Туган як

Галимнәр: Коронавирус йорт мәчеләрен зарарлый

Галимнәр коронавирус песиләргә бирелергә мөмкин дип ачыклаган. Бу хакта 55med.ru сайтында хәбәр ителә.

Кытай микробиологлары, төрле йорт хайваннарын өйрәнеп, мәчеләрнең коронавирус алдында зыян күрүен ачыклаган. Зарарлану булган очракта  кешеләргә һәм вирус башка мәчеләргә һава-тамчы юлы белән бирелә. Хайваннар инфекцияне кеше кебек үк һава-тамчы юлы белән бер-берсенә тапшыра ала икән.

Галимнәр, этләрдә вирус йоктыру куркынычы барыннан да азрак, дигән нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш, тикшерүчеләр тарафыннан тавыклар, үрдәкләр һәм дуңгызлар сыналган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: