Туган як

Гаеплене ничек табарга?

Шәһәребезнең «Корабельная роща» дип аталган урманында бик күп ташландык автомобиль тәгәрмәчләре тапканнар. Керпе, камка һәм башка бөҗәк-хайван рәвешләрендә буялганнарына карап, монда ул тәгәрмәчләрне кайсыдыр балалар бакчасы китереп аткандыр дип фаразлыйлар. Бик тырышып-тырышып шуны ачыкламак булалар.

Татар халкында «былтыр үлгән ябалакның быел чыкмый сасысы» дигән бик дөрес әйтем бар. Рус халкында «янгын беткәннән соң насос кирәкми» дип бик тупас формада да әйтәләр. Мин дә шуларны җөпләп, гаепле балалар бакчасын ачыклау шулай бик мөһимме икән, дип сорамакчы булам. Зурлап, күпертеп һаман бер балык башын чәйнәгәнче, шәһәрне төзекләндерүче оешмага әйтеп, аунап яткан тәгәрмәчләрне тиешле урынга алып барып атсалар – ничек булыр иде икән?.. Минемчә, бик яхшы, күркәм гамәл булыр иде.
Балалар бакчалары, инде моннан берничә ай элек үк котылдылар бит бу тәгәрмәчләрдән. Ә кайчандыр әти-әниләр шиномонтажларда чират тора-тора ташыдылар аларны бу бакчаларга. Аннан, интернеттан карый-карый, бер-береннән өйрәнә-өйрәнә ниләр генә ясамадылар! Бик аз вакытта балалар бакчалары территорияләрендә шул покрышкалардан ясалган аккошлар, аюлар, филләр, еланнар, вазоннар – калкып чыкты. Тәрбиячеләр, актив әти-әниләр үзара акча җыешып, төрле төсләргә буяп та җибәргәч, аеруча матур булды. Балалар да рәхәтләнеп, яратып уйный иде.
Тик кемнеңдер башына тәгәрмәчләр бик зыянлы дигән акыллы уй килеп, бу фигураларны тиз арада юк итәргә кушылды. Алып атырга дигән фәрман килгәндә, кая илтеп аударырга кирәклеген әйттеләрме икән соң? Әйтерсең, шәһәрдә экология шундый шәп һәм бары тик шушы тәгәрмәчләр генә сулар һавабызны агулап тора. Шәһәрдән берничә километр гына урнашкан гигант предприятиеләрнең торбаларыннан көне-төне хушбуй төтене генә чыга дип белерсең.
Иске покрышкалар җәйге кояшта җылынып, зарарлы матдәләр бүлеп чыгарадыр – монысына сүзем юк. Ә нишләтергә иде соң ул тәгәрмәчләрне?.. Чөнки аларны каядыр илтергә бер генә балалар бакчасының, мәктәпнең дә үз йөк машинасы юк. Тагын каяндыр акча табып, КамАЗлар, төяүчеләр табарга һәм бу тәгәрмәчләрдән котылырга кирәк булды. Баш белән уйланып эшләнелсә, махсус бер оешма һәр бакчадан тәгәрмәчләрне җыеп, билгеләнгән урынга илтсә, район буенча таралмас иде ул покрышкалар. Әле бер генә җиргә ташлаганнары табылды. Мондый чүплекләр тагын табылса да – гаҗәп түгел.
Ярый әле, кайберәүләрнең тик тора алмаган телләренә бәйләнергә мәктәп һәм балалар бакчалары бар. Башкаларга бәйләнергә кыюлыклары җитмәгәч, шул өч тиенгә эшләп йөрүче, үзләренең үк балаларын укытып-тәрбияләп, кеше итәргә тырышкан балалар оешмаларына ябышмыйча, нишләсеннәр инде тагын...
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: