Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Әгәр дә дөреслекне без әйтмәсәк, кем әйтер?

Җиңү бәйрәме алдыннан, йортыбыз буенча «старший» Рәйханә миңа бер бик матур открытка калдырып чыкты. Безне, сугыш еллары балаларын да 9 Май - Җиңү бәйрәме уңаеннан тәбрикләргә уйлаганнар икән дип, сөенергә дә өлгермәдем, Рәйханә кире кереп: «Сиңа түгел икән ул, ялгыш керткәнмен», дип открытканы алып чыгып китте. Башта үземнең беркатлылыгымнан көлдем,...

Җиңү бәйрәме алдыннан, йортыбыз буенча «старший» Рәйханә миңа бер бик матур открытка калдырып чыкты. Безне, сугыш еллары балаларын да 9 Май - Җиңү бәйрәме уңаеннан тәбрикләргә уйлаганнар икән дип, сөенергә дә өлгермәдем, Рәйханә кире кереп: «Сиңа түгел икән ул, ялгыш керткәнмен», дип открытканы алып чыгып китте.
Башта үземнең беркатлылыгымнан көлдем, ә соңыннан хурландым. Минем әтием хәзерге 40-60 яшьлекләр рәхәттә, бәхеттә, тыныч тормышта яшәсеннәр өчен Бөек Ватан сугышында башын салды, әнием гомере буе аны сагынып, көтеп гомерен үткәрде. Ә мин, караучысыз калганлыктан имгәнеп, сугышның башыннан ахырынача бик каты авырып, яшәү белән үлем арасында ятканмын. Сугыштан соң, 1946-47 еллардагы ачлыкны да кичердек.
Нил абыем унбер яшеннән үгез җигеп, басу сукалаган сугыш елларында. Энҗе апам, унөч-ундүрт яшеннән ветеринар урынына калып, Болгар колхозының Би, Яуш,
Верхний Ключ авылла-рының ферма малларын дәвалап йөргән ач көе. «Яушта бергә эшләгән Миңҗамал апа бәрәңге белән чәй эчәргә үзлә-
ренә чакыра, шуңа да әзрәк хәл керә иде», дип сөйли иде Энҗе апам. Ә бабам ачлыктан шешенгән. Җыеп кына әйткәндә, ул иң авыр еллар без әтисезләр өлешенә тигән, безнең иңнәргә өелгән. Һәм шул безнең буын - дүрт еллык коточкыч сугыш җимерекләрен төзекләндереп, илне тиз арада бөек юлбашчыбыз Сталин җитәкчелегендә аякка бастыручы; Совет илен дөнья югарылыгына күтәрүче; чирәм җирне эшкәртеп миллионлаган тонна икмәк үстерүче; беренче булып космоска очучы. Мин дә, чирлим дип тик ятмадым - 35 ел фельд-
шер булып эшләдем.
Безнең буын хезмәт белән яшәде, сирәк кенә бәйрәмнәрне илкүләм гөрләтеп уздырдык. Совет заманында ил байлыгын урлау, сату, халыкны алдау, талау, наркомания, фахишәлек, уен автоматлары, бомжлар һәм тагын әллә нинди пычраклык-ларга юл куелмады. Коммунистлар партиясе идео-логиясе халыкның рухи ныклыгын, аның физик һәм акыл сәламәтлеген кайгыртты, аның өчен бик күп мөмкинлекләр тудырды.
Шул совет чоры белән бүгенге черек җәмгыятьне чагыштырырлыкмы соң?! Хәзер дәүләт милкен миллионлап түгел, миллиард-ларча сум урлаучыларга да өч-дүрт айга «домашний арест»тан ары берни дә юк. Каракларга, бандитларга бар юллар да ачык. Бердәм Рәсәй ил башында торганда, туксанынчы еллардагы җинаятьчел төркемнәрдән күтәрелеп, ил байлыгын талап баеган каракларга иң зур хөрмәт. Төрле яклап безнең илне чолгап алган Америка Россияне тез чүктерергә әзерләнгәндә өстәге урыннарны биләүчеләребез төрле фестивальләр, чемпионатлар үткәрү белән мәшгуль. Чит ил инвесторлары кулына калган илебездә күпме завод-фабрикалар ташландык хәлдә, авыл-хуҗалыгы көчкә-көчкә сулыш ала. Үз илен упкын төбенә тәгәрәтүчеләр тагын кайда бар икән ул?!
Сугыш чоры балала-рының бер вәкиле буларак, Җиңү бәйрәме котлаулы открытканы биреп тә кире алып чыгып китүләре күңелдә әнә шушы уйлар өермәсен кузгатты. Открытка дигәннәре бик вак нәрсәдер, әмма без өлкәннәрнең күңеле юктан да кителә, бер җылы сүздән дә күтәрелә бит. Һәм тагын: әгәр дөреслекне җитәкчеләргә безнең буын турыдан ярып әйтмәсә, кем әйтер дә, Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы, ил иминлеге өчен башларын салган каһарманнар рухын рәнҗетүдән кем саклар?!
Лира ГАБИТОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев