Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Гаделсезлек юшкыны

Аксакалларның Түбән Каманы эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсенә карата җәмәгатьчелектә тәнкыйди фикер уяту омтылышы, буранда адашкан юлчының ярдәмгә чакырып кычкырган тавышы үз яныннан ерак китмәгәндәй, битарафлык диварына барып бәрелә дә, юкка чыга. Шәһәр җитәкчелеге дә, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, бу мәсьәләне колак яныннан гына уздырып җибәрә... Чиста...

Аксакалларның Түбән Каманы эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсенә карата җәмәгатьчелектә тәнкыйди фикер уяту омтылышы, буранда адашкан юлчының ярдәмгә чакырып кычкырган тавышы үз яныннан ерак китмәгәндәй, битарафлык диварына барып бәрелә дә, юкка чыга. Шәһәр җитәкчелеге дә, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында, бу мәсьәләне колак яныннан гына уздырып җибәрә...
Чиста су мәсьәләсе буенча депутатлар чакыргач, ниһаять, боз урыныннан кузгалды бугай дип, сөенә-сөенә, депутатлар комиссиясенең 15 июльдә булган утырышына киттем. Миннән аермалы буларак, депутатлар бу очрашуга бик җитди әзерләнгәннәр, шәһәр халкының сәламәтлегенә һәм су тәэминатына кагылышы булган белгечләрне дә чакырганнар иде.
Түбән Камадагы экологик һәм гуманитар фаҗига турындагы мәкаләмне «Звезда Поволжья»дан укымаганнардыр дип уйлаган идем. Укыганнар һәм бик нык ачулары чыккан икән.
Аеруча, «Водоканал»дагылар күңеленә тигән һәм, алар күп уйлап тормыйча, түбәндәге фикерне белдерделәр:
- Бер генә сүзегез дә дөрес түгел, барысы да ялган. Хакыгыз булмаган килеш, «Водоканал»ның тулы бер коллективына, «водоочистка»ны да кертеп, пычрак атасыз. Без бүгенге көнгә җир астындагы торбаларның 80 процентын алмаштырып өлгердек һәм, турыдан-туры, краннан ага торган суны эчәбез. Сезгә дә эчәргә киңәш итәбез, чөнки без халыкка кран аша бирә торган су «ГОСТ» туры килә!
Ул чагында ни өчен квартирлардагы краннардан күгәрек сары су килә, дигән соравыма да, бернинди уңайсызланусыз, «кайнар су белән кушылганга күрә, чөнки, чыннан да, анысы күгәрек һәм аны берничек тә бетереп булмый», дигән фикер ишетелде.
- Ни өчен ул вакытта түбәнкамалыларның сәламәтлеге бик нык какшаган, чиста су бирелә башлагач, халыкның сәламәтлеге күзгә күренеп яхшырырга тиеш бит, әйдәгез, нәтиҗәдән чыгып фикер йөртәбез, - дидем.
Баксаң, бу сорауга да аларның җаваплары әзер икән. Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле, күз дә йоммыйча, халкының сәламәтлеге яхшы булган Түбән Каманың, Кукмарадан гына калышып, республикада икенче урында торуын әйтте. Менә сиңа кирәк булса! Бәлки, исемлекнең иң соңгы өлешеннән караганда шулайдыр ул? Юк икән, 2014 елгы отчет буенча, чыннан да, шулай икән, ләбаса. Сәер хәлләр! Шәһәрдә сәламәтлекне саклау торышы яхшырак булган елларда да (туксанынчы еллар азагы, икенче меңьеллыкның беренче ун елы) халыкның сәламәтлек дәрәҗәсе буенча республикада исемлекнең беренче унлыгына эләгә алмаган идек. Ә болар бер селтәнүдә алга таба нинди ыргылыш ясаганнар. Бу бит, башбаштакланып, халыкның авыру-авырмавын күрсәтә торган статистика белән уйнау! Үзбелдеклеләнеп, статистик мәгълүматны бозып күрсәтү закон буенча да тыела дип беләм...
Халыкның сәламәтлеге буенча республикакүләм икенче урынга килгәндә, моның сере бик гади генә. Медицинада страхование кертелү белән үк, статистика талоны дигәне бетерелде (аңа кадәр һәр табибка килгән авырулар саны теркәлеп барылды), предприятиеләргә үз эшчеләренең авыруы турында хәбәр итүне тыйдылар, нәтиҗәдә, промышленность предприятиеләрендә эшләүчеләрнең сәламәтлек күрсәткече би тиз «яхшырып» китте. Шул ук «страховая медицина» дигәне, авырып китүченең дәваханәгә эләгү юлын катлауландырды - «ашыгыч ярдәм» яки участок табибы аша гына! Ә бу исә чирле кешеләрнең күпчелеген түләүле медицинага мөрәҗәгать итәргә этәрде, ә алары исә безнең шәһәрдә - адым саен. Түләүле медицина инде, гәрчә, авыручыларның яртысыннан күбрәген үзенә алып бетерсә дә, чирлеләр санын исәпкә алып бармый, чөнки бу аңа салымнан качу мөмкинлеге бирә һәм, нәтиҗәдә, чирлеләргә кагылышлы күрсәткечнең яхшыруына китерә. Чынбарлыкның бозып күрсәтелүе аркасында, сәламәтлек яхшыру буенча республикада икенче урынга үрмәлибез. Чирен яшергән үлгән, ди халык, әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, республика буенча беренче призлы урынга ук күтәреләсебезне көт тә тор! Хәзерге вакытта ачы чынбарлыкның әһәмияте юк, бары тик булмаган эшеңне шомартып күрсәтә белү осталыгы гына кирәк!

Мондый күрсәткечләр сокландыра, тик шулай да, бераз чама дигәнен белү дә комачауламас иде. Аек акыл белән фикер йөртүче һәркемдә, ирексездән, безнең хакта бер уй туарга мөмкин бит: нәрсә, әллә алар, атмосферасы промышленность предприятиеләре калдыклары белән бик нык пычранган һәм инде табигатьнең үз-үзен чис-
тартырлык ресурсы күптән беткән булса да, Түбән Камада шуңа бирешмәслек чыдам кешеләр токымы китереп чыгарганнармы?..
У л чагында ник дип әле зур тормыш тәҗрибәсенә ия аксакаллары һаваны зарарлы калдыклар белән пычратуны йөгәнләү, халыкка эчәр өчен чиста су бирү зарурлыгы турында тәкрарлыйлар? Ни өчен тыныч кына утырмыйлар, кыбырсыналар? Моңа кадәр көткәнне, тагын бер 10 ел көтәргә ярамыймы әллә?
Әмма, алда әйткәнемчә, һәр нәрсәдә чама белү кирәк, хәтта Татарстанда беренче булырга омтылуда да (бигрәк тә, түбәнкамалыларның сәламәтлеге мәсьәләсендә)! Бу - Түбән Кама Россиядәге иң пычрак шәһәрләр исемлегендә юк дип белдерүгә тиң. Сәер, караны ак дип раслау түбәнкамалыларга нәрсә бирә икән? Һәм аңа кайсыбыз гына ышана? Дөреслекне бу кадәр яшермәгәндә әле, экологияне яхшырту өчен дип, акча сорар мөмкинлегебез бар иде...
Депутат комиссиясе утырышында «Санэпиднадзор» вәкиле, безнең Түбән Кама шартларында эчәк инфекциясе таралмасын өчен, эчәр суны хлорлаудан башка чара юклыгы һәм аның альтернативасы булмавы хакында белдерде. Нинди ионлаштыру турында сүз булырга мөмкин, янәсе, бу ялгыш фикер икән лә, иң ышанычлы чара хлорлаштыру! Ә минем, квартирлардагы краннарыбыздан килә торган суның чынлыкта да ГОСТка туры килү-килмәвен соравыма каршы ул, бик тә шатлыклы һәм канәгать кыяфәттә, суның ул таләпләргә тулысынча туры килүен, шуннан да яхшырак су булмавын әйтеп, рәхәтләнеп эчәргә киңәш итте. Билләһи, могҗиза бит бу!
Депутатлар, өсләреннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйдылар, үзара шаулашып алдылар, көлгән тавышлары да ишетелде. Түбәнкамалыларның сәламәтлеген кайгыртырга тиешле инстанцияләрдәге җаваплы вәкилләрнең кире каккысыз бу белдерүләре мине соңгы дәлилемне кулланырга мәҗбүр итте.
Мин чакырып китергән «Голубой фильтр» компаниясе вәкиле Япониядә эшләнгән махсус җайланмада - электролиз ярдәмендә стакандагы суның сыйфатын тикшереп күрсәтте. Су шәһәр һәм район администрациясе бинасындагы краннан агызып алынды. Ике минут дигәндә, сткандагы су каракучкыл төскә керде, ниндидер болганчык элпәләр йөзеп йөри башлады. Шул рәвешле, эчә торган суда эрегән авыр металл тозлары утырым бирә. Стаканга төшерелгән магнитлы пластина бу кара массага төпкә утырырга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, барыбызның күзе алдында, стакан төбендә бер бармак калынлыгында утырым хасил булды, ә аның өстендә - саргылт су... Утырышта катнашучы депутатлар алдында торган минераль су белән дә шундый ук тәҗрибә үткәрелде һәм, ни гаҗәп, ул су ничек чиста булган, шул килеш калды да!
- Сез монда безгә нәрсә күрсәтәсез?! Без моны күргән инде...
Депутатларның тәҗрибәгә мөнәсәбәте әнә шундый булды. Ә бит депутатлар күзе алдында уздырылган тәҗрибә, хәтта бакча яшендәге беркатлы сабыйларга да аңлашылырлык дәрәҗәдә кран суының махсус фильтр аша уздырмаган, ягъни авыр металл тозларын аерып алмаган килеш эчәргә яраксыз икәнен раслады. Ә алар исә, безләве белән теңкәгә тигән чебенне кугандай, «башыбызны юк-бар белән катырма әле», дигәндәй, кул гына селтәделәр...
Минем күзгә бәреп торган шушы хакыйкатьне кат-кат расларлык, гаделлекне торгызырлык башка дәлилләрем юк иде, үземне кыйнап ташланган эттәй хис иттем. Халык ышанып сайлап куйган депутатларны шул ук халыкның сәламәтлеген кайгыртырга күндерә алмау чарасызлыгыннан, бүре кебек уласы гына калды...
Аның каравы, «Водо-
канал»ның җаваплы кешесе үзенең сүзен тантана белән тәмамлады: «Әгәр дә моңа кадәр без сезне хөрмәтле кешегә санаган булсак, моннан соң күрешергә кул да бирмәячәкмен!»
Әйе, чынлыкта да, «УВКиЭХ»ның барлык җитәкчеләре дә минем дусларым булдылар - «медсанчасть»ны төзегәндә киңәшләре белән дә, эшләре белән дә ярдәм иттеләр һәм, инде килеп, «кул да бирмәячәкбез», дип игълан итәләр.
Сүз дә юк, дусларны җую бик тә авыр, ләкин бу очракта, минем өчен борынгы акыл иясенең: «Платон - миңа дус, әмма хакыйкать кыйммәтрәк», дигән фикере өстенрәк...
Депутат комиссиясе утырышыннан соң күңелгә утырган гаделсезлек юшкыны тәэсирендә йөргәндә, минем янга бер пар килде. Икесенә дә - 27шәр яшь, өйләнешүләренә 3 ел булса да, һаман да балалары юк икән. Сидекләренә анализ уздырдык, икесендә дә - фосфат һәм уратория, «тяжелая форма мочекаменой болезни и поражение репродуктивной функции внутренних эндокринных желез».
Суны каян эчәсез, дигән сорауга, «краннан алабыз, кайнатабыз, Красный Ключтан да алып кайтабыз һәм мәчет яныннан да», дигән җавап ишеттем. Кама елгасы суы, аны кайсы гына артезиан коесыннан алсаң да, дәвага тиң су була алмый шул...
Аңлагансыздыр инде, краннардан чиста су килмәве (аның өчен һәр квартир ай саен күпме акча түли бит әле!) бала табу яшендәге түбәнкамалылар сәламәтлегендә чагыла. Менә шуннан соң, алдын-артын уйламыйча, депутатлар каршында, «бүгенге көнгә җир астындагы торбаларның 80 процентын алмаштырып өлгердек», дип белдерәләр икән, димәк, без хәзерге вакытта, сәламәтлегебезгә зыян килмәгәе дип куркып тормыйча, краннан күз яшедәй саф су агызып эчәргә тиеш булыр идек. Сафсатамы? Әлбәттә!
Җир астындагы су торбаларын алмаштыруда бу җәйдә өч бригада эшләде шәһәрдә: Вокзальная урамында, «Кама» кунакханәсе каршында һәм Тын аллеядә. Һәрбер бригада әлегә 100әр метрдан да күбрәк арада торба алмаштырырга өлгермәде. Якынча әйткәндә, барысына бергә 300 метрлап була бу. Ун елга нибары 3 километрга җыела. Ә Түбән Кама шәһәре үзәгенең мәйданы 5Х5 км., ягъни 25 квадрат километр. Эш бу кызулыкта алып барылса, Түбән Камага нигез салган беренче төзүчеләр үз гомерләре азагына җиткәндә дә су торбаларының яңаларына алмаштырылып бетерелүен күрә алмаячаклар.
Ә менә Тын аллеядә җир астыннан алынган иске су торбасы иләктәй тишкәләнеп беткән, эче ниндидер масса белән тулы. Моны күргәч, ихтыярсыз, бу урында су торбасы план буенча алмаштырылмагандыр, ә авария сәбәп булгандыр дигән уй килә башка.
Депутат комиссиясе утырышында су мәсьәләсендә, аның составындагы минераллар, газлар һәм бактерияләр турындагы күзаллаусыз гына, ниндидер билгесез мифик ГОСТны телдән төшермәделәр.
Бер-беребезнең һәм халыкның күзен буяудан туктыйк һәм шәһәр квартирларындагы краннан эчәргә яраксыз су агуын таныйк. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, бәхәсләрне һәм бер-беребезгә үпкәләүне онытып, бердәм эш итәргә кирәк. Һәм үзен шәһәрдәге эчәргә яраксыз су өчен ачыктан-ачык җаваплы дип таныган «Водоканал»га 2-3 ел эчендә халыкны чиста су белән тәэмин итәрлек итеп, торбаларны алмаштырып бетерү җаен ничек табарга икәнен бергәләп эзләшү зарур. Шәһәр квартирларында краннан чиста су килгән очракта гына, халыкның сәламәтлеге яхшырыр, шуның нәтиҗәсе буларак. түбәнкамалылар саны артыр, сабыйларыбызны аллергия дә, башка чирләр дә борчымас.
Депутат комиссиясенең эчәргә яраклы суга кагылышлы утырышы ничегрәк тәмамланды дип кызыксынасызмы? Краннан килә торган суның эчәргә яраксызлыгы, өстәмә рәвештә, бер стакан суда уздырылган тәҗрибә белән расланса да, утырышны алып баручы, ахырдан, «халык үзенең искиткеч яхшы сыйфатлы су эчүен һәм кран суы ГОСТка туры килсен өчен нәрсәләр эшләнгәнен белеп торсын, шунлыктан, шәһәр газеталары һәм телевидение аша тиешле мәгълүматны җиткерергә», дигән фикер белдерде. Шул югары ноктада һәм су мәсьәләсендә барысының да шулай җиңел генә хәл ителүенә шатланып, таралышты депутатларыбыз.
Хөрмәтле түбәнкамалылар! Тиздән шәһәр советына сайлау була. Булачак депутатлар алдына, сайлаучылары Наказы итеп, краннарыбыздан ага торган суның сыйфатын яхшырту мәсьәләсен хәл итү бурычы куегыз. Бәлки, кайсы да булса бу проблема белән кызыксыныр һәм аны ныклап өйрәнеп, шәһәр халкының сәламәтлеген яхшырту хакына аны хәл итүне тизләтә алыр.
 
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев