Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Гомерләр заяга узмаган...

Шушы көннәрдә тагын ике күңелле вакыйга булды - Түбән Чаллы авылында яшәүче Нәгыймулла Хәлиуллинга һәм Түбән Камада гомер итүче Фәйрүзә Фәсхетдиновага 90 яшь тулды. Күркәм гадәт бунча, әлеге мөхтәрәм өлкәннәрнең өйләренә шәһәр-район җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре килеп, аларга Россия Президенты Владиимир Путинның котлау открыткасын, шулай ук Түбән Кама...

Шушы көннәрдә тагын ике күңелле вакыйга булды - Түбән Чаллы авылында яшәүче Нәгыймулла Хәлиуллинга һәм Түбән Камада гомер итүче Фәйрүзә Фәсхетдиновага 90 яшь тулды.
Күркәм гадәт бунча, әлеге мөхтәрәм өлкәннәрнең өйләренә шәһәр-район җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре килеп, аларга Россия Президенты Владиимир Путинның котлау открыткасын, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Нәгыймулла Хәлиуллин - гомерен машина йөртүче һөнәренә багышлаган. Аны 1943 елда хәрби хезмәткә чакырып, Ерак Көнчыгышка җибәргәннәр. Шофер булып хезмәт иткән. Җиңүне дә шунда каршылап, бары тик 1950 елда гына туган якларына әйләнеп кайта алган ул.
Ул тыныч тормышта да хәрби һөнәрен дәвам итә - машина йөртүче булып эшли. Кече яшьтән үк эш сөючән булып тәрбияләнгән Нәгыймулла ага хезмәтен бар күңелен биреп башкара, шуңа күрә авыл-дашларының да хөрмәтен казана. Аның хатыны Гыйная әбигә дә быел 90 яшь тулган.
Түбәнкамалы Фәйрүзә Фәсхетдинова исә Мамадыш районында туып үскән. Сугыш елларында туган авылында тракторчы булып эшләгән. Шуңа да, «Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен» медален зур горурлык белән йөртә ветеран. Җиңү таңын якынайтуга аның да өлеше кергән бит.
Фәйрүзә әби моннан 40 ел элек - 1976 елда Түбән Камага күченеп килгән. Биредә ремонт-төзелеш идарәсендә машинист булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.
Бүгенге көндә мөхтәрәм ветеран балаларының уңышына шатланып гомер кичерә. Аның өч оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Олыгайган көндә шуларның хөрмәтен тоеп, аларга киңәшләр биреп яшәүдән дә зуррак бәхет бармы дөньяда?!
Әлеге өлкән кешеләргә саулык-сәламәтлек телибез. Тагын күп еллар тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәргә язсын аларга!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев