Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Газетабызга тугры калганнарга – РӘХМӘТ!

2021 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу кампаниясе төгәлләнде. Сезнең кулыгызда газетабызның икенче яртыеллыкта чыккан беренче саны. Иң куанычлысы шул: газетага язылучылар саны алдагы елгыдан ким булмады.

Сүз дә юк, газета укучыларыбызның кайберләре белән хушлашырга да туры килгәндер. Ә кемнәрдер, киресенчә, «Туган як»ны беренче мәртәбә кулларына алгандыр. Ничек кенә булмасын, бернинди сәбәпләргә дә карамыйча, һәр ел саен языла торган күпчелек укучыларыбыз бу юлы да безнең белән калдылар.

Ә инде, ниндидер сәбәпләр белән «Туган як»ка язылмаучылар булса (белүебезчә, андыйлар да бар), газетага яздыру рәсми рәвештә төгәлләнсә дә, ул һәрчак дәвам итә. Сез газетаны бары тик берәр айга кичектереп кенә ала торган булачаксыз. Әйтик, июль аенда языласыз икән, «Туган як» сезгә август башыннан, ә августта язылсагыз 1 сентябрьдән һ.б. киләчәк.

Әлбәттә, газетага кайсы айдан язылуга карап, язылу бәясе генә чигерелә. Күп кенә предприятие җитәкчеләре, депутатлар һәм татар эшмәкәрләре хезмәткәрләрен яки шәһәрдәге мохтаҗ кешеләрне «Туган як»- ка яздыруда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Шундый ярдәм күрсәтүчеләрнең исемнәре газета укучыларыбызга да мәгълүм булсын, менә алар: РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Заһит улы Гыйззәтуллин, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, «Полиметаллинвест-НК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Валерий Алексеевич Иванов, Түбән Кама Иҗтимагый советы рәисе Хәмзә Әзәл улы Баһманов, Сәүдә комплексы генераль директоры Тамара Алексеевна Баһаветдинова, «РаМус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рафис Минневәли улы Мостафин, «ПАТП-1 генераль директоры Марат Әгътәс улы Галиәхмәтов, Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Гали улы Камалов, «Горэлектротранспорт» предприятиесе генераль директоры Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Җамалиев, Түбән Кама бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Илһам Илдар улы Булатов һ.б. Ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә рәхмәт!

Татарча сөйләшүче, аралашучы шәһәрдәшләребезгә, райондашларыбызга «Туган як» газетасын сайлаудан да кулайрагы юктыр. Һәрбербезнең үз ана телебездәге газетаны алдыруы – табигый хәл. Өстәвенә, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклау, йолаларын үтәү турында сүз барганда, беренче урында телебезне саклау бурычы торырга тиештер, әлбәттә? Шуңа күрә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, киләчәктә дә бергә булыйк! Яраткан газетабыздан аерылмыйк!

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев