеңгән. Анда катнашучыларның барысы да (сигез кешенең каршы булын исәпкә алмаганда) кабул ителәчәк бюджетны яклап чыктылар. Каршы тавыш бирүчеләр арасыннан үз фикерләрен ишеттерергә теләүчеләр дә бар иде. Әмма сөйләү мөмкинлеге бирмәделәр, шул исәптән, аксакалларга да. Баксаң, чыгыш ясау өчен алты көн алдан язылып куярга кирәк булган. Законның әлеге хәйләле нечкәлеген, җәмәгать тыңлавын оештыручылар бик оста файдаланганнар. Нәтиҗәдә, исемлектә булмаганнарның берсенә дә сүз бирелмәде.
Сорау бирү хокукыннан бары тик депутат Николай Максимов кына файдалана алды. Ул катнашучыларның игътибарын бюджетта юл ремонтлау өчен карала торган утыз миллион сум акчаның нибары бер километр арада юл төзүгә (әле анысы да ямау ысулы белән генә) җитәчәгенә юнәлтмәкче иде. Бюджет буенча фикер алышуга комачаулап, ни өчен әле тавыш куптарасың, дигәндәй, Максимовны ярты сүздә бүлдерделәр, һәм ул да тынды, башка эндәшмәде.
Шәһәр советы депутатлары үз сессияләрендә бюджет кабул иткәндә, Н. Максимовка халыкның урынлы таләбен ачыктан-ачык җиткерү мөмкинлеге бирелер дип өметләник. Хәер, Максимов бер ялгызы гына ни эшли алыр да, аның фикеренә түрә депутатлардан (сезнең белән без үзебез сайлаган «халык ялчылары»ннан) кем генә колак салыр икән?! Ә без, халык, нишләсәләр дә авызыбызны ачып, битарафлык саклаудан башкасын белмибез. Шулай булгач, ачы язмышка күнеп яши, чокыр-чакырлы юллардан йөри бирик.
Ә бит безнең Түбән Кама юллары барыбызның да теңкәсенә тиеп бетте. Шәһәрдәге, аеруча йортлар ишегалларындагы «ямаулык» салынганнан соң юлларда хасил була торган күлдәвекләрнең пычрак суына коенмыйча бер генә җәяүле дә, бер генә машина да үтә алмый. Кая анда чиста ялтыравык туфлиләрдән рәхәтләнеп йөрү?! Биек үкчәле аяк киеменнән йөрүче хатын-кыз турында әйткән дә юк инде.
Моннан ярты гасыр элек тә Төзүчеләр поселогындагы дәваханәгә «Королев юлы»ннан пычракка, тузанга бата-чума йөри идек. Без, беркатлы хыялыйлар, ул чагында 10-15 елдан эшкә, Америкадагы яки Германиядәге «ак кеше»ләр кебек, штиблетлардан гына йөрербез дип уйлый идек. Ул илләрдә көн буе йөрсәң дә, аяк киеменә тузанның заты да кунмый...
Ул вакыттан соң 52 ел узды, ә безнең яшьлек хыяллары гына һаман да шулай тормышка ашмаган килеш кала бирә. Шул еллардагы шикелле үк, хәзер дә резин итекләребез ишек төбендә генә тора, урам пычрагын ияртеп кайткач, аларны һаман да кран астында юабыз. Шәһәр урамы буйлап юылган чиста машинада йөрү турында уйлап та булмый, кузгалып берничә метр юл үтүгә үк машина адәм карамаслык булып пычрана. Шуңа да күпчелек кеше техник карау узар алдыннан гына автомобилен җентекләп юа, ә калган көннәрдә тәрәзә пыяласы белән номер таб-личкасын сөртсәң, шул җитә.
Үзегез уйлап карагыз, ничек ярты гасыр буе, аяктагы туфлиләргә тузан кундырмыйча, шәһәр урамнарыннан йөрү турындагы хыял белән яшәргә мөмкин?!
Хәтта, Казанда гына да юллар менә дигән! Биш айга якын яшәргә туры килде миңа ул шәһәрдә, язгы пычракта да чалбар балагы пычракка буялмады! Ә без мактанган булабыз, янәсе, Түбән Кама -
иң чиста шәһәр! Кая инде бездә чисталык! Бары тик без үзебез шул пычрак эчендә яшәргә гадәтләнгәнбез һәм тротуарларның - тигез, чиста, ә юлларның чокырсыз, күлдәвексез була алуын онытканбыз. Гадәт буенча, чарасызлыктан, үзебезне баштанаяк пычрак су белән коендырып үтүче шоферларны сүгәбез. Ә бит барыбызга бердәм булып, квартал эчләрендәге үтеп булмаслык начар юлларны рәткә китерүләрен таләп итәргә кирәк. Берьюлы, бездән алынган салым (налог) исәбенә дә тулылана торган бюджет акчасының кая китүен аңлатсыннар - чираттагы бюджетта юл ремонтына акча каралмаган очракта...
Юллар кебек үк, түбәнкамалыларга тынгы бирми торган тагын бер бер мәсьәлә - җылылыкка түләү! Бу көннәрдә «квартплата» кәгазьләренә күз салалар да, түбәнкамалылар уйга кала: ни өчен октябрьдә җылылыкка бәяләрне түшәмгә сикерттеләр дә, ноябрь квитанциясендә яртылаш киметтеләр? Яшерен-батырын түгел, күпләр моны күреп, җиңел сулап та куйгандыр. Чынлыкта, югарыдан катгый күрсәтмә бирелгән: оят белегез, хисаплагыч күрсәткеченнән күбрәк бәя алырга бернинди хокукыгыз да юк, ә сез биш ел дәвамында ел әйләнәсе җылылык өчен адәм ышанмаслык бәя каердыгыз, башбашташлыкны туктатыгыз!
Мөгаен, бу кадәр каты һәм дөрес итеп, күзәтчелек-хисап палатасы гына әйтә алгандыр, прокурор да һәм, хәтта күндәм «Роспотребназор» да алай ук әйтергз җөрьәт итмәсләр иде...
Ләкин, хәтта шундый югары дәрәҗәдәге кисәтүдән соң да әле 134 йорт, башкалар белән чагыштырганда, ноябрьдә килгән квитанциядән күренгәнчә, җылылык өчен ике мәртәбә күбрәк түләргә тиеш булып чыккан!
Акланыр өчен, беркатлы сабыйлардай, беркем ышанмаслык хәйләле сәбәп тапканнар. Имеш, 134 йортта да, бер үк вакытта(!) җылылык хисаплагыч приборлар сафтан чыккан. Маҗаралар дөньясы, билләһи, гүя хисаплагыч приборлар үзара сүз берләшеп, баш күтәргәннәр...
Бигрәк сәер һәм самими инде без, түбәнкамалылар! Биш ел дәвамында счетчик күрсәткече буенча түгел, ә ике мәртәбә күбрәк акча түләп ятканбыз җылылык өчен...
Әйтегез әле, арабыздан кайсыбызның гына башы җитәр икән шул биш елда түләгән сумма аермасын исәпләп, күпмегә барып басканын ачыклау өчен? Тулы бер шәһәр өчен исәпләп булмаса, һичьюгы бер гаиләгә күпмегә төшкәнен исәпләп, шуны шәһәрдәге барлык гаиләләр санына тапкырлап, уртачасын чыгарганда да ярап торыр иде.
Һич шикләнмәгез, миллиардларга барып басачак. Ә хәзер, уйлап карыйк, ничек итеп ул акчаны үзебезгә кире кайтару мөмкинлеген. Бар катлаулылык - шәһәребездә бу мәсьәләне халык файдасына хәл итәргә алынырлык кешеләр булмауда. Элек әле андый фидакарьләр бар иде, ә хәзер юк. Чөнки капитализм халыкны ике катлауга аерса да, коллык чылбырыннан башкасын югалту куркынычы булмаган пролетариатны калдырмады... Әгәр кем дә булса суд аша үз акчасын алуга ирешсә, калганнарыбыз да шуңа иярер идек.
Хәтерлисезме, депутат Василий Николаевич Филиппов, «квартплата»ны, аеруча җылылык өчен түләүне киметү юлын белүе турында сөйләп, шул максаттан, ягъни, проблемалы тармакны үзендә ныклап өйрәнү өчен, ПТЖХ начальнигы булып урнашты. Күрәсең, үгезне мөгезеннән үк эләктергән, дүрт айдан соң ул үзенең бу уен да, ПТЖХны да калдырып китте (әллә мәҗбүр иттеләр)...
Ә бүгенге көндә гади халыкның намус авазы булып, шәһәр депутаты Николай Николаевич Максимов түбәнкамалыларның чамадан узып кыйммәтләнгән коммуналь түләүләрен киметү зарурлыгы турында чаң кага. Тик аны ишетергә теләүче генә юк, һәркем үз шөгыле белән мәшгуль, кемнәрнеңдер әле ачуы да килә. Ә бит ул безнең өчен тырыша. Әйдәгез, барыбыз бердәм булып, җылылык өчен биш ел буе арттырып түләткән акчаны кайтаруларын таләп итик. Ул счетчикларның кайда урнаштырылганын кайсыбыз белә дә, кайсыбызның гына ул счетчиклар күрсәткечен язып алганны үз күзе белән күргәне бар?! Бер дә булмаса, сорап карасыннар алданган 134 йортта яшәүче кешеләрдән - ноябрь аенда счетчик күрсәткечен язып алганда аларның кайсысы гына катнашты икән?!
Әлбәттә, берсе дә! Чиновниклар шуннан файдалана да инде. Алар безнең битарафлыкны да, барысына да төкереп каравыбызны да яхшы белә. Әйтерсең, безнең тормышка кагылышы булмаган чит нәрсәләр турында сүз бара. Моннан тыш, теләсә нинди кара эшнең дә безнең чиновниклардан дер калтырап, куркып торуыбыз, тизрәк башкалар артына посып калуыбыз аркасында тормышка ашырылуын аңларга вакыт. Һәрвакыттагыча, кемнәрдер килеп, безнең файдага барысын да хәл итеп, бар авырлыкны үз җилкәсенә алуын көтәбез. Өстәгеләр инде күптән халык файдасына хәл итә алмый, ә астагыларның әле баш шөрепләре тиешенчә эшләп җитми, амбразурага күкрәге белән ташланырдай шәхесне көтәләр.
Андый кешеләр бар, әмма аларның безнең көчле җилкәне тоюлары кирәк. Шул ук җылылыкка артык акча каеруга килгәндә дә, бердәм булып, коммуналь хезмәт тармагындагылардан узган биш ел өчен җылылыкка түләткән акчаның аермасын кайтаруны таләп итик. Безне аңгыра сарык көтүенә тиң күреп, башыбызны катырудан туктасыннар!
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: