Туган як

«Гадел һәм туры сүзле иде»

Гомеренең дистә елдан артыгын Түбән Камада үткәргән, шушында иҗат иткән танылган сатирик язучы, журналист, публицист Фәнзаман Батталның вафат булуына да 5 ел вакыт үтеп киткән. Ул Казанга күченгәч тә, Түбән Кама белән араны өзмәде. Һәрчак кайтып, кайтканда редакциягә кереп чыга иде. Исән вакытында миңа Фәнзаман ага белән еш аралашырга туры килде. Түбәндә аның белән булган кайбер истәлекләр белән уртаклашам.

Истәлек

Аның белән якыннан танышып китүем узган гасырның 90нчы еллар уртасында булды кебек. Ул хикәяләрен «Туган як»ка да җибәрә, я үзе китереп бирә иде. Аның газетада басылган юморескаларының шактыена мин иллюстрацияләр ясадым. Шуңадыр,  бер чакны: «Минем хикәяләргә кызыклы рәсемнәр ясаучы син мени инде ул?» – дип, яныма үзе килеп керде. Танышып, сөйләшеп киттек. Мин ул чакта үзем дә берничә дистә юмореска язып, алар газетада басылып чыккан иде инде. Үзенең газетада  чыккан хикәяләре белән бергә ул минекеләрне дә сорап алды...
Берәр айдан Фәнзаман абый кабат Түбән Камага килде һәм минем янга да керде. Хәл-әхвәл белешкәч, хикәяләремне искә алды. Ул ашыкмыйча, һәр сүзенең тәмен белеп сөйләшергә ярата иде бит. Шуңа күрә, әңгәмәнең озакка сузылачагын аңлап, һәм төшке ял вакытына туры килгәнлектән, без редакция янындагы эскәмиягә чыгып утырдык. Әлбәттә, сүз минем хикәяләр турында барды. Ул үзенең фи-керләрен белдерде, киңәшләрен бирде. Минем иҗатыма карата шактый гына матур сүзләр әйтте. Аның кебек танылган язучыдан мактау сүзләре ишетү, күңелле иде, әлбәттә. Ул, мөмкин булганда, киләчәктә дә язган әйберләремне үзенә җибәрүемне үтенде...
Аннан соң, ничектер, Фәнзаман абый белән озак вакыт күрешмичә тордык. Бәлки ул Түбән Камага кайтмагандыр. Инде онытылып бетте дигәндә, кышкы бер көндә кабат күрештек. Ул шунда минем хикәяләрнең барысын да укып чыгуы һәм уңай фикердә булуын әйтте. Аннан көтмәгәндә: «Юморескаларың бер китаплык бар бугай инде. Әйдә, китап чыгар булмаса, дустым», – дип әйтеп куйды.
Мин аның бу тәкъдименә әзер түгел идем. Ничектер, бу хакта уйлап та караганым булмады. Әле юморескаларыма кадәр, алданрак язылган гадәти хикәяләрем һәм повестьларым да бар бит, аларны да чыгарырга уйлаганым юк. Чөнки китап чыгарган кешеләр, бу эшнең бик кыйммәт булуы турында сөйлиләр. Әлеге уйларымны аңа да җиткердем. Ул: «Мин сиңа финанс ягыннан ярдәм итә алмам, әлбәттә. Ә менә китап бастырырга уйласаң, аңа кереш сүз язармын», – дип тәмамлады сүзен...
Китап чыгару турында очрашкан вакытларда тагын берничә мәртәбә искә төшергәләде ул. Шактый еллар үткәч, мин чыннан да, финанс мөмкинлеге таптым, беренче китабым дөнья күрде. Тик ул юморескалар җыентыгы түгел иде. Алданрак язылганга «Югалган эзләр» романымны чыгардым. Дөрес, беренче булып юморескаларны чыгармаганга мин Фәнзаман абый каршында бераз уңайсызланып та йөрдем. Хәтта китап чыгаруымны белдермәскә дә тырыштым. Барыбер ишетте. 
Бервакыт кичен генә миңа шалтыратты  Фәнзаман абый. Эштән кайткан гына идем. «Мин – Түбән Камада», – диде ул. «Кил безгә. Үзем барып алам. Машина подъезд каршында гына», – дидем. «Юкка хафаланма, дустым, мин үтеп барышлый, бер-ике сәгатькә генә. Тукталыр урын таптым инде. Үзеңне монда чакырам», – диде Фәнзаман абый. Түбән Камада яшәгәндә дус булып йөргән Су-фиян ага Минһаҗевка тукталган икән. Мин: «Ничектер, хуҗа үзе чакырмагач, уңайсызрак бит», – дип, каршы килеп маташсам да, «Борчылма, уңайсыз булмаячак», – диде, кире кагарга урын калдырмыйча. Машинага утырып, ул әйткән адреска кузгалдым.
Иҗатташ дусты белән Әлмәттән, ерак сәфәрдән кайтып килешләре икән.  Һәм, иң гаҗәпләндергәне, анда Фәнзаман абый белән аның юлдашы һәм хуҗадан башка бүтән беркем дә юк иде. Без шулай дүртәүләп, бер-ике сәгать дәвамында, матур гына әңгәмә корып утырдык. Минем беренче китабым чыгуы турында да ул шунда ишетте. Суфиян абый әйтте булса кирәк. «Миңа белгертмәгәнсең дә икән», – диде Фәнзаман абый. Шунда мин уңайсызланып калдым һәм «Юморескаларыма өлгермәдем әле», – дидем. Бу хакта  сүз шуның белән төгәлләнде...
Тагын ике ел үткәч, мин «мая» 
туплап, тагын бер китаплык акча җыйдым. Дөрес, юрганыңа карап аягыңны сузасың, дигәндәй, барлык хикәяләремне дә кертеп булмады, тиражы да азрак һәм юка тышлы булачак иде  ул китабым. Шул чакта, типографиягә тапшырыр вакыт җиткәч, мин Фәнзаман абыйга шалтыраттым. «Китабыма кереш сүз язам дигән идең, мин җыентыкны чыгарырга җыенам», – дидем һәм кереш сүзнең тексты машинкада басылган бер биттән артмасын иде дип, күләмен дә әйттем. «Мин үзем дә китап бастырырга йөрим бит, типография белән өй арасын киләплим. Китабымны корректировать итәм. Бераз көтә ала-сыңмы?» – дигән иде. Мин инде текстларның типографиягә 
тапшырылуын, кереш сүзне генә көтүләрен әйттем. Ул сүзне озынга сузмады, саубуллашып трубканы куйды. 
Мин инде бер атнадан да ким вакыт узмас, дип уйлаган идем. Сөйләшүдән соң ике көн үттеме икән ул миңа электрон почтадан кереш сүзнең текстын җибәреп тә өлгерде. Тик күләме, мин әйткәнчә бер бит түгел, ике бит ярым булган. Мин телефон номерын җыеп, Фәнзаман абыйга күбрәк булганы турында әйттем. Кыскартырга туры киләчәк, дидем. Ул: «Китап кадәр китап чыгаргач, дежур сүзләр белән генә булмый. Фикер һәрьяктан әйтелергә тиеш. Кыскартырга уйлыйсың икән, бөтенләй чыгарма», – диде. Нихәл итмәк кирәк, макет ясаучыга текстны тулысынча кертүен үтендем. Шулай итеп, бер-ике урында гына азрак кыскартып, текст Фәнзаман абый әйткәнчә керде...
«Китабың басылып чыккач, бер данәсен миңа да бирерсең», – дип саубуллашты Фәнзаман абый минем белән...
Ниһаять, китап басылды. Мин туганымның машинасында китапны алырга Казанга килдем. Әле типография буявы исе аңкып кына торган китапны алып, кош тоткандай куанып, Фәнзаман абыйга ашыктым (Казанга килгәндә кергәлә дип, адресын күптән биргән иде). Вәгъдә ителгән бер китапны аңа биреп, рәхмәт әйтеп, тиз генә чыгып китәргә иде исәбем. Тик кая ул?! Туганың машинасы белән базарларны әйләнгәнче, эшләрен тәмамлаганчы сөйләшеп утырыйк, диде.
Мин аның «холостой»ларга хас тыйнак кына җиһазландырылган бер бүлмәле квартирында ике сәгатьләп вакытның ничек тиз узганын хәтерләмим дә. Шунысына игътибар иттем, квартирының түрендә бик яхшы заманча компьютер тора иде аның. Ул матурлык өчен яисә өй җиһазы буларак кына түгел, Фәнзаман абыйның иң кирәкле эш әсбабы да, шул ук вакытта заманча аралашу чарасы дп икәнен бик тиз аңладым. Чөнки ул интернеттан да бик яхшы файдалана икән. Аның компьютерында барысы да төгәл тәртип белән папкаларга бүлеп урнаштырылган: үзенә кирәкле мәкаләне, хикәяне, я китабын бик җиңел генә табып та бирә...
Бу аның белән янәшә торып, соңгы мәртәбә сөйләшүебез (телефоннан аралашып торуыбызны исәпләмәгәндә) икәнен ул чакта башыма да китермәдем. Әлеге очрашудан бер ел  чамасы вакыт узгач, мин аның вафаты турында ишетеп, телсез калган идем. Югыйсә, аның шикелле оптимист кешегә әле әҗәл тиз генә килмәс, кемне, кемне, ул аны бөтенләй әйләнеп үтәр кебек иде. Тик, ни аяныч, бүгенге көндә гадел, туры сүзле, җор телле бу кеше арабызда юк инде. Бу минем өчен генә түгел, күпләр өчен зур югалту булгандыр, мөгаен. Фәнзаман абый, син җитмисең безгә.  Урының җәннәттә булсын!

Фәрит Имамов
Рәсемнәрдә: дусларча шарж (өстә); Ф. Баттал хикәясенә иллюстрация / автор рәсемнәре.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: