Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Газета-журналларга язылырга кирәк»

Кайбер кешеләр редакциябезгә шалтыратып: «Нишләп газетаны вакытында китермиләр», – дип, почтальоннардан зарланалар. Хәтта «кара исемлек»кә кергән почта бүлекләре дә бар. Алар арасында почта таратучы Римма Вәлиуллина (фотода) эшләгән тугызынчы бүлек юк. 54 яшендә булуына карамастан, бу ханым озак еллар дәвамында хезмәтен намус белән үти, шуңа да участогында яшәгән кешеләрнең хөрмәтен казанган.

– Мин Төмән өлкәсендә тудым. 18 яшемдә авылымда почтага эшкә кердем. Ул вакытта букчалар тулы була иде, чөнки газеталарны алдыручылар күп иде. Биредә исә башта урам себерүче булып хезмәт куйдым. Танышым почтада урын бар дигәч, шунда күчтем, – дип искә ала Римма ханым.
Хәзер газета-журналларга язылучылар аз. Күбрәк мәктәп укытучылары алдыра, балалар басмаларына язылалар. Әмма почта хезмәткәренең сумкасы гел тулы. Интернет аша кайтарткан әйберләрне, заказлы хатларны да таратасы бар. Аның участогында 21 йорт! Шуңа күрә эшсез торганы юк. Римма ханым  почтаны сишәмбе, чәршәмбе, пәңҗешәмбе, җомга, шимбә тарата. Иртәнге сәгать 9га килгәч тә, башта заказлы хатлар белән эшли. Почтаны китерүгә, аны йорт һәм квартир номеры буенча тәртипләп букчасына тутыра да, чыгып китә. Сәгать кичке 7дә бушаган вакытлары байтак. 
– Озак вакыт даими язылучылар да бар. Мәсәлән, Валентин Ивлентьев «Фән һәм тормыш» журналына ел саен языла. Мин почтага эшкә урнашканда алдыра иде, бер елны да калдырганы юк. Яртыеллык тәмамланганда, өенә барып яздырам. Бездә шундый хезмәт тә бар. Алдан почтага хәбәр итсәләр, өйләренә барабыз, – дип аңлата Римма Вәлиуллина.
Нигездә, газета-журналларны өлкән яшьтәгеләр алдыра. Әмма ире яки хатыны үлеп китсә, язылудан туктыйлар. Зур югалтудан соң, алар авырый, тормыштан тәм тапмый, пенсияләре дә җитми башлый. 
Заказлы хатлар, вак посылкалар кешегә шәхсән тапшырылырга тиеш. Әмма хуҗалар өйдә булмаса, хәбәр итү кәгазе калдырыла. Килеп алмасалар, бер айдан хатларны да, посылкаларны да килгән урынга кире җибәрәләр. 
«Почта тартмасы ватык булса, нишлисез?» – дигән соравыма Римма ханым:
– Элек мондый хәлләр еш күзәтелә иде. Хәзер зыян итмиләр. Әмма ватылган тартма  өчен без җавап бирә алмыйбыз. Шуңа да почтаны шунда ук салып китәбез. Тартмада реклама кәгазьләренең күп булуы ачуны китерә. Кайчак газетаны кыстырырга да урын булмый. Ярый әле, кайбер йортларда җыештыручылар чүп-чар тартмасы куя. Реклама кәгазьләрен шунда бушатабыз, – дип җавап бирде.
Римма ханымны күп кеше белә. Күрүгә исәнләшәләр, хәлләрен, сәламәтлеген сорашалар. Соңрак килсә, үпкә дә белдерәләр әле. Ул үзе дә участогының һәр кешесен якыны кебек кабул итә. Бер өлкән яшьтәге ханым озак күренмәгәч, аны үлгән дип уйлый. Шушы көннәрдә очратып, туганын күргәндәй шатлана. Апаның улы үлгән икән. Үзе дә нык авырган. 
Әмма иң авыры – кайбер кешеләрнең почтага килеп тавыш куптарулары. Римма Вәлиуллина әйтүенчә, төрле очраклар була. Башта тыныч кына сөйләшергә, тикшерергә кирәк. Юк, андыйлар дуларга, кычкырырга тотына, почта хезмәткәрләрен хәтта газеталарны үзләренә алып калуда гаеплиләр. Әмма тугызынчы бүлектә андый шау-шулар сирәк була икән. 
– Интернет заманы дисәләр дә, минемчә, газета-журналларга язылырга кирәк. Анда файдалы, кызыклы мәкаләләрне укырга мөмкин. Аннары Интернеттагы барлык мәгълүмат та файдалы булмый бит, – ди Римма ханым. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев