Туган як

Файдалы бүләк

Гаиләдәге һәр кешегә туры килгән яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә, бала туган очракта, махсус бүләк тапшырылачак.

Карарга имзаны ТРның премьер-министры Алексей Песошин куйган. Яңа туган бала өчен бүләккә балалар комбинезоны, мендәр-кузы, юрган, катмарлы җыелма (халат, сөлге, бияләй, башмак), памперслар, пеленкалар, яңа туган балалар өчен җыелма (кофта, ыштан, чепчик), кер порошогы, сабын, юындыру өчен гель, шампунь, крем, киез итек әзерләнгән. Әти-әниләргә керем турында документлар гына әзерләп тапшырырга кирәк. Исегезгә төшерәбез: Татарстанда яшәү минимумы 9 295 сум акча тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: